27 июньдә Казанның Теннис академиясендә Президент праймеризы үтәчәк
Президент праймеризында республиканың төрле иҗтимагый оешмалары тарафыннан тәкъдим ителгән 4 кандидатның катнашуы көтелә. Алар арасында республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миннеханов, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе экс-президенты Олег Морозов бар.
Бу көнне праймеризда катнашучы 1636 сайлаучыларның тавыш...
Президент праймеризында республиканың төрле иҗтимагый оешмалары тарафыннан тәкъдим ителгән 4 кандидатның катнашуы көтелә. Алар арасында республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миннеханов, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе экс-президенты Олег Морозов бар.
Бу көнне праймеризда катнашучы 1636 сайлаучыларның тавыш бирү нәтиҗәләреннән чыгып төзелгән рейтингка карап, 4 кандидат арасыннан 3се сайлап алыначак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз