Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

26 май – Россия эшмәкәрләре көне

Эшмәкәрлек елдан-ел тормышыбызның барлык өлкәләренә дә ныграк үтеп керә. Кече һәм урта бизнесны үстерү - республика җитәкчелеге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Безнең районда да кече һәм урта бизнес өчен бөтен шартлар тудырыла. Әлеге тармак эшчәнлеге районыбыз үсешендә зур әһәмияткә ия. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр район халкы өчен яңа эш урыннары булдыралар....

Эшмәкәрлек елдан-ел тормышыбызның барлык өлкәләренә дә ныграк үтеп керә. Кече һәм урта бизнесны үстерү - республика җитәкчелеге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Безнең районда да кече һәм урта бизнес өчен бөтен шартлар тудырыла. Әлеге тармак эшчәнлеге районыбыз үсешендә зур әһәмияткә ия.
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр район халкы өчен яңа эш урыннары булдыралар. Хезмәт күрсәтү төрләре арта, бюджетыбыз тулылана. Районның иҗтимагый тормышында актив катнашып, алар бик теләп иганәчелек ярдәме күрсәтәләр.
Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Һөнәри бәйрәмегез белән сезне! Хәйрия акцияләрендә катнашып, сез балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль учреждениеләргә зур ярдәм күрсәтәсез. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә!
Актаныш халкы өчен булган заманча идеяләрегез киләчәктә дә уңышлы тормышка ашсын, бизнесыгыз чәчәк атсын. Гаиләләрегездә иминлек, сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев