Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

19 май – Татарстан матбугаты көне

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре! Иҗатыгыз белән безне сөендереп торучы кадерле каләм ияләре - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, басмаханә хезмәткәрләре, хәбәрчеләр! Сезнең хезмәтегез җаваплы да, иҗади да. Халыкны яңалыклар белән таныштыру, аның рухи байлыгын арттыру, һәр мәгълүматның, һәр чараның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә...

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре! Иҗатыгыз белән безне сөендереп торучы кадерле каләм ияләре - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, басмаханә хезмәткәрләре, хәбәрчеләр!
Сезнең хезмәтегез җаваплы да, иҗади да. Халыкны яңалыклар белән таныштыру, аның рухи байлыгын арттыру, һәр мәгълүматның, һәр чараның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә - сүз байлыгын кулланасыз. Газета укучыларның, радио тыңлаучыларның, телевизор караучыларның күңеленә үтеп керү өчен зур тырышлык куеп, хезмәтегезне ихластан яратып башкарасыз.
Районыбызның массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючыларга карата халыкның да, район җитәкчелегенең дә рәхмәте чиксез. Массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәгезгә таянып, заман белән бергә атлыйсыз. Укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез, матбугат сүзенә сак карашыгыз сезнең һөнәри осталыгыгызда ачык күренә.
Мәгълүмат чараларының көче-тәэсире, чыннан да, бик зур. Халыкның бердәмлеген, эшчәнлеген яктыртуда, җитәкчелекне халыкка якынайтуда куйган иҗади хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим.
Каләм көчегез кимемәсен, киләчәктә дә журналистика үрләрен кыю яулый барып, районда милли матбугатны һәм мәдәниятне, социаль-икътисади тормышны үстерүгә үз өлешегезне кертерсез дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев