Актаныш

21 апрель – Җирле үзидарә көне

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез белән сезне чын күңелдән тәбрик итәм. Җирле үзидарә органнарына муниципаль берәмлек территорияләренең социаль-икътисади халәтен, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә дә тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә....

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез белән сезне чын күңелдән тәбрик итәм.
Җирле үзидарә органнарына муниципаль берәмлек территорияләренең социаль-икътисади халәтен, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә дә тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә. Үз халкыңа хезмәт итүдән дә дәрәҗәлерәк һөнәр юк. Сезнең байлык - киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык. Бу куелган барлык максат һәм бурычларга ирешү өчен төп ачкычлар.
Районыбыз авыллары тагын да матурлансын, төзекләнсен, кешеләрнең яшәеше яхшырганнан-яхшырсын. Бу сезнең төп хезмәтегез белән бәйле.
Сезгә районыбыз халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәү һәм эшләү өчен нык сәламәтлек, түземлелек, ихтыяр көче, максатларыгызның, якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: