25 ФОРМА: Сез сорадыгыз – без санап бирдек дип кенә булмый! Үзгәреш кирәк!
Типсә,тимер өзәрлек эш яшендәге 48 кеше нигә егылып үлгән? Ни өчен соңарып куелган диагноз райондашыбызны гүргә керткән? Ни өчен диспансеризация нәтиҗәсенә “сәламәт” дип табылган кеше бүген исәннәр арасында юк?
Актаныш районында яшәүчеләрнең сәламәтлеген, яшәү рәвешен, җирлек халкының исәбен барлауга йөз тоткан 25 форма киңәшмәнең быелның җиде ай йомгакларына багышланганы да, гадәттәгечә, үз эшен "Яшьлек"нең шыгрым тулы залында башлап җибәрде. Җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, табиблар, полиция вәкилләре катнашкан җыелыш белән район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелек итте.
Бәлки үлем сәбәпләре хастәханәгә барып тоташадыр?
Бу юлы да, иң беренче булып,район башлыгы урынбасары Илфак Бариев демографик торыш хакында хисап тотты. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үлүчеләр санын 14кә киметүгә ирешкәнбез икән. Аның каравы, туучылар артмаган да, кимемәгән дә. Аңлашылганча, бу юнәлештә алга бару күренми. Сентябрь аенда июльдә бакыйлыкка күчүчеләрне санап утыру да ниндидер нәтиҗә ясау максатыннан эшләнми кебек тоелды. Табиблар тарафыннан битарафлык дип бәяләп була моны, сез сорадыгыз –без санап бирдек, янәсе. Санарга кирәкми бит, җәмәгать, сезнең бурыч - гомеркәйләрне саклап калу. Типсә,тимер өзәрлек эш яшендәге 48 кеше нигә егылып үлгән? Ни өчен соңарып куелган диагноз райондашыбызны гүргә керткән? Ни өчен диспансеризация нәтиҗәсенә “сәламәт” дип табылган кеше бүген исәннәр арасында юк?
Мондый сораулар ай саен бирелә 25 форма барышында. Җаваплары гына канәгатьләндерми. Илфак Шамил улы хастәханә белән даими элемтә дә булдырган үзе. Аны да борчый бу вәзгыять. Бәлки, чыннан да, диспансеризацияне көне килеп җиткәч кенә, үттеме – үтте дигән тамга өчен түгел, ә авыруларны ачыклау өчен, тирәнтен үткәрә башларга кирәктер? Бәлки бу эшкә ныклап авыл җирлеге башлыкларын тартыргадыр? Авыл халкы,аның сәламәтлеге өчен беренче чиратта алар җаваплы бит! Бәлки вафат булган кешенең гомум-гамәли табибын 25 форма киңәшмәдә экраннарга чыгарырга кирәктер?
Энгель Нәвап улы да районда үлем очракларын максималь дәрәҗәдә киметүне таләп итеп куйды. Кеше эш яшендәме, лаеклы ялдамы –ул яшәргә тиеш. Актаныш районы буенча уртача гомер озынлыгын арттыру да төп максатларның берсе. Хәер,үлем сәбәпләрен әле дә булса эчкечелеккә сылтап калдырырга тырышабыз. Кайбер авыл башлыклары да вафат булучы хакында сораша башлагач, “эчкече иде бит ул”, дип җаваплый. Эчкәч, үлсә дә ярыймы? Рәхәттән эчә башламагандыр бит ул кеше дә! Бәлки, вакытында сигнал бирергә кирәк булгандыр,ярдәм итәргә омтылырга? Эчсә дә Актанышныкы инде ул, эчмәсә дә безнеке – күрше районга озатып булмый!
Балалар язмышы борчу уята
Күрше район дигәннән, чит районнардан,шәһәрләрдән бик теләп яшәргә киләләр Актанышка, соңгы елларда аеруча. Әмма районда төпләнүче килмешәкләр күп очракта автомат рәвештә яшәү шартлары авыр булганнар исемлеген тулыландырып куя. Андыйлар бит үзебездә дә шактый (164!). Шундый гаиләләрнең 62сендә балалар тәрбияләнә. Берәүгә дә сер түгел,мондый төр гаиләләрдә эчкечелек, тотрыксыз тормыш рәвеше чәчәк ата. Күзләрен хәмер сөреме каплаган ата-аналарның балаларын күрмәве гаҗәп түгел. Бу нарасыйлар өчен җаваплылыкны махсус комиссия үз өстенә алган. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыева үз чыгышында нәкъ шушы гаиләләргә тукталды. Залда утыручыларга Актанышбаш һәм Татар Суксу авыл җирлекләрендә яшәүче 11 гаиләнең яшәү рәвеше фотосурәтләр аша тәкъдим ителде, урынбасар тарафыннан аларга җентекле анализ ясалды,фамилияләре аталды. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе бу гаиләләрдә даими кунак, тик көтеп алынган гына түгел. Андыйларның капкасы аша эчкә үткәндә комиссия вәкилләрен нәрсә сагалап торуын беркем дә әйтә алмый: ачы сүгенү сүзләре,исерек янаулар гына булса бер хәл, пычак, балта күтәрергә дә күп сорамый әти-әниләр. Алдагы рейдларда күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, комиссия белән бергә полиция вәкиленең булуы да шарт итеп куелды утырыш барышында. Авыл башлыклары тарафыннан да даими контроль кирәклеге ассызыкланды.
Картлык шулай килде мени?
Авыр гаиләләрнең 50сен ялгыз яшәүче картлар тәшкил итә. Алар хакында ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариева бәян итте. Нигездә, бу контингент баласыз картайганнардан гыйбарәт. Әмма араларында үз балаларына кирәксезләр дә,эчүчеләр дә җитәрлек. Бүген мондыйлар ярымҗимерек йортларда, хәтта мунча,сарайларда калган гомер йомгакларын сүтү белән шөгыльләнә. Бер райондашыбыз землянкада яшәп ята икән – ә урамда XXI гасыр, җәмәгать! Кайберләренең йортында газ үткәрелмәгән, электр чыбыклары алыштырылмаган – фаҗига килеп чыгуын көт тә тор! Хәлләр көзге-кышкы чорда аеруча кискенләшә - җылыныр өчен тимер мичләр, электр җылыткычлары кулланылышка керә.Район башлыгы Э.Н.Фәттахов тиз арада бу кимчелекләрне юкка чыгарырга боерды. Кирәк кадәр ярдәм итәргә дә ышандырды ул. Бәла-каза килеп чыкса, җавапны авыл башлыклары бирәчәк – бу хакта да кисәтелде залда утыручылар.
Иң кызыгы (бәлки, кызганычыдыр да), бүген ялгызак әби-бабайларны Пучыда урнашкан картлар йортына урнаштыру мөмкинлеге бар, тик картларның үзләрендә бару теләге юк. Катып-туңып яшәсә яши, әмма анда бармаска җан-фәрман тартыша алар.
Йомгак сүз
25 форма киңәшмәнең кайсы өлешенә кагылма, барысында да кеше язмышлары ярылып ята. Картмы ул – яшьме, ятимме – әти-әнилеме, авырумы – сәламәтме, исерекме – айныкмы, ялгызмы – гаиләлеме – алар безнекеләр. Актаныш районы аларның һәрберсе өчен җаваплы. Авыл башлыклары да, табиблар да, полиция хезмәткәрләре дә,мәктәп директорлары да аңларга тиеш: алар кулында кеше язмышлары, күп очракта яралы язмышлар. Шуны ныклап төшенми торып, үлем структурасын да, исерекләр санын да киметеп булмаячагы көн кебек ачык. Кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Сезнең бурыч – халыкның кешечә яшәвен тәэмин итү.
Автор сүзе: язмада махсус рәвештә саннарга басым ясалмады, җирлек исемнәре, фамилияләр күрсәтелмәде. “Безнекеләр” дигән сүзнең мәгънәсен ачу иде максат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев