Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Теле барның юлы бар

"Каенкай" бакчасы тәрбиячеләре: Бала туган телдә дөрес сөйләшсә, һәм аның белән бергә башка чит телләрне дә өйрәнсә, зирәгрәк була, телләрне тизрәк үзләштерә

        Туган тел - һәрбер халыкның иң кадерле һәм бөек кыйммәте ул. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла. Тел яши икән, димәк, милләт тә яши. 

   
              Туган тел ул - бетмәс-төкәнмәс белем чыганагы. Бала үзенең туган телендә дөрес итеп сөйләшеп һәм аның белән бергә башка чит телләрне дә өйрәнсә, зирәгрәк була, телләрне тизрәк үзләштерә дигән фикер яши. Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасында туган телне 
камил белү, балаларны матур, сәнгатьле итеп әдәби телдә сөйләшергә өйрәтү төп бурыч. Педагогларның хезмәте мактауга лаек. 

                  Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру максатыннан муниципаль белем бирү оешмалары арасында игълан ителгән республика конкурсында катнашып бакча коллективы 159 балалар бакчасы арасында җиңүче дип танылды. Шулай ук катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы "2021-2022нче елның үрнәк балалар бакчасы" Бөтенроссия смотр-бәйгесендә җиңү яулады. Бакча мөдире, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Йолдыз Нургалиева белән туган тел белән беррәттән чит телләрне өйрәтү буенча әңгәмә кордык. 

 

         - Йолдыз Сәетовна, 2021-2022 ел сезнең бакча өчен аеруча уңышлы булды. Телләр өйрәтүгә сезнең бакчада элек-электән ныклы игътибар юнәлтелә. Нәкъ менә полилингваль юнәлештә туган телгә, рус, инглиз телләренә балаларда мәхәббәт уятуыгыз районыбызның башка бакчаларына үрнәк итеп куела.

 

        - Эшебезне “Ике дәүләт телендә сөйләм активлыгын үстерү буенча эш системасын камилләштерү, федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә заманча алымнар һәм технологияләр кулланып, балаларга полилингваль белем бирү өчен шартлар тудыру” темасына педагогик киңәшмә уздырудан башладык. Балалар, педагоглар, ата-аналар белән эш юнәлешләрен билгеләдек. 
       

  - Районыбызның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты белән дә  хезмәттәшлекне башлап җибәргәнсез икән.

 

- Әйе, гимназия җитәкчесе Хәева-Хамитҗанова Венера каршында киңәшмә оештырылып, бу уку елына хезмәттәшлек планы төзелде. 

Иң беренче чиратта, тәрбияче-педагогның сөйләме матур яңгырашлы, аһәңле, балалар өчен аңлаешлы, дөрес басым белән әйтелешле, ачык, сыйфатлы сөйләм булырга тиешлеген максат итеп куеп, бакчабызда педагоглар белән гимназиянең татар теле укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы тарафыннаннан “Матур сөйләм” – “Ораторское мастерство”  мастер-классы оештырылды. 
 

                Шулай ук бу юнәлештә үз белем-осталыкларын арттыру максатыннаан педагоглар төрле семинар-вебинарларда теләп катнашалар.


Балалар бакчасы тәрбиячеләре үзләре дә тәҗрибәләре белән уртаклашырга яраталар: Г. Шәйхетдинова, Л. Мөхәммәтова гимназиянең 2 класс укучыларына мастер-класс күрсәттеләр. 

                        
             Тәрбиячеләр Г. Шәйхетдинова, Л. Насрыева республика күләм Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале кысаларында гимназиядә узган конференциядә катнашып, II урынга һәм лауреат исеменә лаек булдылар. 

 

 

   - "Ел тәрбиячесе" республика конкурсында сезнең бакчаның музыка җитәкчесе Айназ Хәлилова “Милли-мәдәни традицияләрне саклап калу” номинациясендә җиңү яулады. Бу да сезнең бакчадагы телне, гореф-гадәтләрне өйрәтүдәге бер казаныш бит.

 

      - Әйе, туган телгә өйрәтү буенча эш нәтиҗәләребез куанычлы. “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесендә музыка җитәкчесе Хәлилова Айназ Айдаш кызы “Милли-мәдәни традицияләрне саклап калу” номинациясендә җиңү яулады. 


  23 апрель көнне "Бала-Сити" мультилингваль балалар бакчасында музыка җитәкчесе Айназ Хәлилова һәм өлкән тәрбияче Айгөл Әюпова Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның беренче республикакүләм "Туган тел фест - 2022" фестивалендә катнаштылар. Фестивальне оештыруда ярдәм күрсәткәне һәм мастер-класс үткәргәне өчен Айназ Айдаш кызы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

   

- Гомумән, сезнең бакчаның педагоглары да, балалар да төрле конкурсларда еш катнаша, җиңүләрегез дә шактый. Әле уку елы ахырында гына Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар мәдәниятен, телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча игълан ителгән республика бәйгесенә катнашып, 500 мең сум грант оттыгыз. 

 

- Әйе, бакчабыз балалары төрле район, республика, халыкара бәйгеләрдә актив катнашалар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр: “Йолдызлык”, “Татар егете, татар кызы”, “Милли мультфест”, “Татарча мультфильм» - район, “Туган телем” - район һәм республика; IV Халыкара “Җәлил укулары”, “Халыклар төрле – республика бер”, “Тукай безнең күңелләрдә”, “Җәлилне укыйбыз”, “Минем яраткан педагогым”,  Татарстан Республикасының Туган телләр елына багышланган “Разноцветье Поволжья” балалар мультипликация фильмнары республика бәйгеләрендә, “Татар сүзе” -  татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең халыкара бәйгеләрендә, “Оста биюче” түгәрәгенә йөрүче балалар коллективы татар биюе белән Халыкара «Отражение» фестиваль-конкурсында җиңүләр яуладылар. 


             Эшчәнлегебезне оештыруда Марат Әхмәтов ярдәме нигезендә “Татнефть” хәйрия фонды тарафыннан бирелгән 419 меңлек методик әсбаплар, мультимедиа техник чаралар, милли киемнәр, конструкторлар  безгә яхшы ярдәм булды, без аларга зур рәхмәтле.

                  Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар мәдәниятен, телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча игълан ителгән республика бәйгесенә катнашып, 500 мең сум грант оттык.
 Шулай ук тәрбияче Л. Насрыева “Татарстан республикасында яшәүче халыкларның туган телен саклау һәм үстерүгә багышланган туган телдә тәрбия һәм белем бирүче педагогларның проектларын тормышка ашыру” республика бәйгесендә катнашты.

 

            - Сезнең бакчада туган тел генә түгел, рус һәм инглиз телләрен өйрәтүгә дә нык игътибар ителә. Бу эшчәнлек турында да сөйләп үтсәгез иде. 

 
           -     Балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның ике дәүләт телен дә белүе мөһим. Безнең Актаныш җирлеге - саф татар җирлеге, рус теле безгә чит тел булып тора. Балаларны рус теленә уртанчылар төркеменнән өйрәтә башлыйбыз. Моның өчен тиешле дәрәҗәдә эшкәртелгән методик кулланмалар, күрсәтмәлекләребез бар. Рус теленә өйрәтү буенча белем бирү эшчәнлеген күпьеллык эш стажы булган, югары квалификацион категорияле тәрбияче Гүзәлия Вахитова алып бара. Шулай ук аның җитәкчелегендә “Посиделки” өстәмә белем бирү түгәрәге, расланган программа нигезендә, күп еллар эшләп килә. Елга бер тапкыр Яңа ел, Масленица бәйрәмнәре рус телендә үткәрелә һәм түгәрәкнең эшчәнлеге буенча йомгаклау чарасы үткәрелә. Тәрбияче даими рәвештә үз белемен күтәрү өстендә эшли, төрле вебинар, семинар, бәйгеләрдә катнашып, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. 
           Берничә телне өйрәнү балаларның дөньяга карашын нык киңәйтүен, аларның креатив фикерләү, аралашу сәләтен үстерүен дә исәпкә алып, инглиз телен дә балаларга кече яшьтән өйрәтә башлауны үз алдыбызга бурыч итеп куйдык. Инглиз теле - дөньяви тел. “Күп тел өйрәнү - баланың физиологик үсешенә комачауламый”,  дип саный КМТТУ-КАИ Халыкара мөнәсәбәтләр 
департаменты җитәкчесе Алсу Гыйльметдинова. “Без - социаль кешеләр, телне өйрәнмәсәң, аны кулланмасаң, сөйләшмәсәң, ул югала”, - ди галимә.


            Инглиз теленә өйрәтү балалар бакчасында зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә түгәрәк эшчәнлеге формасында, расланган программалар нигезендә оештырыла. 
“Magic English” түгәрәген “Чит тел” белгечлеге булган I квалификацион категорияле тәрбияче Алсу  Салихҗанова 0,25 штатка алып бара. 

 

        Иң беренче эш итеп, бакча педагоглары белән инглиз теле белгече тарафыннан мастер-класс оештырылды. Анда еш кулланылышта булган фразаларны тәрбиячеләр белән инглиз телендә әйтергә өйрәндек. Педагоглар белән инглиз теленә өйрәнү эшчәнлеген оештыруда өлкән тәрбияче Айгөл Әюпованың инглиз телен яхшы белүе дә эшчәнлеккә уңай тәэсир итә. 

Балалар белән атнага бер көн инглиз телендә II кечкенәләр төркеменнән башлап, графигы төзелеп, мультфильмнар карау оештырылды. Мультфильмнар караганнан соң, материал өлкән тәрбияче тарафыннан сораулар биреп, ныгытылып бара. Бу караганны истә калдырырга бик нык ярдәм итә. Шулай ук гади инглиз теле фразаларын, җөмләләрне режим моментларында, балаларның мөстәкыйль эшчәнлекләрендә кулланабыз. 
21 апрель көнне өлкән тәрбияче Әюпова Айгөл Алабуга муниципаль районының 35 нче «Ләйсән» балалар бакчасында «Билингваль һәм полилингваль белем бирү» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнеп, үз эшчәнлегебдә кулланырлык эш формалары туплап кайтты.

Бакчаның үстерелешле предметлы-пространстволы мохитын 3 телдә формалаштыруны башлап җибәрдек. Бакчада оештырылган иртәләрдә, чараларда, бәйрәмнәрдә балалар инглиз телендә җырлар башкаралар, шигырьләр сөйлиләр. Ел да инглиз телендә оештырылган бәйгеләрдә, чараларда катнашып, матур гына нәтиҗәләргә ирешеп киләбез. 


Балаларның инглиз теле белән кызыксынулары арта бара. Алар үзләренең белемнәрен ачык чараларда күрсәтергә, инглиз телендә җырлар җырларга, шигырьләр сөйләргә омтылалар. Г. Тукай бәйрәмендә – Солтанов Рамазан “Туган тел” шигырен инглиз телендә сөйләве дә, һәм тагын берничә баланың бу шигырьне яттан белүләре моңа бер дәлил булып тора.

     

  Инглиз теле белгеченең үзебезнең балалар бакчасында булуының бик уңайлы булуын әйтеп китмичә булмый. Түгәрәкләрдән тыш вакытларда, төрле буш уңай моментларда инглиз телен өйрәнү өчен мөмкинлек бар. Бу штат  0,5  булса, тагын да эшне нәтиҗәлерәк оештырып булыр иде дигән фикердә без.
Киләсе уку елыында бу эшчәнлекне дәвам итеп һәм гимназия белән элемтәне тагын да ныгытып, үстереп, районара, зона күләмендә дә эшчәнлекне җәелдереп конференция, бәйгеләр оештыруны планлаштырып торабыз.

 

- Йолдыз Сәетовна, башкарган эшләрегез бик күп һәм нәтиҗәләре дә куандыра. Күп тел белүче зыялы шәхесләрне балалар бакчасыннан ук тәрбияли башлыйсыз.Сезгә һәм коллективыгызга туган телебезне, рус һәм инглиз теленә өйрәтүдәге хезмәтегез өчен зур рәхмәт. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев