Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

25 ФОРМА: "Сез яшергәнне без тапсак, карагыз аны!" (+ ФОТОЛАР)

Шунысы җанга тиде: җирлек башлыкларының эшчәнлеген чагылдыручы рейтинг гамәлгә куелганнан бирле, авыл хакимнәре авыр гаиләләрен яшерә башлаган. Ни өчен алай итүләре генә аңлашылмый!

Актаныш районында бүгенге көндә рәсми төстә теркәлгән 30 154 кеше яши. Беренче карашка, бу сан шактый күп кебек тоелырга мөмкин. Ләкин агымдагы елның дүрт аенда 158 райондашыбызның “кайтмый торган җир”гә китүен ишеткәч, күңелгә шом үрмәли. Бетүгә таба барабыз түгелме соң? 2018 елда барлыгы 402 райондашыбыз вафат булган. Болай дәвам итсә, 2019 ел ахырын нинди саннар  белән каршыларбыз – уйларга ук куркыныч. 

71 ир-ат һәм 87 хатын-кыз  - дүрт ай дәвамындагы югалтулар, вакытында ярдәм кулы сузмау,  саклап кала алмау нәтиҗәсе буларак 25 форма -киңәшмә барышында яңгыратылган саннар бу. Апрель аенда исә мәңгелек йортка күчүчеләрнең саны 41гә тәңгәл - 18 ир заты һәм 23 хатын-кыз.  


Әллә туучылар бөтенләй юкмы диярсез сез. Дүрт ай дәвамында 36 гаилә таркалган – аларның башында бала табу, демографияне уңай якка үзгәртү  кайгысы бардыр дип уйлыйсызмы? Аерылышу сәбәпләрен сорый башлагач,  җаваплы вәкилләр иңсә селкетә – янәсе, характерлары туры килмәгән. Аерылышу хакындагы һәр гаризага шушы сәбәп языла , ә чынлыкта аның нигезендә нәрсә ята соң? Шуны ачыкламый торып, районда шактый популярлашкан “аерылышу модасын” тыеп-туктатып булмаячак, монысы бәхәссез. 


Хәер, Актанышта туучылар, үлүчеләр, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлекне  анализлап, нәтиҗәләр ясый торган 25 форма-киңәшмә кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева аерылышуга китергән төп өч сәбәпне атады: эшсезлек, акча җитмәү һәм эчкечелек. 


Уйлап баксаң, үлем структурасының артуында, балалар тууның кимүендә, тотнаксыз тормыш рәвеше алып барган гаиләләрнең әледән-әле теркәлүенең башында нәкъ шушы эчкечелек тора. Әмма бөтен золымнарның башында торган хәмер бик күп эшмәкәрләр өчен төп керем чыганагы да бит әле. Сүзем кибет киштәләрендә сатылган алкоголь хакында. Ашамасак – ашамыйбыз, киенмәсәк – киенмибез, әмма дә ләкин эчми тора алмыйбыз, җәмәгать. Моны район җирлекләрендәге айлык хәмер сату күрсәткечләрен чагылдырган  таблица да раслый.  


Иске Байсар, Иске Кормаш, Актаныш, Татар Суксу, Киров, Пучы, Чуракай, Теләкәй авыл җирлекләре бу юнәлештә кызыл зонада, ягъни аларда бер кеше башына туры килгән хәмер күләмен исәпләр өчен рюмка гына җитми.  Кайбер җирлек башлыклары исә акка кара белән язылган дөреслекне инкарь итәргә маташты, янәсе хәмерне авыл халкы гына түгел, ә күрше җирлекләр дә, трассадан үтүчеләр дә ала.  Ә сез, мөхтәрәм башлыклар, Иске Айман, Әтәс, Түке, Кәзкәй, Усы авыл җирлекләреннән үрнәк алыгыз да, бер айга булса да аракы сатуны тыеп торыгыз. Чыннан да, ураза аенда хәмер сатуны тыйган биш авыл җирлеге җитәкчесе киңәшмә барышына район башлыгы Э.Фәттахов тарафыннан  макталды. Макталырлык, үрнәк алырлык адым чөнки. 

Башкалар да үрнәк алса, бәлки районда уңай үсеш динамикасы сизелә башлар, бәлки үлем чигенер, сабыйлар күбрәк туар, гаиләләр саны артыр иде! Кешене өмет яшәтә бит,  җәмәгать, шуны онытмыйк! 

Юкса,  ай саен кара җир куенына иңдерелгән  кырыктан артык  кеше, таркалган 12ләп гаилә  ел башыннан якты дөньяга  аваз салган 85 нарасый өчен сөенергә мөмкинлек калдырмады.  Ә бит бу сан, узган елга карый, үсештә. 

Ләйсән Фоат кызы 25 формада катнашкан җирлек башлыкларын, мәктәп директорларын, полиция вәкилләрен, гомум-гамәли табибларны тетрәнергә мәҗбүр иткән тагын бер фактны яңгыратты – ел башыннан Актаныш районында 9 кеше үз гомерен бауга менү белән чикләгән. Тормыш белән бу рәвешле алыш-биреш ясау саф татар районы өчен бөтенләй хас булырга тиеш түгел кебек бит. Нишлибез без, райондашлар? 8 көчле затның  башын элмәккә тыгарлык нинди кайгысы булган? Ни өчен үзе гомер бүләк итәр өчен яратылган хатын-кыз үз гомерен шул рәвешле чикләгән? Психологик ярдәмсез, мөгаен, бу сорауларга җавап биреп тә булмыйдыр. Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова да үз чыгышында шундыйрак фикер җиткерде.

Бәлки, чыннан да, районда психологик ярдәм күрсәтү үзәге ачар вакыт җиткәндер? Эш кыенсынудан, оялудан үтеп бара кебек. Иң мөһиме, мондый ярдәм күрсәтү өчен махсуслаштырылган затлар “тишек савыт” кебек булып, проблемасына чишелеш эзләп килүченең шәхси тормышы бөтен халыкка фаш ителмәсен иде – мондый теләкне залда утыручылар да әйтте. 


Бу юлы да киңәшмәдә райондагы авыр гаиләләр, балигъ булмаган балалар белән алып барылган эшчәнлеккә  мөһим урын бирелде. Бу өлкәдәге саннар белән залда утыручыларны Л.Ф. Нурлыева таныштырды. Нигездә, саннар бер тирәдә тибрәлә: бер гаилә әлеге кара исемлектән төшерелсә, аның урынына яңасы пәйда була. Аерма бары тик гаиләдәге балаланың санында гына. 


Май бәйрәмнәренең озын-озак ялларында да балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе кул кушырып утырмаган:  барлык социаль куркыныч гаиләләргә рейдлар оештырылган, җирлекләрдән кергән сигналлар тикшерелгән. Сүз уңаеннан, комиссия рәисе Ләйсән Фоат кызы җирлек башлыкларына, мәктәп директорларына инде бүгеннән җәйге ялларга ныклы әзерлек чаралары күрә башларга киңәш итте. Санаулы көннәрдән  гаять куркыныч чор  башлана – мәктәпләрдә укулар тәмамлана, каникуллар башлана. Балалар мондый чорда, күп очракта, үз-үзләренә, гаиләләренә тапшырыла. Сакчы ролен үтәгән мәктәпләр җәйге ялларда дилбегәләрен йомшартмасын иде! Авыр гаиләләрдәге балалар  җәйге лагерьларга урнаштырылырга тиеш. Аларның исәнлеге  өчен җавап тотасы була – шуны истән чыгармасагыз иде. Билгеле, бу эштән авыл башлыклары да читтә калырга тиеш түгел. Җирлекләрдә мондый гаиләләр барлыкка килүгә юл куелган икән – алар өчен җаваплылык та сезнең өстә. 


ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариева да үз чыгышыда авыр гаиләләргә, ялгыз яшәүчеләр проблемасына тукталды.  

Шунысы җанга тиде: җирлек башлыкларының эшчәнлеген чагылдыручы рейтинг гамәлгә куелганнан бирле, авыл хакимнәре авыр  гаиләләрен яшерә башлаган. Ни өчен алай итүләре генә аңлашылмый! Ул-бу була калса, җирлекнең эчеп үлгән гражданын башка җирлеккә теркәп булмаячак бит – ул барыбер сезнеке! Авыр гаиләләрдә фаҗига теркәрсә дә, җавапны сез бирәчәксез! Югарыдагыларны алдыйм дип, үзегез алданмыйсызмы? 


Хәер, бу уңайдан Энгель Нәвап улы җирлек башлыкларына үз сүзен әйтеп куйды: “Сез яшергәнне без тапсак, карагыз аны!”  - кыска да, аңлаешлы да. 


Җирлек башлыклары рейтингына кабат әйләнеп кайтсак, апрель ае нәтиҗәләре буенча алдынгы җирлек билгеләнде. Бу юлы Кәзкәй авыл җирлегенең эшчәнлеге югары бәягә лаек булды. Бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Хөрмәев Энгель Фәттахов кулыннан тынычлык символы булган пар күгәрченне кабул итеп алды.

Райондагы рәсми төстә хәмер сату теркәлмәгән бердән-бер җирлек буларак хөрмәткә лаек ул. Тик башка җирлек башлыклары  кәзкәйлеләрне күршеләрдән хәмер сатып алуда гаепләде – шундый имеш-мимеш йөри, тик кулларыннан тоткан юк. Ә айлык рейтингның  объективлыгына шикләнер урын юк кебек – үзебезне үзебез алдап ятмыйбыздыр бит инде! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев