24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Җирлекнең яшәеш дәрәҗәсен терлек саны һәм сөт бәясе билгели
Инде авыл халкына да мөрәҗәгать итәсе килә: үзегезгә “обидно” түгел мени соң? Күршегез тапшырган сөткә 18,60 тиеннән хисап ясаганда, сез 18,20 тиенгә дә ризамы?
Район хуҗалыкларында һәм шәхси секторда терлекчелек хәрәкәтен анализлауга багышланган 24 форма-киңәшмәнең сентябрь һәм агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләренә багышланган чираттагы утырышы 24 октябрь көнне гамәлләштерелде.
Киңәшмә белән район башлыгы Энгель Фәттахов рәислек итте. Чарага җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм әлеге тармакта хезмәт куючы вәкилләр чакырулы иде.
Гадәттәгечә, җирлекләрдәге бу юнәлештәге хәрәкәт белән залда утыручыларны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды.
1 октябрьгә шәхси секторлар 12 041 баш мөгезле эре терлек белән аяк баскан. Саннарның үсештә булуы куандырды. Бер айда гына да малкайларны 126га арттыруга ирешкән авыл халкы. Бу нисбәттән Әтәс, Аеш, Актаныш, Чалманарат, Такталачык, Киров, Усы, Иске Сәфәрлеләрне мактап телгә алды Рәйхан Флүс кызы. Әмма алга омтылучылар белән беррәттән урталыкта таптанучылар да, күрсәткечләрне артка сөйрәүче җирлекләр дә бар районда. Татар Суыксуы, Теләкәй, Иске Байсар шушы исемлектә. Алар киметкән эре терлек баш саны дистәләр белән исәпләнә.
Ел башындагы кисем белән чагыштырганда да, лидерлык Иске Сәфәр җирлегендә. Биредә терлек 95кә башка арткан. Чыннан да, макталырлык күрсәткеч бу. Уңай динамикага, билгеле, Балтач районыннан кайтартылган таналар да үз өлешләрен керткән. Чалманарат, Югары Яхшый җирлекләре дә мөгезле эре терлек үрчетү юнәлешендә Иске Сәфәрнең “үкчәсенә басып килә”. Алардагы артым – уртача 70 баш. Ә менә Татар Суыксу, Иске Айман җирлекләре киметүчеләр сафын җитәкләүчеләр.
Сентябрь аен аерым карасак та, иң күп үрчемне Иске Сәфәр бирә. Алар, саллы хезмәт куеп, 30 көндә 23 баш мал арттыруга ирешсә, Иске Кормаш җирлеге артык азапланмый гына 9 терлекне “минуска” чыгарып, ай эчендә иң күп мал киметүче исеменә лаек булды.
12 041 баш мөгезле эре терлекнең өчтән берен диярлек сыер малы тәшкил итә. Аларның саны 4 633кә тәңгәл. Узган ел белән чагыштырганда, район буенча сыерлар 56 башка кимегән булса да, ел башыннан аларның саны үсештә (+32). Ай эчендә дә 10 шәхси хуҗалык сыер малы тергезгән.
Иске Сәфәр, Кәзкәй, Әтәс, Такталачык җирлекләре бу юнәлештә уңай динамика бирүләре белән горурлана ала. Татар Суыксуы, Татар Ямалысы, Актаныш исә сыер санын киметүчеләрнең “кара исемлеге”ндә.
Әллә шәхси секторларда төп игътибарны мөгезле эре терлеккә юнәлтү нәтиҗәсе, әллә башка сәбәпләр бар , әмма соңгы елларда җирлекләрнең сарык, кәҗә ише вак малны күпләп киметүе урынлы хафа тудыра. Юкса, авылның бар яме көтүдән мөгрәп кайткан сыерда һәм бәкелдәп йөргән сарыкта кебек инде. Аның каравы, Актанышта “ атлар революциясе”. Бүгенге көндә аларның гомуми саны ярты меңнән артып киткән.
Бу юлы да шәхси секторлардагы терлек хәрәкәтенә анализ ясаганда, иң көтеп алынган тема сөт сату һәм аңа билгеләнгән бәя иде. Көзгә аяк бассак та, сөтнең күпләп кимүе әлегә күзәтелми. Авыл кешесе өчен мал асрауның төп файдасы да, әлеге дә баягы, сөт тапшырып, аңа юнь бәя алуга кайтып кала бит. Бу беркем өчен дә сер түгел. Әмма сөт җыючылар гына шушы вәзгыятьне авыл халкынннан яхшырак аңласалар да, сөткә куелган уртача бәяне “чайкалдырып”, мал хуҗасын сөт акчасына тиендерә алмыйлар. Сыердан алынган продукция кайсы җирлектә дә “сөт” дип атала, шуны аңлап, хөрмәтле эшмәкәрләр, куегыз инде шул сөткә бертөрле бәя! Нигә Такталачык, Теләкәй сыерлары 19 сумлык сөт биргәндә, кайбер җирлекләрдә аның бәясе 1-1,50 сумга очсызрак соң? Сыер бәхетеннән генә түгелдер дип ышанасы килә.
Иң күңелгә тигәне – бер үк җирлектән сөт җыючы эшмәкәрләрнең, халыктан көлеп, бәя уйнатуы. Бу уңайдан Рәйхан Галимҗанова да урынлы ризасызлык белдерде.
Инде авыл халкына да мөрәҗәгать итәсе килә: үзегезгә “обидно” түгел мени соң? Күршегез тапшырган сөткә 18,60 тиеннән хисап ясаганда, сез 18,20 тиенгә дә ризамы? Лапастагы сыер сезнеке булгач, аның сөтенә дә сез хуҗа булып чыгасыз бит! Очсызлатмагыз үз хезмәтегезне! Һәр җирлектә дә - сәламәт көндәшлек, һәр кешедә дә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Җирлек башлыклары да бу тигезсезлекне үз каланчагыздан тыныч кына карап утырмасагыз иде. Үз халкыгызның мәнфәгатен яклау – сезнең турыдан-туры бурычыгыз! Киров җирлегендә эшмәкәр сөтне 18,20 тиеннән җыйганга риза булмаган авыл кешесе сөт сатам дип кенә Такталачык җирлегенә күчеп китә алмый бит – кеше хезмәтен хөрмәтләп яшәү зараур!
Суыклар тоткач сөт саву да күзгә күренеп кимиячәк – кышка кереп барабыз. Ул вакытта сөттән кергән табыш та кесәне әллә ни калынайтмаячак. Шулай булгач, бу проблеманы бүген үк чишәргә кирәк. Сүз уңаеннан, иң күп сөт Иске Байсар җирлегендә кимегән. Җирлек башлыгы моны буаз сыерларның күпләп ташлануы һәм сөттә антибиотик матдәләр табылу белән аңлатты. Хәзер инде ситуацияне уңай якка үзгәртер өчен сыерларның бозаулаганын көтәсе кала...
Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова шәхси секторларның дәүләт ярдәменнән файдалануына да аерым тукталды. Иске Сәфәр авыл җирлеге дәүләт тәкъдим иткән ярдәм төренең 32сеннән уңышлы файдаланып килә. Терлек арттыруның нигезендә дә шушы күрсәткеч ята аның. Тырыш әтәслеләр дә калышмый – алар 31 төр ярдәмгә дәгъва белдергән. Күҗәкәдә бу күрсәткеч 19га, Аешта – 17гә, Түкедә 9га тәңгәл. Кыскасы, терлек асрауга йөз тоткан җирлекләр бу юнәлештә дә лидерлар.
Тана алучылар өчен гамәлгә куелган район ярдәменнән исә 55 райондашыбыз файдаланган. Аның күләме – бер баш терлеккә 15 000 сум. Республика тәкъдим иткән 30 000 сумга 51 райондашыбыз ия булган.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Актаныш районыннан мини-ферма төзәүгә 39 заявка җибәрелгән булса, аның 27сенә уңай җавап алынган. Тагын бишесе шушы көннәрдә хәл ителәчәк. Шул рәвешле, барлыгы 32 хуҗалык мини-ферма торгызу өчен субсидия алыр кебек. Әмма бу чик түгел! Район башлыгы Энгель Нәвап улы бу юнәлештә планны 45кә җиткерүне максат итеп куя. Актаныш районының яшәешендә терлекчелекнең, сөтчелекнең мөһим урын биләвен исәпкә алсак, дәүләт биргән мөмкинлектән файдаланып калырга иде!
Гадәттәгечә, шәхси секторлардагы вәзгыятьне анализлау терлекчелек юнәлешендә иң актив, нәтиҗәле хәрәкәт иткән җирлек билгеләнеп, аның башлыгына алгарыш символы булган ат тапшырылды. Бу юлы атка Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова хуҗа булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев