Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

6 майда республикада көчле җил, төнлә кырау төшүе көтелә

Көндез һава температурасының максималь күрсәткече +7..+12 градус кына булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы тәүлеккә һава торышына бәйле фаразларын җиткерде. Иртәгә, 6 майда, республикада һәм Казан шәһәрендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр, җепшек кар явуы ихтимал. Көндезен дә синоптиклар, кыска вакытлы явым-төшем булыр,...

Көндез һава температурасының максималь күрсәткече +7..+12 градус кына булачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы тәүлеккә һава торышына бәйле фаразларын җиткерде. Иртәгә, 6 майда, республикада һәм Казан шәһәрендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр, җепшек кар явуы ихтимал. Көндезен дә синоптиклар, кыска вакытлы явым-төшем булыр, дип фаразлый.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитә ала. Минималь һава температурасы төнлә - 0..+5 , урыны белән һавада -1, туфракта 0..-3 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана.
Көндезен бераз җылынып, температураның максималь күрсәткече +7..+12 кадәр җитәчәк.
Казанда төнлә һәм көндез дә бераз яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә - +2..+4, көндез +9..+11 градус җылы булачак.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/05/140074/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев