Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Район алдынгылары слеты уңаеннан, муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховның мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар, хезмәт уңганнары! 2017 ел үзенең уңышлары, мәшәкатьләре белән артта калды. 2018 елга аяк бастык. Узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясыйбыз. Кайсы тармакны алсак та, һәрберсендә үз эшенең осталары хезмәт куя. Уңган, тырыш райондашларыбызның хезмәте югары бәяләнергә хаклы. Нинди генә кыенлыклар булуга карамастан, ел йомгаклары буенча бәйрәм уздыру, алдынгыларны хөрмәтләү...

Хөрмәтле райондашлар, хезмәт уңганнары!
2017 ел үзенең уңышлары, мәшәкатьләре белән артта калды. 2018 елга аяк бастык. Узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясыйбыз. Кайсы тармакны алсак та, һәрберсендә үз эшенең осталары хезмәт куя.
Уңган, тырыш райондашларыбызның хезмәте югары бәяләнергә хаклы. Нинди генә кыенлыклар булуга карамастан, ел йомгаклары буенча бәйрәм уздыру, алдынгыларны хөрмәтләү - төп максатларыбызның берсе. Аны терлекчеләребез, игенчеләребез, төзүчеләребез, башка тармак хезмәтчәннәре үзләре дә түземсезләнеп, зур өметләр белән көтеп алалар.
Игенчелек тармагында ирешкән күрсәткечләребез республикада югары бәяләнде. Терлекчелекне үстерү, малларның санын арттыру, продукция җитештерүчәнлекне яхшырту буенча да нәтиҗәләр куанычлы. Моның асылында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тырышлыгы ята.
2017 елда төзелештә бик күп эш башкарылды. Авыл җирлекләрен асфальт юл белән тоташтыру, урам юлларын ныгыту дәвам итә. Торак төзелеше, капиталь төзекләндерүләр, социаль-мәдәни объектларны төзү-реконструкцияләү кебек эшләр дә алга таба дәвам итәчәк.
Дәүләт программаларында катнашып, тормыш-яшәешебезне яхшыртуга быел да максатчан эшләр билгеләнде. Шәхси эшчәнлекне үстерү буенча да алда торган бурычлар мәгълүм, аларга ярдәм итәргә кирәк.
Һәрбер коллектив, һәрбер хезмәткәр 2018 елга аяк басканда үз алдына зур максатлар куйгандыр. Без ышанабыз: хезмәт күрсәткечләре узган елгыдан ким булмас, киресенчә, яңа технологияләрне максатчан кулланып ирешкән уңышлар тагын да ныграк сөендерер.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне алдынгылар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш һәм иң мөһиме - һәрберегезгә ныклы сәламәтлек телим.
Хезмәт бәйрәме мөбарәк булсын!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев