Актаныш

12 сентябрь - Корбан гаете

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Мөхтәрәм мөселман дин кардәшләр! Корбан гаете мөбарәк булсын! Көтеп алган мөкатдәс бәйрәмебез - Корбан гаете җитте. Корбан тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим г.с.нең эшен дәвам итеп, ахирәттә Сиратны атланып кичү, гөнаһ-хаталарның ярлыкануы өчен чалына. Корбан Аллаһыны искә алу һәм Аның ризалыгына ирешү өчен әмер ителгән. Гает намазы районыбызның барча...

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Мөхтәрәм мөселман дин кардәшләр! Корбан гаете мөбарәк булсын! Көтеп алган мөкатдәс бәйрәмебез - Корбан гаете җитте. Корбан тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим г.с.нең эшен дәвам итеп, ахирәттә Сиратны атланып кичү, гөнаһ-хаталарның ярлыкануы өчен чалына. Корбан Аллаһыны искә алу һәм Аның ризалыгына ирешү өчен әмер ителгән.
Гает намазы районыбызның барча мәчетләрендә 12 сентябрь көнне иртәнге 6 сәгать 15 минутта Коръән белән башлана. Олуг гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын. Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын. Мәчетләребезгә рәхим итегез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: