Актаныш

24 ФОРМА-КИҢӘШМӘ: Актаныш терлекчелек тармагының апрель ае нәтиҗәләренә йомгак ясады (+ФОТОЛАР)

Районның терлекчелек тармагындагы апрель ае күрсәткечләренә багышланган 24 форма-киңәшмә Актанышта 17 май көнне оештырылып, аның эшендә хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, идарә белгечләре, баш зоотехниклар, ветеринар табиблар катнашты. 

Район башлыгы Э.Н. Фәттахов идарәлегендә үткән киңәшмәдә терлекчелеккә кагылышлы төп мәсьәләләр каралып, бу өлкәдәге вәзгыять анализланды,хезмәтчәннәр айлык эшчәнлекләренә бәя алды. 


Гадәттәгечә, 24 формада җирлекләрдәге мал хәрәкәте, шәхси секторлардагы югалту-табышлар да барланды. Әлеге өлкәдәге саннар белән залда утыручыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев таныштырды. 

Районның шәхси секторларында бүгенге көндә 11 000нән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган елга карый аларның саны - 337гә, бу ел башыннан - 429га, ай эчендә 200гә арткан. Нигездә, эре терлекнең мал-баш саны арту күзәтелсә дә, Уразай, Мәсәде, Татар Суксу, Теләкәй, Иске Байсар, Татар Ямалы җмрлекләрендә алар кимүдә. 

Савым сыерларын карасак, аларның саны узган елга карый 128 башка кимегән. Ел башыннан 13 сөтбикә юкка чыккан. Апрельдә исә, киресенчә, 39 баш артым күзәтелә. Күпләп сыер киметүнең нигезендә, әлеге дә баягы, лейкоз авыруына каршы көрәш ята. Әмма әле бу юнәлештә район территориясендә көтелгән нәтиҗә күренми. 4 779 сыерның 965енә “лейкозлы” дигән тамга сугылган. Бу якынча 20% терлек дигән сүз. 


Киңәшмәдә лейкоз авыруы, аннан котылу юллары хакында шактый сүз булды. Районның баш ветеринар табибы Илгиз Ялалов тарафыннан да вәзгыятькә анализ ясалды. Быел шактый җирлекләрдә авыру маллар гомумавыл көтүенә кушылмаган – бу үзе үк лейкозны җиңүгә таба ясалган зур адым булып тора. 


Язгы кан алу чорында авыру дип табылган терлекләрнең байтагы буаз булып, бүген инде алар бозаулаган. Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова мондый маллардан кабат кан алып карау  оештыруны сорады. “Бәлки бозаудан соң сыерның каны чиста дип табылыр!” -  бу һәр мал хуҗасының яшерен өмете. Шулай булмый ни! Кайбер шәхси хуҗалыкта бердән-бер сыер бит ул – сөт-май чыганагы да, акча кереме дә. Әмма белгечләр сыерлардагы  лейкоз авыруының  яман шеш белән төгәлләнгән йогышлы хроник чир икәнен кисәтә. Мөгезле эре терлектә РНК вируслары бер тапкыр ачыкланса, мал организмына ул инде кергән дигән сүз. Шуңа күрә дә мал асраучылар лейкозның дәвалап булмый торган авыру икәнен исләреннән чыгармасыннар иде. Әгәр сыерда лейкоз ачыклана икән, көтүгә кумагыз, аны изоляцияләгез. Мондый малның итен бары тик ветеринария-санитар экспертизадан соң гына ризык өчен кулланырга мөмкин. Сөтне, һичшиксез, кайнатырга кирәк.

Сөт дигәннән, апрель аенда эшмәкәрләр шәхси секторлар тапшырган сөтнең бер литрына  уртача 19 сум 28 тиеннән хисап ясаган. Теләкәй, Түке, Иске Байсар, Иске Айман, Такталачык, Кәзкәй, Аеш, Пучы, Иске Кормаш җирлекләрендә әлеге бәя районның уртача күрсәткечләреннән югары булуы белән сөендерә. Тик шул ук вакытта Уразай, Актаныш, Актанышбаш авыл җирлекләрендә сөтнең бер литры нибары 18 сум 75 тиеннән генә бәяләнә. Бу нәрсә белән аңлатыла соң? Ни өчен шәхси эшмәкәрләр район куйган бәядән түбәнрәк хакка исәп ясый? Мөгаен, бу сораулар бер мине генә кызыксындырмыйдыр, көнен төнгә ялгап көн күргән халык кызганыч...


Илфак Шамил улы шәхси хуҗалыкларга бирелә торган субсидияләргә (дәүләт ярдәме) дә аерым тукталды. 32 райондашыбыз бер сыер асрау өчен каралган субсидияне алу өчен докемент тутырган, бер гаилә фермасы, 45 мини-ферма булдыруга заявкалар бар. Мини-ферма буенча 28 заявка инде авыл хуҗалыгы министрлыгына юлланган. Усы, Киров, Мәсәде, Яңа Әлем, Пучы, Иске Байсар, Татар Ямалы, Татар Суксу, Теләкәй, Чуракай җирлекләрендә генә әлеге субсидияләргә дәгъва кылучы юк. Җирлектә терлекчелек тармагын үстерүгә битарафлыкмы бу, аңлату эшләренең тиешенчә алып барылмавымы, болай да мул тормышта яшәүме – аңлашылмый! 


Гадәттәгечә, шәхси секторлардагы  терлек хәрәкәте анализыннан соң, җирлекләр айлык хезмәтләренә бәя  алды. Бу юлы алгарыш символы булган ат сыны Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдиновага тапшырылды. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдаров хуҗалыкларның апрель ае эшчәнлегенә җентекле анализ ясап, терлекчелек тармагын алга әйдәүчеләрне атады, кимчелекләргә тукталды. 


Шушы көннәрдә район хуҗалыклары алларны җәйге лагерьларга күчерә башлады. Бу нисбәттән, 7 май көнне җитәкчелек җәйләүләрнең әзерлеген карап, аларга бәя бирде. Айдар Әнвәр улы нәтиҗәләрне йомгаклап, җиңүче бүлекчәләрне дә атады. 


Беренче урын “Ташкын” хуҗалыгының Иске Байсар җәйләвенә бирелде. Икенче урында – “Әнәк” агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсе, өченче урында – “Нур” хуҗалыгының Уразай җәйләве. 


24 форманың иң дулкынландыргыч мизгелләре, гадәттәгечә, иң ахыргы минутларда булды. Апрель  ае йомгаклары буенча,  терлекчелек тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә, гомумиләштереп алганда, 61 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды.  Намуслы хезмәт нәтиҗәсе буларак тапшырыла торган символик ат бу юлы “Ташкын”  хуҗалыгына юл алды. 
 
Ай дәвамында югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхси секторлардагы КФХлар, ярдәмче хуҗалыклар да район җитәкчелегенең премиясе белән хөрмәтләнде.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: