Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

12 август – Физкультурачылар көне

Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне - профессиональ спортчыларныкы гына түгел, спортны үз итүче, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышларына чын күңелдән сөенә белүчеләрнең дә бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Актаныш спортчылары республика, ил...

Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне - профессиональ спортчыларныкы гына түгел, спортны үз итүче, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышларына чын күңелдән сөенә белүчеләрнең дә бәйрәме.
Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Актаныш спортчылары республика, ил һәм дөньякүләм ярышларда даими җиңүләр яулыйлар. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Спорт объектларында даими үтеп торучы ярышларның максаты - зур нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау, саулыкны ныгыту, үсеп килүче яшь буынны һәм физик, һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләү дә.
Районыбыз исемен алдынгылар рәтенә кертүдә тренерларның, физкультура укытучыларының өлеше гаять зур. Хөрмәтле физкультурачылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Киләчәктә дә зур жиңүләргә ирешергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев