10 НОЯБРЬ – ПОЛИЦИЯ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ: Илшат Хәйретдинов: ”Ачылмый калган җинаять күңелне тырнап тора”
Актаныш эчке эшләр бүлеге быел һөнәри бәйрәмнәрен якты йөз, матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршы ала. Бер ел эчендә республика буенча 21 урыннан 8гә күтәрелгән алар.
Ел башыннан 10 ай эчендә район буенча 176 җинаять һәм хокук бозу очрагы теркәлеп, шуларның 150се ачылган (чагыштыру өчен: 2017 елда бу вакытка 201 җинаять теркәлеп, аларның 111е ачылган булган). Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов белән әңгәмәбезне шулар хакында сөйләшүдән башладык.
– Соңгы 8 еллык нәтиҗәләргә күз салсак, быел иң яхшы күрсәткечләр безнең, тәртип бозу һәм җинаятьләрнең 89-90%ы ачыла. Шәхси составтан канәгатьмен, бергә эшләп, бергә өйрәнәбез. ДАИ әйбәт эшли, республика буенча II урында бара. Уңышлар бар, эшлисе эшләр тагын да күбрәк. Иң зур проблемабыз – кадрлар мәсьәләсе. 9 хезмәткәр җитми бүген. Безнең 67 штат өчен бу –бик зур сан. Быел болай да ул яклап авыр ел булды – Казанда футбол буенча дөнья чемпионатында эшләдек, сайлаулар уздырдык, районда зур күләмле чараларда тәртип сакладык. Бер хезмәткәр 2-3 кеше өчен эшләде. Бүлектә буыннар алмашына – өлкәннәр китеп бетте, яшьләрне өйрәтергә кирәк. Үзебездән эшкә атлыгып торучылар юк, күрше Башкортстаннан килүчеләр коткара. Әле менә Киров өлкәсеннән бер кеше килергә теләк белдерде: “Мондагы бассейн, боз сарае, спорт мәктәпләре – балалар үстерү өчен шартлар, уңайлыклар турында бездә күз алдына да китереп булмый, нәкъ менә шуның өчен гаиләм белән Актанышка күченеп килер идем”, – ди. Монда бит әле участок полициясе вәкилләре өчен эш урыны һәм фатирны берләштергән йортлар бар – бик әйбәт вариант, кадерен генә белү кирәк.
– Бездә иң киң таралган җинаять төре – ул ...
– Урлашу. Соңгы айда гына ягулык салу станцияләреннән солярка урлауның 4 очрагы булды. Терлек урлыйлар. Алдан ике очрак булды, өченчесендә – “Тамыр” хуҗалыгында фермадагы каравылчы хатынны кыйнап, бозауларны алып чыгып киткәннәр иде, ул төркем тотылды – Минзәләнекеләр булып чыкты – хәзер изоляторда утыралар.
Актанышның үзендә йортларга видеокамералар урнаштыру бик тәэсирле чара булды. Кешене дисциплинага кертә бит ул. Вакыт ягыннан да отышлы. Еш кына шулай була: әйберемне урладылар, дип мөрәҗәгать итәләр, камераны карыйсың да, онытып калдырган җиреннән югалткан әйберен табып бирәсең. Әлбәттә, алдан ниятләгән кеше җинаятькә әзерләнеп бара, камера булу аны туктатмый. Әмма очраклы килеп чыккан җинаятьләрдә ул зур ярдәмче.
Сүз шушы ноктага җиткәч кенә, Илшат Илфир улының кесә телефоны шалтырады – банк картасыннан 100 мең сум акчасы югалып, бер кешедән мөрәҗәгать кергән икән. Көләргә дә, еларга да белмәссең – бу зыян күрүче, социаль челтәр аша танышы карта номеры сорагач, үзе язып биргән.
– Танышы булгач, телефоннан шалтыратса, карта номерын биргәнче башта сөйләшеп алса була бит инде, – дип уфтанды бүлек башлыгы. – Хәзер күпме вакыт, күпме энергия китә шушы уйламый эшләгән адымы аркасында.
Сүзебез үзеннән-үзе мошенниклык очракларына кереп китте.
– Быел барысы 9 очрак теркәлгән, шуның 7се ачылды. Бу – бик әйбәт нәтиҗә. Интернет аша мошенниклыкны ачтык. Шул ук күренеш: социаль челтәр аша танышлары акча сорап яза, дуслары сала. Пермь крае Барда районы кешесе булып чыкты ул. Кырымга киткән җиреннән шулай акча ”эшләгән”. Суд булды, зыянны каплады. Республикада безнең категория – авыл районнары арасында бу эшебез – иң яхшы күрсәткечнең берсе.
– Әле берничә ел элек кенә мондый җинаятьләрне белми дә идек.
– Замана үзгәрә. 2000 елларда җинаять эшләүчеләр – наркоманнар, эчкечеләр иде; бергә урлаган, саткан, тагын утырып эчкән. Хәзер җинаятьчеләр дә, җинаятьләр дә башка. Эшли-эшли өйрәнәбез. Быел менә бездә кабат браконьерлык очраклары булды, моңарчы андый тәҗрибәм юк иде –өр-яңадан өйрәнергә туры килде. Участок инспекторы рейд вакытында Татар Ямалы авылыннан ерак түгел, Агыйдел ермагында электр кармагы белән балык тотучыны эләктерә. Тегесе тота да, кармакның аккумуляторын суга ыргыта – миндә берни юк, янәсе. Ә без водолазлар чакырттык та эзләп таптык. Хәзер бу балыкчының эше судта. Балыкка экспертизаны кайда уздырасы, уылдыгы бармы-юкмы, сулык чәчү зонасымы-түгелме – китаплар укып, башка районнар тәҗрибәсен өйрәнеп эшләдек.
– Полиция хезмәте бик тынгысыз: ялы да юк, бәйрәмнәре дә, дигәндәй. Әле күпме эшләп, тырышып, рәхмәт әйтсәләр ярый...
– Беләсезме, полицияне бер җирдә, бер илдә дә яратмыйлар. Гади генә мисал: әйтик, сезне талап чыкканнар, ди. Полиция килә, эшен эшли, әмма сезгә барыбер ошамаячак: әкрен эшлиләр, диячәксез, бармак эзе эзлим дип, бөтен җирне порошокка батырып киттеләр, һ.б., һ.б. Бу кеше безнең эштән канәгатьме? Юк. Ярый, каракны таптык, утырттык. Ул үзе, аның ничәмә-ничә туганы – алар инде безне эшләгән өчен яратмый. Зыян күрүче дә риза түгел – угрыны тотуын тоттык та, урлаганын ул инде сатып эчкән, түләргә акчасы юк. Без эшебезне эшләгән, әмма бер як та канәгать түгел.
– Андый вакытларда күңелгә авыр буладыр – эшлисең, нәтиҗә дә бар, шуны күрүче юк.
– Без аңа ияләнгән дә инде, иммунитет барлыкка килгән. Ис китми. Шулай да, төнеңне көнгә ялгап, вакыт-көч белән исәпләшмичә эшеңне башкарганнан соң, начар сүз әйтсәләр, күңелгә нык тия. Актанышта түгел, бүтән җирдә эшләгәндә булган хәл: бер ирне пычак белән яралаганнар. Зыян күрүче кан гына. Буран котыра, машиналар йөри алмый, көрт. Вакыт әрәм булмасын дип, канга батып, көрт ерып, носилка белән дүртәүләп әллә кая кадәр алып чыктык, хастаханәгә илтеп җиткердек. Соңыннан шул кеше өстебездән шикаять язды: бөтен җирем юеш, күгәргән урыннар бар, миңа сыйфатсыз ярдәм күрсәттеләр, дип. Ул аны үзе хәтерләми дә. Ә кадаган кеше – әтисе, аңа бер дәгъва да юк.
– Шундый чакларда барысын ташлап чыгып китәсе, һөнәрне алыштырасы килгән вакытлар да буладыр.
– Без дә гап-гади адәм баласы. Эш сәгатен тутыргач, өйгә кайтып, гаилә янында ял итәсе, тыныч кына яшисе килгән чаклар була, билгеле. Әмма полициядә теләсә кем эшли алмаган кебек, бу хезмәткә алынганнар өчен аның күңелгә якын үз яклары бар: туйдыра торган бертөрлелек, шаблон юк. Үзенчә күңелле. Шуңа район яшьләрен үзебезгә хезмәткә чакырам – күп вакыт рәхмәтсез булса да, кирәкле, җәмгыять өчен файдалы хезмәт бу. Яңа кешеләр, яңа эшләр, көн дә бер үзгәреш, яңалык. Ничә ел эшләсәң дә өйрәнер урын бар. Кайвакыт дистә еллар элек тикшергән, ача алмаган җинаятьләрнең чишелешен кинәт табасың, их, менә шулай эшләргә кирәк булган бит, җинаятьче янәшәдә генә булган икән бит, дисең. Ачылмый калган җинаять күңелне тырнап тора ул. Быел менә Чуракай ягулык салу станциясендә корал белән янап, кассадан акчасын талап чыгып киттеләр – табылыр ул җинаятьче, әмма әлегә эшләнеп бетмәгән эш булып күңелдә тора.
– Шулай булгач, алда әле җиң сызганып эшләргә, тәмамланмаганнарының очына чыгарга, тынгысыз хезмәтегезнең тәмен тоеп яшәргә язсын, Илшат Илфирович, алда көткән бәйрәмнәрегез белән сезне!
– Рәхмәт. Үз чиратымда, мин дә район эчке эшләр бүлегендә бергә эшләүче хезмәттәшләр, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Барыгызга да тән саулыгы, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телим.
Сүз уңаеннан, Россиядә хокук тәртибен саклау өчен махсус хезмәт оештырылуга быел 300 ел тулды. Шулай ук, җинаятьчеләрне эзләү, штаб, кадрлар бүлеге быел 100 еллыкларын бәйрәм итә. Сакчы-конвой бүлекчәсенә – 80, полициянең махсус эш йөкләнгән отрядларына – 40, оешкан җинаятьчелек белән көрәш бүлекчәсенә исә 30 ел тула.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев