Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

17 яшьлек Игелек марафоны нинди нәтиҗә бирде?

17 яшьлек марафон 2 063 923 сум! Быел 17 нче тапкыр үткәрелүче марафонда игелекле райондашларыбызның, чарада катнашкан кунакларыбызның бергәләп әйткән сүзе бу! Районыбызда яшәүче - язмышлары һәр көнне яшәү өчен көрәш белән бәйле көчле ихтыярлы, олы йөрәкле 2564 кешегә ел дәвамында ярдәм итү өчен бердәм булдырылган ярдәм. Узган ел да...

17 яшьлек марафон
2 063 923 сум! Быел 17 нче тапкыр үткәрелүче марафонда игелекле райондашларыбызның, чарада катнашкан кунакларыбызның бергәләп әйткән сүзе бу! Районыбызда яшәүче - язмышлары һәр көнне яшәү өчен көрәш белән бәйле көчле ихтыярлы, олы йөрәкле 2564 кешегә ел дәвамында ярдәм итү өчен бердәм булдырылган ярдәм.
Узган ел да Игелек марафонында 1 892 129 сум ярдәм акчасы җыйналып, 282 мең 459 сумлык натуралата ярдәм тупланган иде. Ел дәвамында инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү фондының 9 утырышы үткәрелеп, 104 гариза каралды. 98 инвалидка катлаулы операция ясату, 6 инвалидка кыйммәтле дарулар алу өчен 1 474 500 сум акча бирелде. 207 140 сум белән 279 инвалидка матди булышлык күрсәтелде.
Язмышка язылган
Башка еллардан аермалы буларак, район инвалидлар оешмасын озак еллар дәвамында җитәкләүче, республикада Актаныш җәмгыятенең лаеклы урынын яулауда күп көч һәм хезмәт сарыф итүче Светлана Әхмәтова турында да видеосюжет эшләгәннәр иде Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең телевидение хезмәткәрләре. Республика инвалидларының физкультура-спорт оешмасы рәисе Фәридә Сафиуллина марафонда катнашып, республика ярышларында актив катнашучы спортчыларны һәм Светлана Муллахмәт кызын тәбрикләде. Ел нәтиҗәләре буенча республикада балаларыбыз - беренче, өлкәннәребез икенче урын алганлыгын хәбәр итеп, кубоклар һәм дипломнар тапшырды. Нәтиҗәләрегез матур, сәламәт яшәү рәвеше алып барып, юнәлешле шөгыльләнү өчен сезгә инде спорт корылмасы да кирәк дигән фикерен җиткерде.
Пучы авылында яшәүче Рөстәм Бакиров, Иске Байсардан улы Айзатны караучы Әлфия Гыйбадуллина, Күҗәкәдән Мәүлидә Галимҗанова, Актаныштан Рәсүл Мөхәммәтдиновның яшәү өчен көндәлек көрәш мизгелләрен экранда күрү дә залда утыручы райондашларыбызны тетрәндерде. Хәлгә керү, ярдәмләшү тойгысы сәхнәгә күтәрелүче, хәйрия ярдәме күрсәтүче - төрле өлкәдә хезмәт куючы райондашларыбызны берләштерде - без сезнең янда, без сезнең белән, күңелегездә өмет-ышаныч сүнмәсен, сынмагыз, бергәләп җиңәбез!
Алтын йөрәклеләр
Ел нәтиҗәләре буенча ел да районда игелекле эшләре белән башкаларны да үз артларыннан ияртүче "Алтын йөрәкле кеше"ләребез хөрмәтләнә. Ел дәвамында ярдәмләшүче, ай саен марафонның хисап счетына акча күчереп баручы шәхси эшмәкәр - Яңа Әлемнән Ралиф Фәхертдинов, авыр хәлдә калучы райондашларыбызга озак еллар дәвамында рухи һәм матди терәк булучы "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев, мохтаҗларга тарату өчен ел да Игелек үзәгенә бал, ит алып килүче, ел дәвамында акчалата ярдәм итүче Кәзкәйдән Ринат Нурлыев - ел җиңүчеләре, аларны район башлыгы Фаил Камаев тәбрикләп, марафонга старт бирде, гаиләсе, хакимият хезмәткәрләре һәм район исеменнән ярдәм күрсәтте. "Хыяллар чынга аша" акциясенә кушылып, райондашлар исеменнән Актанышта яшәүче кыз Миләүшә Гыймадиевага урамда саф һавада йөрү өчен кышкы, җылытылган коляска бүләк итте.
Йөрәктән-йөрәккә
Әҗәкүл авылында яшәүче Арсен Әхтәмовның балачак хыялын шәхси эшмәкәр Илүс Ярмиев чынга ашырып, планшет бүләк итте. Инвалидлар ункөнлеге барышында кичектергесез ярдәм кирәк булучы райондашларыбызга булышлык күрсәтелде. Игелекле оешма-хуҗалык җитәкчеләренә марафон барышында район халкы исеменнән рәхмәт сүзләре әйтелде - үзеңә дә, башкаларга да яшәү көче бирүче җан җылысы, миһербанлык, шәфкатьлелек хисләре, күңел күзебезнең үткерлеге киләчәктә дә язмышларны үзгәртсен. Күҗәкә авылында яшәүче Мәүлидә Галимҗановага "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев газ казаны алып, куеп бирүне оештырды. Югары Яхшый авылында яшәүче Миңлефлүс Фәрхетдиновка, Иске Айманнан Гали Шәриповка ПМК оешмасы җитәкчесе Асыл Шәяхмәтов газ плитәләре алып бирде. Мерәс авылында яшәүче Мирзанур Ильясовка "Нур" хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Харисов та газ казаны белән ярдәм итте. Шәрип авылында яшәүче Марат Нәсиповка "Агроснаб" оешмасы җитәкчесе Шәйхенур Шәехов газ плитәсе белән ярдәм итәчәк.
Игелек марафонында катнашып, 102 инвалид балага Яңа ел күчтәнәчләре алып кайтучы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина актанышлыларның игелек эшләп, ярдәмләшеп яшәүләренә соклануын белдерде, үзенең дә марафонда 50 000 сум күләмендә акчалата ярдәм итәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев