Актаныш

25 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Саннар түгел, район өстендә “канат җәйгән” үлем куркыта

Хәер, бу юнәлештә район тулы бер план булдырган, бу юлы да таякның авыр башы җирлек башлыкларына төшәр кебек. Алар алдына үз буйдакларын барларга, аларның өйләнмәү сәбәпләрен ачыкларга дигән бурыч куелды. Шуңа өстәп, ялгызларны берләштереп гаилә кордыру, яшь гаиләләрнең бәби тапмый тору сәбәпләрен ачыклау да алар җилкәсендә.

Райондашларыбызның яшәү рәвешен тирәнтен өйрәнүгә, саклап калуга, киләчәкне кулдан килгән кадәр тотырыклы итүгә юнәлдерелгән 25 форма-киңәшмә райондагы иң әһәмиятле чараларның берсе булып тора. Күпмедер дәрәҗәдә хаталар өстендәге эш кебек кабул ителә ул. Әмма без һаман бер басып ияләшкән тырма өстенә кабат-кабат басабыз, мөгаен, хаталар төзәтелеп бетмидер... 

24 октябрь көнне район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән киңәшмә авыл башлыкларын, мәктәп директорларын, гомум-гамәли һәм участок табибларын, полиция вәкилләрен янә бер йодрык итеп туплап, бүгенге яшәешнең ни хәлдә булуын “алсу күзлекләрне” салып карарга мәҗбүр итте. 

Районда ай саен мондый анализ ясала икән, билгеле, аның нәтиҗәсе дә булырга тиеш. Бар да кебек ул, әмма канәгатьләндерми. Юкса, Актанышта авыр гаиләләр белән эш бер генә минутка да туктап тормый, балаларның язмышы махсус контрольдә, КДН комиссияләре даими рейдлар үткәрә, эчкечелеккә дә район “чәчәк атып утыру” мөмкинлеге бирми, халыкның сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә уңай динамика күзәтелә. Тик... тик барыбер нидер җитми. Әллә соң, киресенчә, үз яшәебезгә битарафлык чамасыннан артып китәме? 


Районда бүгенге көндә рәсми теркәлгән 30 154 кеше гомер кичерә. Беренче карашка бу сан шактый күп кебек. Әмма айлык статистиканы карап, туу һәм үлем динамикаларын чагыштыргач, болай дәвам итсә, ярты Актаныш кырылып бетәр төсле булып китә. Ни өчен дигәндә, 9 айлык нәтиҗәләр күрсәткәнчә, районда үлүчеләр саны туучыларныкын ике тапкырга узып киткән: 2019 елда 164 нарасый якты дөньяга аваз салган, әмма шушы вакыт аралыгында 343(!!!) кеше фани дөнья белән алыш-бирешен өзеп, кайтмый торган җиргә киткән. Шуларның 59ы – эш яшендәгеләр. Сентябрь аенда гына да 33 кеше мәңгелек йортта урын алган. Ике кеше җир өстендә җимерттереп эшләү яшендә җир астында ята. Өстәвенә, 79 яшьлек абзый үз гомерен бауга менү юлы белән чикләгән. Бу карт та районның статистиканын тискәреләү өчен менмәгәндер бит бауга. Аның нигезендә нәрсә ятканын җирлек башлыгы булса да тикшердеме икән? Саннар түгел, район өстендә “канат җәйгән” үлем куркыта. 


Ел дәвамында 111 гаилә теркәлгән дигән сүзгә сөенергә дә җитешеп булмады, чөнки аның артыннан ук аерылышучылар саны яңгырады – ел эчендә районда 61 гаилә таркалган. Мондый статистикадан соң демографиянең ни өчен артмавын аңлатып торасы да юк кебек. Район ЗАГС бүлеге вәкилләре дә аерылышу сәбәпләрен атый алмады. Шулай да парларның зур күпчелеге суд карары нигезендә мөнәсәбәтләрен рәсми туктата. Инде шактый еллар аерым яшәсәләр дә, бу авыр процессны алар быел гына башкарып чыккан. 

Гомумән, 2018 ел белән чагыштырганда, районда барлык начар күрсәткечләр дә үсештә. Хәтта буйдак ирләр белән кияүдә булмаган хатын-кызларның да саны әкренләп артып ята. Парлап, рәсми төстә теркәлеп артсалар сөенеч эчкә сыймас иде. Юк, монда да көенәсе генә кала. Юкса, парсызларны парлы итү, түбән булган табигый үсешне күтәреп җибәрү юнәлешендә республикада да киң колачлы эш башларга торалар. Милли проект буйдакларның санын кискен киметергә тиеш. Тик менә район эчендә теркәлгән 775 өйләнмәгән асыл затка 775 кәләшне каян гына табып бетерербез!? Хәер, бу юнәлештә район тулы бер план булдырган, бу юлы да таякның авыр башы җирлек башлыкларына төшәр кебек. Алар алдына үз буйдакларын барларга, аларның өйләнмәү сәбәпләрен ачыкларга дигән бурыч куелды. Шуңа өстәп, ялгызларны берләштереп гаилә кордыру, яшь гаиләләрнең бәби тапмый тору сәбәпләрен ачыклау да алар җилкәсендә. Тик менә буйдак ир-атлар һәм ялгыз хатын-кызлар гына бу яңалыкны ничек кабул итәр икән? Ике кешелек юрган астына “керү” дөрес булырмы? 


Шулай да әлеге милли проектның бер өлеше күңелгә хуш килде: ул да булса, ялгызлар танышу, аралашу өчен мәйданчыклар булдыру. Кем белә, бәлки оешу урыннары җанланып китсә, башка ягы да җайланыр. 


Райондагы авыр гаиләләр белән эшчәнлек, ай дәвамында оештырылган рейдлар бу юнәлештәге тотрыклылыкны саклап калуга ирешеп килә. Әмма ара-тирә авыр гаиләләр исемлеген тулыландырып торучылар барлыкка килеп тора. Соңгы елларда Актанышның үзендә шактый

 

теркәлә алар. Бу, беренче чиратта, Актаныш авыл җирлегенең КДН комиссиясенең тиешенчә эшләмәү нәтиҗәсе. Яшереп калдыру юлы белән генә ул гаиләләрне нормаль тормышка кайтарып булмавын аңларга вакыттыр инде, юкса. 


Сентябрь аенда район КДН комиссиясенең чираттагы рейды Татар Суыксуы җирлегенә оештырылган. Биредә 6 авыр гаиләдә 12 бала тәрбияләнә. Район буенча исә мондый гаиләләрнең саны 89. Аларда 190 бала исәпләнә. Социаль яктан куркыныч гаиләләр дә район җитәкчелегендә урынлы борчу тудыра. Өстәвенә, аларның саны да үсештә. Сентябрь аенды гына да Актаныш һәм Уразай җирлекләрендә шундый контингент теркәлгән. 


25 форма-киңәшмә барышында, гадәттәгечә, спитрлы эчемлек куллануга хирыс җирлекләр аерым аталды. Район буенча ай буена җан башына 1,28 литр хәмер эчкәнбез. Юньле эшкә акча табылмаса да, шайтан суын сатып алырга анысы да табыла райондашларда. Шешәгә салсак, бер кеше өчне бушаткан килеп чыга. Монда да сөенерлек урын юк: элеккерәк елларда өч кешегә бер шешә аракы эчү “модасы” актуаль иде. Хәзер өч кеше берләшсә, 9 шешә хәмер кулланыр микән? 
Эчүнең кая илткәнен барыбыз да белә. Район эчке эшләр бүлегендә трекәлгән тәртип бозуларның, гаилә җәнҗалларының күбесенең башында да шушы хәмер тора. Ел башыннан гаиләләрдә 79 җәнҗал теркәлгән. Ай саен, уртача, 9 гауга дигән сүз бу. Әле монысы полициягә барып җиткәне генә. 9 ай буена 107 машина йөртүче “права”сыннан колак каккан. Монда да иң зур “рәхмәт”не аракыга әйтергә кирәк. 


Районда тагын бер авырткан урын – ул да булса, ялгызак тормыш алып баручы өлкәннәр. Аларның гомуми саны егерме. Җирлек башлыклары шактый көч куеп ялгыз карт-корыны картлар йортына да урнаштырып карый. Юк, алар кабат туган нигезләренә – салкын, яшәү өчен бернинди шартлар булмаган йортларына кире кайта. Кышкы чорга кергәндә әлеге проблема аеруча актуальләшә. Ул-бу булса, җавапны җирлек башлыклары бирәчәк бит. Шуңа күрә дә һәр ялгызакка социаль хезмәткәр беркетү бурычы куелды: төнне исән-имин чыкканнарын булса да контрольдә тоту өчен. 

Кыскасы, районны яшәтик дисәк, бер генә минут та кул кушырып утырырлык түгел. Җитәкчеләр корпусыннан да уяулык, игътибар сорала. Бер генә кеше гомерен саклап калуга ирешсәк тә, бу үлем структурасын артка чигенергә мәҗбүр итәчәк. Өстәвенә, республика да безнең 25 форма-киңәшмә тәҗрибәсен башка районнарга үрнәк итеп куя башлады. Ягъни, Татарстан безнең эздән барырга исәп тота. Шулай булгач, бу юнәлештәге эшчәнлеккә кул селтәргә һич ярамый. 


Кешеләрнең гомерен саклап калу, аларның яшәешен яхшырту максатында Актаныш районында саллы эшләр башкарыла. Алар киләчәктә дә дәвамлы булачак. Әмма бу эшнең нәтиҗәсен күрү өчен халык үзе дә битарафлык күрсәтмәсен иде. Утырышта чыгыш ясаган табиб әйтмешли, беренче чиратта барысы да Ходай Тәгаләдән торадыр, сүз дә юк. Әмма ул да сакланганны гына саклармын дигән бит. Без дә бер-беребезне саклап яшик әле, җәмәгать! 


Гадәттәгечә, 25 форма-киңәшмә ахырында авыл җирлекләре башлыкларының рейтингы чыгарылып, ай эчендә иң нәтиҗәле эшчәнлек алып барган җирлек башлыгына пар күгәрчен сыны тапшырылды. Хезмәтне югары бәяләүче әлеге алгарыш символына бу юлы Югары Яхшый авыл җирлеге ия булды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: