Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

2016 елга нәтиҗә ясадык: сөенергәме, көенергәме?

Ел башы - узган елга нәтиҗә ясап, алга бурыч һәм максатларны билгели торган вакыт булып тора. Шул уңайдан 10 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең 2016 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район авыл хуҗалыгы...

Ел башы - узган елга нәтиҗә ясап, алга бурыч һәм максатларны билгели торган вакыт булып тора. Шул уңайдан 10 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең 2016 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды.
Анда муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Сөйләшүне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Елның ничек кенә килүенә карамастан, авыл хуҗалыгы юнәлешендә безнең район хезмәтчәннәре сынатмый. Аларның көнне төнгә ялгап хезмәт куюы нәтиҗәсендә күрсәткечләребез дә начар түгел. Ләкин моның белән генә канәгатьләнергә ярамый. Дәниф Харисовның хуҗалыкларның узган елдагы эш нәтиҗәләре хакында ясаган чыгышыннан да аңлашыла ул.
2017 елның 1 гыйнварына район хуҗалыкларында, шулар исәбенә фермерлар һәм технология техникумын да кертеп, барысы 34707 баш МЭТ исәпләнә. Хуҗалыклар буенча бу сан 33319 башны тәшкил итеп, 2016 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда 759 башка артыграк булып тора. Ел эчендә "Әнәк" агрофирмасы (+161), "Таң" (+160), "Башак" (+106), "Эконом" (+86), "Саф" (+81), "Ташкын" (+80) хуҗалыклары МЭТнең баш саннарын арттыруга ирешсәләр, "Алга" (-94), "Нур" (-48) хуҗалыкларында, СПСК "Агыйдел"дә (-48) елны минус белән төгәлләделәр. СПСК "Агыйдел", "Чиялек", "Алга", "Нур", "Саф" хуҗалыклары, "Актаныш" агрофирмасы баш саннары буенча килешүне үти алмадылар.
Узган ел район буенча барысы 12536 баш бозау алынса, 12866 баш терлек чыгымга чыгарылган. Дәниф Харисовның чыгышыннан күренгәнчә, бары тик "Башак" хуҗалыгында гына 5 центнерлы терлекләр реализацияләнгән. Калганнарында ул 5 центнердан түбән авырлыкта җибәрелгән. Терлек хәрәкәте хакында сөйләгәндә үлемне дә искә алу кирәктер. Узган ел 684 баш малның үлеменә юл куелган. Шуның 365е - ике айга, 229ы - 2-6 айга, 44е 6-12 айга тикле бозаулар.
- Ике айга кадәр булган бозауларның үлеме бары тик ветеринария белгечләренең дөрес эшләмәве, бозауларны туганда дөрес алмау нәтиҗәсе, - ди Дәниф Харисов. - Шулай ук бер баш терлеккә ветеринар хезмәтләр өчен тотылырга тиешле сумманың бары тик өчтән берен генә куллану да моңа тәэсир итми калмагандыр.
Район буенча узган ел бер баш терлеккә ветеринар хезмәтләр өчен бары тик 915 сум гына акча тотылган. "Башак" хуҗалыгында гына ул 1558 сум 30 тиенне тәшкил итә. Шуның өчен аларда үлем дә аз.
Үрчем алуга килгәндә, ел башыннан 14574 баш терлек каплатылган. 2015 ел белән чагыштырганда, 603 башка күбрәк. Шуның 10648е - сыерлар, 3926сы - таналар. Сыерлар каплату буенча "Тамыр", "Башак", "Нур" хуҗалыклары узган елга караганда минуска эшләгәннәр. Таналар каплату буенча СПСК "Агыйдел", "Эконом", "Башак" хуҗалыклары елны минус белән төгәлләгән. Бозаулаганнан соң 60 көне тулган сыерларны каплатуга килгәндә, 2015 елда 11741 шундый сыер каплатылса, 2016 елда ул 10648не тәшкил иткән. Димәк, 1093 баш сыер каплатылмыйча калган. Дәниф Харисов хуҗалыкларның күпме бозау алу мөмкинлеге булуын һәм аларның күпме бозау алганлыкларын да бәйнә-бәйнә аңлатып үтте. Залда утырган белгечләр бу урында кассаларына күпме акча керми калуын күз алдына китереп утырганнардыр, дип ышанасы килә. Чөнки һәр терлек - акча кертү чыганагы ул.
2016 елда барысы 526042 центнер сөт җитештерелгән. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 22126 центнерга күбрәк. Җитештерелгән сөтнең 493177 центнеры дәүләткә сатылган. Бер сыерга уртача 4753 килограмм сөт туры килә. Сөт җитештерү буенча "Тамыр", "Таң", "Ташкын", Нур Баян исемендәге, "Алга"хуҗалыклары, СПСК "Агыйдел", "Актаныш" агрофирмасы килешүне үти алмаганнар.
Аерым сөтчелек фермалары буенча караганда, "Әнәк" агрофирмасының Раян Әминов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында бер сыерга 6589 килограмм, шул ук агрофирманың Назыйм Салихов җитәкләгән Әтәс фермасында - 6496, "Актаныш" агрофирмасының Гөлшат Исламова җитәкләгән Олыимән фермасында 5717 килограмм сөт саусалар, арада районның уртача күрсәткеченнән дә түбәнрәк сөт җитештерүче фермалар да шактый.
2016 елда сөт сатудан барысы 1 миллиард 24 миллион 890 мең сум акча кергән.
Үткән ел район буенча ит җитештерүне үстерү елы, дип игълан ителгән иде. Әмма өметләнгәннәр бик чынлыкка туры килеп бетмәде. Чөнки ит җитештерүне бары тик 4 процентка гына арттыра алдык. 2016 елда барысы 52074 центнер ит җитештерелеп, 2015 елдагыга караганда 1799 центнерга артыграк булып тора. Җитештерелгән итнең 47984 центнеры - мөгезле эре терлек ите. Бер башка уртача 239,8 килограмм туры килә.
Терлекләр үсеше буенча караганда, "Әнәк" агрофирмасының Әбелкаис Галимов җитәкләгән Яңа Кормаш фермасында терлекләр тәүлегенә 821 грамм, "Нур" хуҗалыгының Фәндүс Гарипов җитәкләгән Мерәс фермасында- 812, "Әнәк" агрофирмасының Раян Әминов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында 798 грамм үсеш бирсәләр, "Нур" хуҗалыгының Ильяс Маликов җитәкләгән Куян фермасында - 297, "Янаул" хуҗалыгының Миңнегөл Гардиева җитәкләгән Татар Суыксуы фермасында 381 грамм гына.
Ит җитештерү буенча "Тамыр", "Ташкын", "Таң", "Нур", "Саф", "Алга" хуҗалыклары, "Актаныш" агрофирмасы, СПСК "Агыйдел" килешүне үти алмадылар.
2016 елда ит сатудан барысы 379 миллион 89 мең сум акча кергән.
2017 елның 1 гыйнварына район хуҗалыклары буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән барысы 2 миллиард 307миллион 489 мең сум акча кергән. Акча кереме буенча "Башак", "Тамыр", "Таң", "Янаул", Нур Баян исемендәге, "Саф", "Алга", "Чиялек" хуҗалыклары килешүне үти алмадылар.
Хисап елында хуҗалыкларда хезмәт куючыларның уртача хезмәт хакы район буенча 18379 сум тәшкил иткән. "Әнәк" агрофирмасында ул - 21516, "Чишмә"дә - 20036, "Наратлы" хуҗалыгында - 19459, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта - 19382, "Нигез"дә - 19039, "Актаныш" агрофирмасында - 18670, "Башак" хуҗалыгында 18559 сум тәшкил итә. Калган хуҗалыкларда районның уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк акча түләнә. Димәк, акча кереме яхшы булган хуҗалыкларның хезмәткә түләүләре дә яхшы дигән сүз бу.
Узган елгы нәтиҗәләр буенча Ат сыны "Әнәк" агрофирмасына тапшырылды. Алар аны узган ел бер генә айда да кулларыннан ычкындырмадылар. II урында - "Чишмә" хуҗалыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев