Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

27 гыйнвар – Алдынгыларның район җыены

Хөрмәтле райондашлар, хезмәт уңганнары! 2016 ел үзенең уңышлары, мәшәкатьләре белән артта калды. 2017 елга аяк бастык. Узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясыйбыз. Кайсы тармакны алсак та, һәркайсында үз эшенең осталары хезмәт куя. Уңган райондашларыбызның хезмәте югары бәяләнергә хаклы. Нинди генә финанс кыенлыклары булуга карамастан, ел йомгаклары буенча бәйрәм уздыру традициясен дәвам...

Хөрмәтле райондашлар, хезмәт уңганнары!
2016 ел үзенең уңышлары, мәшәкатьләре белән артта калды. 2017 елга аяк бастык. Узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясыйбыз. Кайсы тармакны алсак та, һәркайсында үз эшенең осталары хезмәт куя. Уңган райондашларыбызның хезмәте югары бәяләнергә хаклы. Нинди генә финанс кыенлыклары булуга карамастан, ел йомгаклары буенча бәйрәм уздыру традициясен дәвам итү - төп максатларыбызның берсе. Аны терлекчеләребез, игенчеләребез, төзүчеләребез, башка тармак хезмәтчәннәре үзләре дә түземсезләнеп, зур өметләр белән көтеп алалар.
2016 елда да табигать шартлары җиңелләрдән булмады, шуңа карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур уңышларга ирештеләр. 141 мең тонна икмәк, 29 мең тонна ит, 62 мең тонна сөт җитештерелде.
Терлекчелекне үстерү, малларның санын арттыру, продукция җитештерүчәнлекне яхшырту буенча нәтиҗәле эшләр башкарыла.
2016 елда төзелештә 884 млн сумлык эш башкарылды. Авыл җирлекләре асфальт юл белән тоташтырыла, урам юллары ныгытыла. Торак төзелеше, капиталь төзекләндерүләр, социаль-мәдәни объектларны төзү-реконструкцияләү кебек эшләр алга таба да дәвам итәчәк. Дәүләт программаларында катнашып, тормыш-яшәешебезне яхшыртуга быел да максатчан эшләр билгеләнде. Шәхси эшчәнлекне үстерү буенча да алда торган бурычлар мәгълүм, аларга ярдәм итәргә кирәк.
Һәрбер коллектив, һәрбер хезмәткәр 2017 елга да зур максатлар куйгандыр. Без ышанабыз: хезмәт күрсәткечләре узган елгыдан ким булмас, киресенчә, яңа технологияләрне максатчан кулланып ирешкән уңышлар тагын да зуррак булыр.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне алдынгылар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә имин, тыныч тормыш һәм иң мөһиме - ныклы сәламәтлек телим. Хезмәт бәйрәме мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев