Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

4 ноябрь – Бердәмлек көне

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык....

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
Районыбыз халкы әлеге истәлекле көнне күңел күтәренкелеге белән каршылый. Ел дәвамында ирешелгән уңышларыбыз бар. Кайсы тармакны алсак та, тырышлык, бердәмлек белән югары үрләр яулана. Кешеләрнең яшәешен, тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программалары кысаларында яңа торак йортлар, социаль объектлар, юллар төзелә, авылларда гаилә фермалары сафка басып, өстәмә эш урыннары булдырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.
Хөрмәтле райондашлар, сезнең һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа бәхет-шатлыклар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев