Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

24 ФОРМА: Терлекчелек яшәеше саннарда

Терлекчелек тармагының иң актуаль мәсьәләләрен чагылдырган  язма  "Актаныш таңнары" газетасының җомга санында чыгачак. Анда барысы да бар: алдан баручылар да, арттан чабучылар да, хезмәткә түләү, кыскасы, безнең яшәеш! 

Терлекчелек тармагының айлык нәтиҗәләренә багышланган агымдагы елның тәүге киңәшмәсендә хуҗалыкларда шактый гына хәл ителәсе мәсьәләләргә басым ясалды. Иң әүвәл мал баш санын арттыру, шуның бәрабәренә җитештерүчәнлекне югары күтәрү көн кадагына куелды.

Бүгенге көндә хуҗалыкларда 33135 эре мал исәпләнә. Узган елга караганда 485кә артык ул. “Чишмә” агрофирмасы, “Ташкын”, “Эконом”, “Нур”, “Таң”  ҖЧҖләре уңай юнәлеш күрсәтә. Шул ук вакытта “СПСК Агыйдел”, “Әнәк” агрофирмасында, “Башак” хуҗалыгында узган елга караганда күпләп киметүгә юл куелган. Шушы “хезмәтләр” һәм башка киртәләр аркасында алмаксатка ирешә алмадык. Чөнки бу чорга ният гомуми эре мал санын 34308 башка җиткерү иде. Әлегә безнең 1173 терлеккә ким. 

Февраль аенда хуҗалыкларда 1055 бозау алынган һәм шул ук вакытта 1058 баш терлек көтүдән чыгарылган. Ягъни, керткәнгә карый тагын 3кә арттырып чыгарып җибәргәнбез. Аның 726сы сугымга киткән, 30ы хуҗалыкларда суелган, 164е базарга озатылган һәм 76 эре мал якты дөнья белән хушлашкан. Соңгы сан узган елгы күрсәткечкә караганда 20гә артык. Ә ел башыннан, гомумән алганда 165 малның үлеменә юл куелган. 

750 граммнан да түбән булмаган тәүлеклек үсешне үзебезгә максат итеп куйсак та, әлегә бу юнәлештә дөрес атлаган берничә хуҗалыкны гына атап китеп була: “Әнәк” агрофирмасының Ирек Гайнетдинов җитәкләгән Күҗәкә фермасында (965гр), “Башак” ҖЧҖнең Нурания Габдуллина җитәкләгән Иске Әлем фермасында (963 гр), “Нур” ҖЧҖнең Илназ Булатов җитәкләгән Уразай фермасында (938 гр) малкайлар, әкияттәгечә, ай үсәсен көн үсә. Шул ук вакытта “Таң” ҖЧҖнең Айнур Миңнеголов җитәкчелегендәге Иске Җияш фермасында (322 гр), “Эконом” хуҗалыгының  Александр Репин җитәкчелегендәге Табанлыкүл фермасында (402 гр) малкайлар катгый диетада утыра, күрәсең. Саф һава бәрабәренә генә азмы-күпме артуга ирешәләр. Әлеге фермаларның малкайлары зарлана белсә, хәлкәйләре турында “аты-юлы“ белән сөйләп китәр иде. Белгечләрнең, хуҗалыкта хезмәт куйганнарның “фидакарьлек” нәтиҗәсе дип әйтер идем мин моны. “750 граммнан түбән үсеш – ул үсеш түгел инде егетләр...” – дип искәртте район башлыгы Энгель Фәттахов.

Гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча алгарыш символы  булган “Ат” сыны “Наратлы” хуҗалыгына тапшырылды. Февраль аенда, кызганыч, түбән күрсәткечләр һәм килешүләрне үтәмәү нәтиҗәсендә “Ат”ка ия хуҗалык билгеләнә алмады. Ай дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән терлекче-белгечләр хакимият тарафыннан 10, 5, 3 мең сум күләмендә акчалата хөрмәтләүләргә лаек булдылар.
 

Терлекчелек тармагының иң актуаль мәсьәләләрен чагылдырган  язма  "Актаныш таңнары" газетасының җомга санында чыгачак. Анда барысы да бар: алдан баручылар да, арттан чабучылар да, хезмәткә түләү, кыскасы, безнең яшәеш! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев