Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Теле барның юлы бар

Туган телне ничек сакларга- Мари Суыксуы мәктәбендә укытучылар шул хакта фикерләште

21 февраль көнне, дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Телләр күп булса да, туган тел ул бер генә.

                             Актаныш районы бүген үзенә берничә милләт халкын сыендырган, алар арасында татарлар, урыслар белән беррәттән, марилар да бар. Аларның туган теле – мари теле. Дөньякүләм туган тел көнен Мари Суыксуы  авылылында урнашкан төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары зур әзерлек белән каршы алды. 
                     

                          Бүгенге шартларда туган телне – мари телен саклап калу проблемасын да читләтеп үтмәде мәктәп җитәкчелеге. Туган тел укытучылары катнашындагы республика семинарының нәкъ шушы көнгә билгеләнгән булуы да юкка  түгел – үз илләренең, үз телләренең чын патриотлары булган мари милләте халкы ана телен саклап калырга тели.
                     

                         

              Мари Суыксуы мәктәбе бер гасырдан артык тарихка ия. Әгәр мәктәп сакланса, туган телнең дә гомере киселмәячәк. 2019-2020 уку елын мәктәп 12 педагог һәм 48 укучы белән башлап җибәргән. 1885 - 2019 еллар аралыгында Мари Суыксуы мәктәбеннән  1447 укучы олы тормышка юл алган.
Мари Суыксуы мәктәбендә узган семинарда Минзәлә, Мөслим районнарының педагоглары катнашты. Алар мари телен саклап калу юнәлешендәге хәрәкәтне уртага салып сөйләштеләр, фикер алышып, тәҗрибә уртаклаштылар.

                              Кунакларга Эдуард Галиев җитәкчелегендәге коллектив бик эчтәлекле, бай  программа тәкъдим итте.

Укытучылар һәм укучылар тарафыннан әзерләнгән проектлар, күргәзмәләрдә дә, мари иҗатын яктырткан китап җыелмаларында да  төп игътибар мари теленә юнәлтелгән иде: “Мари курчагы”,  “Мари тур”, “Без хәтерлибез, без горурланабыз”, “Могҗизалы каләм” – шулар сафында.

Шушы проект- күргәзмәләр аша мари халкы үзенең тарихын барлый, бүгенгесен  саклый, киләчәген кайгырта.  

         Күрсәтүгә куелган һәр нәрсәдә телгә, милләткә булган чиксез хөрмәт ята. Шул ук мари курчагын гына алыйк.  

Әлеге милләт халкы өчен уенчык кына түгел, ул курчак-саклаучы да, истәлекле сувенир да, декоратив-гамәли иҗатның мөһим элементы да булып тора.

                             Бүгенге семинар Мари автономиясенең оешуына - 100 ел, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 76 ел тулуга багышланган чаралар белән дә баетылды.

                             Балаларга мари теленә мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим роль уйнаучы туган тел укытучысы Ирина Александр кызы тарафыннан әзерләнгән дәрес тарихи даталарга багышланган иде, анда VI – VII сыйныф укучылары катнашты.

                              Ачык дәресне тыңлаган кунаклар мәктәп директоры Эдуард Әмирҗан улы һәм туган тел укытучысы Ирина Галиева белән берлектә түгәрәк өстәл артында да аралашты. “Мәктәптә билингваль укыту” темасы астында үткән сөйләшүдә педагоглар марилар өчен шактый актуаль булган тел мәсьәләсен күтәрде.

                             Бүгенге көндә Актаныш районында мари теле бары тик шушы мәктәптә генә укытыла, димәк, аны киләчәктә саклап калу миссиясенә дә, беренче чиратта, шушында белем һәм тәрбия биргән укытучылар, биредәге укучылар җаваплы.


- Мари телебезне, үзебезнең мәдәниятебезне без шушы рәвешле берләшеп кенә саклап кала алачакбыз. Киләчәктә дә мондый семинарларны ешрак оештырырга тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәргә кирәк. Интернет челтәрендә аралашу менә шулай күреп сөйләшү мөмкинлеген чикләде. Аралашуны кире җанландырырга кирәк. Без болай да аз бит, - дигән фикер белән чыкты мәктәп директоры Эдуард Галиев.

 

                            Шуңа күрә дә алар туган тел көнендә игътибарны ана телләренә шундый зур масштабта юнәлткән дә инде. Минзәлә районының - Калтак, Мөслимнең Мари Бүләр авылларыннан килгән коллективлар да директорның идеясен куәтләде. Киләчәктә үзара тәҗрибә уртаклашуның форматына үзгәрешләр кертеп, күчмә семинарларны башлап җибәрү мөмкинлекләрен дә карады милләттәшләр.


                     Мари халкы өчен әһәмияте зур булган чараларны берләшеп үткәрергә кирәк, дигән тәкъдим белән дә чыкты Эдуард Әмирҗан улы.


- Яңа идеяләр бер урында утырып кына тумый. Берләшергә кирәк! Балаларыбыз аралашып үссен, районара экскурсияләр оештырыйк. Мәктәптә мари теле укытылмаса, аның саклап калып булмаячак! - диде тәҗрибәле җитәкче.


                         Туган тел көнендә Мари Суыксуы мәктәбе ана телен саклап калу юнәлешендә гаять мөһим адым ясады – киләчәктә мариларны берләштерү, мари телен саклап калуга барып тоташа ул. Инде бу юнәлештә хәрәкәт дәвамлы булсын иде. Сүз уңаеннан, семинарда катнашучыларны икенче очрашуга башлангыч сыйныф укытучыларын чакырырга кирәк дигән фикергә килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев