Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

72 нче Җиңү язы

Җиңү бәйрәмен язгы җылы көндә (быел анысы да бүләк!), алдан ук әзерләнгән утыргычларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, район башлыгы Фаил Камаев белән бергәләп тамаша кылдылар ветераннарыбыз 9 май көнне. Барысы өч меңгә якын актанышлы Бөек Ватан...

Җиңү бәйрәмен язгы җылы көндә (быел анысы да бүләк!), алдан ук әзерләнгән утыргычларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, район башлыгы Фаил Камаев белән бергәләп тамаша кылдылар ветераннарыбыз 9 май көнне.

Барысы өч меңгә якын актанышлы Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының, әтиләренең портретларын күтәреп, Актанышның Ленин һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамнары аша үтеп Җиңү паркына килеп кергәч, бәйрәм тантанасы театральләшкән тамаша белән башланып та китте.
Актаныш районында 33 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау. Бәйрәм алдыннан Фаил Мисбах улы район баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов, район Игелек үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова белән аларның һәркайсы белән очрашып, өйләрендә булып, бәйрәм белән тәбрикләп, ветераннарның яшәү шартлары белән танышты, сорауларын-тәкъдимнәрен тыңлады, ихтыяҗларын өйрәнде. Күбесенә медицина хезмәте күрсәтүдә өстәмә ярдәмнәр кирәк. Бер ветеранга социаль хезмәткәр билгеләнәчәк. Өч ветеран читтә яши, балалары тарафыннан караулы.
Районда 2168 сугыш чоры баласы, 863 тыл ветераны. 5 май көнне алар хөрмәтенә район мәдәният йортында район ветераннарының "Гәрәбә" клубы бәйрәм концерты куйды.
8 майда сугышта катнашучы Актаныштан Тимер Фәрдиев, сугыш ветеранының тол хатыны Актаныштан Зөлкәфирә Гыйльфанова, тыл ветераны Актаныштан Фәния Талипова, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы Татар Ямалыдан Илсур Гатин, район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә, Казан шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, республика тантанасында катнашып хөрмәтләнде.
6-7 май көннәрендә район үзәге оешмаларында, 8 май көнне авыл җирлекләрендә сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү кичәләре, тантаналы митинглар үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев