Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Идарә башлыгы Айдар Мирхәйдәров: “Саннарда – дөреслек, хезмәттә өлгерлек кирәк!”

- Иң беренче чиратта саннарга дөреслек кертергә кирәк! - диде Айдар Әнвәр улы. – Аннан соң инде районның терлекчелек тармагында реаль күрсәткечләр белән эшләү мөмкин булачак, - дип искәртте ул. 

Бүген Актанышта үткән 24 форма-киңәшмә барышында хуҗалыклардагы терлек хәрәкәтенә төп анализны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров ясады. 

Айдар Әнвәр улы үз чыгышында районның терлекчелек тармагындагы төп яңалыклар белән таныштырды. Бүгенге көндә район хуҗалыклары "СЕЛЭКС" программасы белән эшләүгә йөз тота. “Чишмә” агрофирмасы һәм “Наратлы” хуҗалыгы аңа инде теркәлгән. Актаныш 2020 елның 1 гыйнварына кадәр барлык җәмгыятьләрне дә әлеге программага кертеп бетерү максаты куя. Бу нисбәттән идарәдә аерым белгеч тә билгеләнгән.

Терлекчелек тармагына "СЕЛЭКС" программы кертү – замана таләбе. Ул терлекләрнең мәгълүматлар базасын алып бару һәм зоотехник һәм нәсел исәбе күрсәткечләрен оператив эшкәртү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, программа җитештерү белән оператив идарә итәргә, нәсел карточкаларын булдырырга,  хайваннарның генетик потенциалын билгеләргә,  яшь терлекләр генотибын формалаштырырга, еллык хисапны  формалаштыруга, терлекчелек продукциясен җитештерүне фаразлауга, авыл хуҗалыгы предприятиесе эшен оператив исәпкә алырга  һәм анализларга мөмкинлек бирә. 

Реклама

 Идарә башлыгы билгеләп үткәнчә,  "СЕЛЭКС" программы шактый кимчелекләрне ачыкларга ярдәм итә. Иң киң таралган кимчелекләрнең берсе, мисал өчен, берничә сыерның бер номер астына теркәлүе, каплатылган һәм каплатылмаган, бозаулаган – бозауламаган сыерларның саны дөрес булмау һ.б. 

Иң беренче чиратта саннарга дөреслек кертергә кирәк! - диде Айдар Әнвәр улы. – Аннан соң инде районның терлекчелек тармагында реаль күрсәткечләр белән эшләү мөмкин булачак, - дип искәртте ул. 

Терлекләрнең мәгълүмат базасы тулысынча формалашкач, аларның хәрәкәте тулысынча контрольгә алыначак: сыер кайчан каплатылырга тиеш, бозаулау срогы, малга карата башкарылачак профилактик эшләр. Аңлашылганча, программа  шактый эшчәнлекне җайга салуга нигезләнгән. 


Айдар Мирхәйдәров  азык лабораториясенең эшчәнлеген дә  канәгатьләндерми дип бәяләде:


-Сөт җитештерүне арттырыга  ниятлибез икән, тукландыруны да  камилләштерү шарт. Бу юнәлештә кимчелекләрне бетерергә кирәк. Мал алдына куелачак азыкны вакытында тикшереп, дөрес пропорцияләр белән эшләү мөһим, - диде ул. 

Идарә җитәкчесе, хуҗалык рәисләренә  мөрәҗәгать итеп, миксерлар белән эшләүне дә тәртипкә салырга өндәде. 


-    Без “корм-оптима”  программасы белән сыйфатлы азык ясарлык рацион төзеп бирсәк тә, миксерның  үлчәве  дөрес булмаса, хезмәтне, акчаны суга салу гына булачак бу! – дип кисәтте  Айдар Әнвәр улы.  

 

Районга терлекләр өчен махсус УЗИ аппараты кайту да алга карап ясалган зур адым булып тора. Әлеге җайланма  мал табибларына, осеменаторларга ярдәмче. Ул йөклелекне иртәрәк билгеләргә, сыерда була торган төрле авыруларны ачыкларга булышачак.  Аның белән якын киләчәктә барлык хуҗалыкларда булып, малларның сәламәтлегенә анализ ясауны күздә тота идарә. Өстәвенә, УЗИ шәхси секторларга да хезмәт күрсәтәчәк. Тариф раслангач, җирлек башлыклары аша заявкалар тутырылып, бу эш җайга салыначак. УЗИда эшләү өчен белгеч билгеләнгән, аппаратны кирәкле урынга  Chevrolet NIVA автомобиле йөртәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев