Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне

Хөрмәтле райондашлар! 12 декабрьдә илдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләнә. Россиянең Төп законы 1993 елда кабул ителде. Ватаныбызның, катлаулы чор сынауларын үтеп, үсештәге ил буларак сакланып калуына, якты киләчәгенә нигез салынды. Россия Конституциясе бу вакытта дәүләт хакимияте органнары төзелешенә җитди үзгәрешләр кертте. Мөһим документның халыкара шартларга җавап бирүе төп казаныш...

Хөрмәтле райондашлар! 12 декабрьдә илдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләнә. Россиянең Төп законы 1993 елда кабул ителде. Ватаныбызның, катлаулы чор сынауларын үтеп, үсештәге ил буларак сакланып калуына, якты киләчәгенә нигез салынды.
Россия Конституциясе бу вакытта дәүләт хакимияте органнары төзелешенә җитди үзгәрешләр кертте. Мөһим документның халыкара шартларга җавап бирүе төп казаныш санала. Аның төп уңай ягы шунда: алгы планга коллектив, сыйныф, партия түгел, ә кеше куела. Хокукый өстенлекләр федераль үзәктә калса да, төбәкләрнең хокуклары яклана.
Россия Федерациясе Конституциясе көнен без матур тормыш өчен сәяси, икътисади һәм рухи шартларның яхшырачагына ышаныч белән каршылыйбыз. Хөрмәтле райондашлар! Россия Конституциясе көне белән сезне ихлас күңелдән котлыйм. Барыбызга да Ватан хакына игелекле хезмәттә яңа казанышлар, иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Һәркайсыгызга гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар юлдаш булсын. Бәйрәм белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев