Актаныш

27 май – Китапханәчеләр көне

Китапханә - чын мәгънәсендә гыйлем хәзинәсе, кешелек ачышларының чыганагы, җәмгыять үсешенең аерылгысыз өлеше. Бүген китапханәләр мәгърифәт, уку-укыту, мәдәният, мәгълүмат бирү өлкәсендә аеруча мөһим вазифалар башкара, шул рәвешчә халыкның аң-белемгә ихтыяҗын канәгатьләндерә һәм җәмгыятебезнең бөтенлеген ныгыта. Монда үз эшен яхшы белүче, зыялы, һөнәренә тугрылыклы кешеләр хезмәт куя, аларның тырышлыгы белән китапханәләр...

Китапханә - чын мәгънәсендә гыйлем хәзинәсе, кешелек ачышларының чыганагы, җәмгыять үсешенең аерылгысыз өлеше. Бүген китапханәләр мәгърифәт, уку-укыту, мәдәният, мәгълүмат бирү өлкәсендә аеруча мөһим вазифалар башкара, шул рәвешчә халыкның аң-белемгә ихтыяҗын канәгатьләндерә һәм җәмгыятебезнең бөтенлеген ныгыта.
Монда үз эшен яхшы белүче, зыялы, һөнәренә тугрылыклы кешеләр хезмәт куя, аларның тырышлыгы белән китапханәләр югары нәтиҗәләргә ирешә.
Бәйрәм уңае белән сезгә яңа иҗади ачышлар һәм казанышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телибез. Һәр көнегез якты һәм куанычлы булсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: