Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

29 ноябрь – Әниләр көне уңаеннан Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил КАМАЕВ котлавы

Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар - дөньябызның яме. Алар - иң газиз, якын кешеләребез. Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 санлы карары нигезендә, Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне" булып билгеләп үтелә. Быел ул 29 ноябрьгә туры килә....

Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар - дөньябызның яме. Алар - иң газиз, якын кешеләребез.
Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 санлы карары нигезендә, Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне" булып билгеләп үтелә. Быел ул 29 ноябрьгә туры килә. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, аларга хөрмәт күрсәтә.
Һәр хатын-кыз үз гомерендә ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып, аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү - һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә. Ана назы - мәңгелек. Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр.
Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. Балаларыгызга терәк булып, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев