Актаныш

25 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Киләсе елда пар күгәрчен кайсы җирлекне үз итәр? (+ФОТОЛАР)

Киләчәктә мондый нәтиҗә ай саен ясалып барачак. Күчмә күгәрченнәрнең кайсы җирлекләргә “куначагын” да тынгысыз хезмәт һәм вакыт күрсәтәчәк.

20 декабрь көнне Актаныш, ноябрь белән беррәттән, елның 11 аена да райондагы туучылар, үлүчеләр, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлеген анализлап, нәтиҗә ясады. Киңәшмәне район башлыгы Э.Н. Фәттахов алып барды. "Яшьлек" МҮдә оештырылган чарага җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, полиция вәкилләре, гомум-гамәли табиблар чакырулы иде.


25 форма-киңәшмәнең ай саен камилләшә баруын азсызыкламый мөмкин түгел. Әле ел башында гына  залда утыручылар саннарга “чумып” утырса, хәзер аның структурасына тел-теш тигезерлек сәбәп  юк. Катнашучылар хозурына тәкъдим ителгән слайдлар аша райондагы яшәешне күзаллау кыенлык тудырмый.  Районның  Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Фоат кызының бу юнәлештәге хезмәте киңәшмә эшен шактый җайлаган, чыгыш ясаучылар өчен билгеләнгән регламент та вакытны бушка сарыф итәргә юл куймый. 

Агымдагы елның соңгы аен йомгакларга да санаулы көннәр калып бара. Елны уңай күрсәткечләр белән тәмамлыйсы килү  теләге зур булса да, эшчәнлекне энә күзеннән үткәргәч, чын яшәешнең теләккә генә кайтып калмавы ачык чагыла. Вәзгыять белән  залда утыручыларны  Л.Ф. Нурлыева таныштырды. 


Аның сүзләреннән аңлашылганча, 2018 елның 11 аенда 370 райондашыбызны мәңгелек йортка озатканбыз, шуларның 27се ноябрь аенда бакыйлыкка күчкән. Якты дөнья белән хушлашучылар саны бик күп кебек яңгыраса да, узган елның шушы чорында 426 райондашыбызны югалтуны исәпкә алсак, үлем структурасында уңай динамика шәйләнә. 


- Гомуми тырышлык белән 56 кешене саклап калуга ирешә алганбыз,димәк,-дип искәртте бу урында район башлыгы Э.Н.Фәттахов. 


Район буенча уртача гомер озынлыгы 73,8 яшькә тәңгәл. Шөкер,бу юнәлештә дә район уңай якка үзгәреш кичерә. Бүгенге көндә гүзәл затларыбызның уртача гомер озынлыгы 79,9 яшьне тәшкил итсә, ир-атлар, ни кызганыч, алардан 12,5 елга кыскарак гомер кичерә. Аерма сагайта! Көчле затларны да озаграк яшәтәсе килә бит! 


Нигездә, Актаныш районында үлем-китемнең төп сәбәбе – гасыр афәтенә әверелгән яман чир, йөрәк-кан әйләнеше, ашкайнату системасы  авырулары. Ноябрь аенда гына да онкология 5 райондашыбызны гүргә керткән. Мондый үлем очракларын киметүнең бердән-бер юлы – халыкны вакытында тикшерү, диспансеризация үткәрүне катгыйлату, гомум-гамәли табибларның авырулар белән эшләвен ныклы контрольдә тоту. Билгеле, халыкның сәламәтлеген табиблардан гына таләп итү дә дөрес түгел. Кешеләр үзләре дә сәламәтлекләренә битараф булмасыннар иде. Кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачак. 


Ләйсән Фоат кызы үз чыгышында үлем структурасын күрше-тирә районнарныкы белән чагыштырган таблица да тәкъдим итте. Бу дөнья белән алыш-бирешләрен өзгән өлкән яшьтәге райондашларыбыз хакында да информация ирештерелде.  


Киңәшмә кысаларында иң күп спиртлы эчемлек кулланган җирлекләр аталуга да күнегә башладык кебек, тик эчүчелектән генә бизә алган юк.  Авыл башлыклары үз җирлекләрен исемлекнең иң ахырда күрергә теләгән бердән-бер таблицадыр ул, мөгаен. Әмма эчүен эчкәч, җавабын да тотарга туры килә. Бу юлы бер кеше башына туры килгән алкоголь  күләме буенча “лидерлык” Актаныш һәм Пучы авыл җирлекләрендә. “Куркыныч” таблицаны нәкъ менә шулар җитәкли. 


Эчүчелек нәтиҗәсендә райондагы авыр гаиләләр саны арта – монысы берәүгә дә сер түгел. Шулай да агымдагы елда мондый төр гаиләләрне 13кә киметә алганбыз. Билгеле, әлеге киметүгә ирешү өчен шактый көч куярга туры килгән. Ә кем исерекне айныту җиңел булачак диде соң?  Кешелектән чыгуга ике-өч ай вакыт җитсә, хәмер сөременә чорналучыны кабат  кеше хәленә кайтару  өчен еллар сарыф ителә. Иң мөһиме, ялгыш юлдан китүчегә кул селтәмәскә! Бу уңайдан район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова Чалманарат авыл җирлеген үрнәк итеп куйды. Биредә эчүчелек белән шөгыльләнүче иптәшләрне авыл җирлеге башлыгы, хуҗалык җитәкчесе, мәктәп үз контроленә алып кына калмаган, ә үз хисапларына  эчкечелектән дәвалауга алып барган. Алдагы киңәшмәдә Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтовка тәҗрибә уртаклашу юнәлешендә чыгыш әзерләргә тәкъдим ителде. 


Узган 25 формада Энгель Фәттахов җирлек башлыкларының эшчәнлеген бәяләргә дигән бурыч та куйган иде. Ләйсән Фоат кызы бу максаттан җирлекләрне берничә күрсәткеч  буенча анализлап, нәтиҗәләрне бәян итте. Монда җирлектәге үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, бер кешегә туры килгән алкоголь  күләме, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, социаль контракт буенча акчалата ярдәм, җирлектә туган балалар саны кебек мөһим фактлар исәпкә алынган. 11 айлык нәтиҗәләр буенча Актанышбаш авыл җирлегенең эшчәнлеге иң югары бәягә лаек булса, ноябрь аенда бу күрсәткеч Усы авыл җирлегендә мактауга лаек. Бу уңайдан Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев Энгель Фәттахов кулыннан тынычлык символы булган  пар күгәрчен сынын кабул итеп алды. Киләчәктә мондый нәтиҗә ай саен ясалып барачак. Күчмә күгәрченнәрнең кайсы җирлекләргә “куначагын” да тынгысыз хезмәт һәм вакыт күрсәтәчәк. 


Алга  таба районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Ләйсән Фоат кызы авыл җирлекләренә оештырган рейд нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Кызганычка каршы,  комиссиядә исәптә торган гаиләләргә еш кына менә шушы рейдлар вакытында яңалары өстәлә. Бу юлы да исемлекне ике яңа гаилә тулыландырган. Шулай да балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең эше үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирә.  Комиссия вәкилләре даими “кунак”ка әверелгән гаиләләрдә,  әкренләп булса да, тәртип урнаша, аналар эчкечелектән дәвалана, балалар ана назына тиенә. 


Ләйсән Нурлыева фикеренчә, җирлекләрнең үзләрендә КДН комиссияләре тулы куәттә эшләсә, нәтиҗә тагын да яхшырак булыр иде.  Мондый гаиләләр бер авылны да бизәми, әлбәттә. Алар район комиссиясенә мактанып күрсәтә торган контингент та түгел. Тик бу гаиләләрне яшереп яту да мәгънәсезлек.  Мәктәп җитәкчелеге дә  укучының гаиләсендә кимчелекле яклар сизсә, беренче сигналны авыл башлыгына хәбәр итәргә тиеш. Чөнки бу - уртак бәла. Һәм иң элек проблеманы   җирлек үзе чишеп карага бурычлы. Моның өчен Актаныштан килгән комиссияне көтеп утырасы түгел.  
Ни кызганыч, бүген Актанышның үзендә әлеге комиссия, гомумән, юк. Кайбер җирлекләрдә  исә аның составы тулы түгел. Җирлекләр рейдларда полиция вәкилләренең булмавыннан зарлана. Кайвакыт нәкъ менә аларның ярдәме кирәк була, чөнки хәл кизәнүгә, кул күтәрүгә кадәр барып җиткән чаклар бар. Киләчәктә бу кимчелек тә уңай якка хәл ителсен иде. 


Гадәттәгечә, киңәшмәдә Росиия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов та тармак эшчәнлегенә анализ ясады. Сүз балигъ булмаган балаларга карата кузгатылган җинаять эшләре,  исәпкә бастырылган яшүсмерләр хакында барды.  Законсыз алкоголь продукциясе сатуны булдырмау юнәлешендәге эшчәнлек тә яктыртылды. Сүз уңаеннан, агымдагы елда 115 автомобиль йөртүче исерек хәлдә руль артында тоткарланган, полиция хезмәткәрләре тарафыннан 6000 артык протокол төзелгән. 


ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариева исә үз чыгышында Уразай, Такталачык, Актаныш, Чалманарат җирлекләрендә оештырылган рейдларга нәтиҗә ясады. Ландыш Фирдәвис кызы ялгыз яшәүчеләр проблемасын да  да читләп үтмәде. Бүгенге көндә район буенча 17 ялгызак ярдәмгә мохтаҗ. Җирлек башлыкларына бу проблеманы тиз арада хәл итү бурычы йөкләнде.


Ел дәвамында туучылар, үлүчеләр, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлек 11 тапкыр сүтелеп җыелган.  Әмма кайбер тармакларда телгә алып мактардай үзгәрешләрнең генә булмавы эчне пошыра.  Яман яклар яхшылыкны күрергә комаучаулый, кимчелекләр ныклы адым белән алга атларга ирек бирми. Әмма яңа елдан бар да үзгәрәчәк дип  көтеп кенә утырырга  да ярамый. Максатыбыз да билгеле, бердәмлек тә бар, яшәешне  яхшы якка үзебезгә үзгәртергә кирәк! 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: