Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

10 ноябрь – Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаенан муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның тәбрикләмәсе

Халык куркынычсызлыгын, тыныч, рәхәт яшәешен тәэмин итүдә нәкъ менә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре иң мөһим урыннарның берсен тота. Җәмгыятьтәге тынычлык, беренче чиратта, аларның эшчәнлеге белән бәйле. Халык полициягә ышана, үзен яклаячагына өметләнә. Ә полиция хезмәткәрләре өчен халык ышанычын яулау бик мөһим. Кайсы гына өлкәне алма, халык белән хокук сакчысы арасында...

Халык куркынычсызлыгын, тыныч, рәхәт яшәешен тәэмин итүдә нәкъ менә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре иң мөһим урыннарның берсен тота.
Җәмгыятьтәге тынычлык, беренче чиратта, аларның эшчәнлеге белән бәйле. Халык полициягә ышана, үзен яклаячагына өметләнә. Ә полиция хезмәткәрләре өчен халык ышанычын яулау бик мөһим. Кайсы гына өлкәне алма, халык белән хокук сакчысы арасында ышанычлы мөнәсәбәт булган очракта җинаятьләр дә тизрәк ачыклана, административ хокук бозу очраклары да вакытында юк ителә.
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары! Вакыт узган саен ил дә, җәмгыять тә, алар белән бергә полиция дә үзгәрә. Хезмәтегезнең мәгънәсе генә һаман элеккечә - гражданнарның хокук һәм ирекләрен саклау. Кануннарны бозучылар белән көрәштә киләчәктә дә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарырсыз дип ышанам. Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм, барлык райондашлар исеменнән тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, гаиләләрегезгә иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев