Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

10 ноябрь – Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Халык куркынычсызлыгын, тыныч, рәхәт яшәешен тәэмин итүдә нәкъ менә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре иң мөһим урыннарның берсен тота. Җәмгыятьтәге тынычлык, беренче чиратта, аларның эшчәнлеге белән бәйле. Халык полициягә ышана, үзен яклаячагына өметләнә. Ә полиция хезмәткәрләре өчен халык ышанычын яулау бик мөһим. Кайсы гына өлкәне алма, халык белән хокук сакчысы арасында...

Халык куркынычсызлыгын, тыныч, рәхәт яшәешен тәэмин итүдә нәкъ менә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре иң мөһим урыннарның берсен тота. Җәмгыятьтәге тынычлык, беренче чиратта, аларның эшчәнлеге белән бәйле. Халык полициягә ышана, үзен яклаячагына өметләнә. Ә полиция хезмәткәрләре өчен халык ышанычын яулау бик мөһим. Кайсы гына өлкәне алма, халык белән хокук сакчысы арасында ышанычлы мөнәсәбәт булган очракта, җинаятьләр дә тизрәк ачыклана, административ хокук бозу очраклары да вакытында туктатыла.
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!
Тормыш сездән һәр көн тәвәккәллек, батырлык, салкын зирәк акыл сорый. Җәмгыятьнең әхлакый тотрыксызлыгы, яшүсмерләрнең бозык юлга басуы яшәешебез, киләчәгебез өчен зур борчу тудыра. Шулай ук, икътисади җинаятьләрне ачу да - сезнең хезмәт. Кануннарны бозучылар белән көрәштә киләчәктә дә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарырсыз, дип ышанам. Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм, барлык райондашлар исеменнән тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, гаиләләрегезгә иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев