Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

21 апрель – Җирле үзидарә көне

Бәйрәм очрашуы видеоэлемтә аша үткәрелде

undefined

 

undefined

 

undefined

 

undefined

Элегрәк авылларда хуҗалык җитәкчеләре баш иде, төп фигураны алар уйнады, сүзләре алдан йөрде. Дөнья үзгәрештә: бүген авыл җирлеге башлыклары дилбегәне үз кулына алды. Әлеге фикер 21 апрельдә видеоэлемтә аша үткәрелгән очрашуда әйтелде. Бу көнне район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл башлыкларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Барлык 26 авыл җирлеге башлыгы һәм аларның сәркатипләре шушы котлауларны видеоэлемтә аша тыңлады.

Әлеге көнне билгеләп үтү 2006 елдан башланып китте. Ул вакытта, чыннан да, җирлекнең яшәешен хуҗалык җитәкчесе билгели иде әле. Хәзер социаль мәсьәләләрне хәл итүдә авыл башлыкларының дәрәҗәсе дә, реаль эшчәнлеге дә үсеш кичерә. Республикада гамәлдә саналган программалар саны 50 гә җитте. Авыл кешесенең тормышына турыдан-туры кагылышлысы зур күпчелекне тәшкил итә.

– Хөрмәтле җирлек башлыклары, сез – авылларның яшәешен билгеләүчеләр. Халык күрә. Җирлектәге проблемаларны хәл итүдә куйган тырышлыгыгыз өчен рәхмәт. Район үзәгендә күпфатирлы йортлар капиталь төзекләндерелде, авылларда социаль объектлар ремонтлана, яңартыла. 87 авылның 77сенә асфальт керде. Түке-Татар Суыксу-Татар Ямалы юлын киләсе ел планына кертергә тырышачакбыз. Быел Чатка, Шәбезбашка керәсе юлга каты өслек түшәләчәк. Шулай да күп урыннарда су төп проблема булып кала әле. Чыганакларын лицензияләү, халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү буенча эшне системалы рәвештә алып барыла, – диде район башлыгы Энгель Фәттахов.

Районда 26 авыл җирлегендә 87 авыл исәпләнә, бүген 29806 кеше яшәгәне мәгълүм. Шушы халыкның өчтән бере – Актанышта (9778). Татар Суыксуы (1614) – икенче, Пучы (1577) – өченче урында. Яңа Әлем, Киров, Актанышбашта халык саны 1 меңнән артып китә.

– Һәр кешегә якын килү, мөрәҗәгать-гозерен тыңлау, ярдәм итү сезнең җилкәгә йөкләнгән. Иң мөһиме – халыктан кергән сорауны игътибарсыз калдырмау, – дип мөрәҗәгать итте район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова.

Иске Байсар, Теләкәй, Такталачык, Иске Богады, Киров, Пучы җирлекләренең хуҗалык җитәкчеләре белән, аеруча, аңлашып эш оештырулары үрнәк итеп күрсәтелде. Мәсәде аерым телгә алынды. Әлеге җирлектә хуҗалык булмау аркасында кыенлыклар еш очрап тора. Ләкин җитәкченең тәҗрибәсе бу авырлыкны чишәргә ярдәм итә, диелде. Сәркатипләр – авыл башлыгының уң кулы. Моңа мисалларны шактый китерергә мөмкин. Әйтик, Такталачык, Теләкәй, Иске Сәфәр авылларында алар соңгы вакытта килеп чыккан авыр чакта авыл башлыгына ярдәмгә килгәннәр.

Зиратларны тәртипкә китерү, сабантуйлар уздыру, җирлектә чисталык-тәртип урнаштыру буенча авыл башлыгы җитәкчелегендә зур эшләр башкарыла. Моны җитәкчелек тә, халык та күреп тора. Беркем инкарь итмәс.

Очрашуда коронавирус белән бәйле сәяси вазгыять тә читтә калмады. Авылга читтән кайткан, чирләгән кешеләргә карата үзизоляция таләбен куллануда авыл башлыклары, фельдшерларга аерым бурычлар йөкләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев