Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

2016 ел – Актаныш районында бию елы

2016 ел - Актаныш муниципаль районында бию елы игълан итү, "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле оешуга 50 ел тулу уңаеннан район башлыгы призына район биючеләр бәйгесе үткәрү Бәйгене Актаныш муниципаль районы, башкарма комитеты гамәлгә куя. Район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге, район мәдәният йорты, район балалар сәнгать мәктәбе, "Агыйдел"...

2016 ел - Актаныш муниципаль районында бию елы игълан итү, "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле оешуга 50 ел тулу уңаеннан район башлыгы призына район биючеләр бәйгесе үткәрү
Бәйгене Актаныш муниципаль районы, башкарма комитеты гамәлгә куя. Район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге, район мәдәният йорты, район балалар сәнгать мәктәбе, "Агыйдел" дәүләт жыр һәм бию ансамбле оештыра.
Районыбызның талантлы яшьләрен бию сәнгатенә тартып, сәләтләрен ачып, авыл, район, төбәк, чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясарлык дәрәҗәгә күтәргән, тамашачы хөрмәтен яулаган, төрле милләт биюләре аша үз иҗатына соклану уяткан, татар милли биюен пропагандалауга күп көч куйган, Актаныш данын еракларга тараткан ансамблебезгә киләсе елга 50 ел!
Заманлашкан чорда да традицияләргә тугры калып , районыбызның милли йөзен югалтмыйча, аны киңәйтеп, жәелдереп, өлкәннәрнең бию алымнарын яшь талантларга җиткереп, үзешчән бию сәнгатен популярлаштыру, татар биюен саклау һәм пропагандалау - төп бурычыбыз.
Бәйгенең максатлары:
- районыбызның хезмәт предприятиеләрендә, мәгариф, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, авыл җирлекләрендә, мәдәният учакларында, жәмәгать оешмаларында бию ансамбльләрен булдыруга ирешү, алар аша бию сәнгатен җәелдерү, үстерү;
- бию осталарын, аерым башкаручыларны, парлы биючеләрне барлау, халыкка таныту;
- татар һәм башка милләт биюләренә карата мәхәббәт уяту;
- Татарстан Республикасының һәм бигрәк тә Актаныш районының, аның авылларының гореф-гадәтләренә, фольклорына, көйләренә, риваятьләренә, бию алымнарына нигезләнеп, яңа сюжетлы татар биюләре иҗат итү;
- үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын арттыру;
- жирлектәге бию традицияләрен саклау һәм үстерү;
- иҗат коллективлары арасында бию сәнгате аша үзара аралашу, ярышу һәм тәҗрибә уртаклашу;
- яшь талантларга профессиональ бию сәнгатенә юл ачып, "Агыйдел" дәүләт жыр һәм бию ансамбленә лаеклы алмаш әзерләү.
Конкурсның шартлары: бәйгедә 13 яшьтән 60 яшькә кадәр үзешчән биючеләр катнаша ала.
Бәйге 3 төрле яшь төркемендә үтә: 13 яшьтән 18 яшькә кадәр,18 яшьтән 40 яшькә кадәр, 40 яшьтән 60 яшькә кадәр үзешчән бию коллективлары, аерым башкаручылар, парлы биючеләр арасында.
Бәйгедә ике төрле бию белән катнашу шарт. Татар халык биюе. Шулай ук Татарстанның яисә Актаныш районының, авылларының гореф-гадәтләренә, фольклорына, көйләренә, риваятьләренә, бию алымнарына нигезләнеп эшләнгән сюжетлы татар биюләре аеруча хуплана. Башка милләт халыклары биюе. Үзешчән бию коллективларының 6 пар , егетләр яки кызлар бию ансамбльләренең 10-12 кешедән дә ким булмавы шарт.
Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр номинация, һәр яшь төркеме арасында урыннар билгеләнеп, жиңүчеләргә акчалата бүләк биреләчәк.
Абсолют жиңүчегә - үзешчән бию коллективына Гран при - 50 мең сум күләмендә район башлыгының акчалата премиясе бирелә.
Шулай ук түбәндәге 9 номинация буенча да жиңүчеләр ачыклана һәм акчалата бүләкләр тапшырыла:
- "Иң яхшы бию кую остасы",
- "Иң яхшы сәхнә костюмы"(конкурс өчен махсус тектерелгән булу шарт),
- "Өмет",
- "Бәйге ачышы",
- "Актанышның иң оста биючесе" - Азат Закиров призы,
- "Иң яхшы фольклор материал",
- "Иң матур музыкаль бизәлеш",
- "Ел биюе",
- "Тамашачылар мәхәббәте".
Урыннар һәм номинацияләр билгеләгәндә жюри бу шартларга үзгәрешләр кертергә мөмкин.Бәйгегә нәтиҗә ясаганда артистлык һәм башкару осталыгына, сәхнә имиджына, бию киемнәренә, музыкаль бизәлешкә, җирле материалны куллануга аерым игьтибар бирелә.
Үткәрү графигы
Авыл мәдәният йортлары. Авыл мәктәпләре.
23 ноябрь - Күҗәкә зонасы - Әтәс, Пучы, Айман, Усы, Зөбәер.
24 ноябрь - Татар Суыксуы зонасы - Чалманарат, Мәсәде, Татар Ямалы, Такталачык, Иске Кормаш.
25 ноябрь - Иске Сәфәр зонасы - Чуракай, Байсар, Киров, Аккүз, Яхшый.
26 ноябрь - Яңа Әлем зонасы - Актанышбаш, Кәзкәй, Аеш, Уразай, Богады,Теләкәй.
27 ноябрь көнне 15 сәгатьтә район мәдәният йортында мәгариф учреждениеләре,
30 ноябрь оешма, предприятиеләрнең бию коллективлары.
Йомгаклау, гала-концерт район мәдәният йортында уза.
Жюри составы
Жюри рәисе Ландыш Шәмсунова - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Ләйсән Шаязданова - сәнгать мәктәбе директоры, Альбина Гайнетдинова - район мәдәният йорты директоры вазифаларын башкаручы, Инсан Хөсәенов - район мәдәният йорты балетмейстеры, Илиза Мөхәммәтова - район мәдәният йорты режиссеры, Рәфидә Наҗарова - район мәдәният йорты методисты, Луиза Шәйгәрданова - район мәдәният йорты биючесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев