Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

11 июньдә республикада яшен булырга мөмкин

Республикада максималь һава температурасы +20..+25 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, төнлә бераз яңгыр явуы ихтимал, кайбер районнарда - томан. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшен вакытында җил көчәергә мөмкин. Төнлә иң түбән температура +9..+14, көндез иң...

Республикада максималь һава температурасы +20..+25 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, төнлә бераз яңгыр явуы ихтимал, кайбер районнарда - томан. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшен вакытында җил көчәергә мөмкин.
Төнлә иң түбән температура +9..+14, көндез иң югары температура - +20..+25 градус булачак.
Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава күзәтелә, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Иң түбән температура - +11..+13 градус булачак.
Көндез башкалада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, боз яварга, яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Иң югары температура - +21..+23 градус.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/10/142271/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев