Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

4 ноябрь – Бердәмлек көне уңаеннан муниципаль район башлыгыФаил Камаевның тәбрикләмәсе

Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Бердәм көч булып тупланганда, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузганда, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәгәндә, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән караганда гына, без үзебезне көчле халык итеп тоябыз. Иң мөһиме - кыйблабыз...

Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Бердәм көч булып тупланганда, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузганда, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәгәндә, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән караганда гына, без үзебезне көчле халык итеп тоябыз. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
Районыбыз халкы әлеге истәлекле көнне күңел күтәренкелеге белән каршылый. Ел дәвамында ирешелгән уңышларыбыз бар. Кайсы тармакны алсак та, тырышлык, бердәмлек белән югары үрләр яулана. Кешеләрнең яшәешен, тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программалары кысаларында яңа торак йортлар, социаль объектлар, юллар төзелә. Авылларда шәхси хуҗалыклар ныгый, җитештерү үзәкләре барлыкка килеп, өстәмә эш урыннары булдырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.
Хөрмәтле райондашлар, сезне 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм. Сезнең һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа бәхет-шатлыклар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев