Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

90 ЯШЬКӘ АЯК БАСКАНДА: Актаныш районының аксакаллары гомер бәйрәмнәрен каршы ала (+ФОТОЛАР)

Гыйнар аенда гына да Актаныш районының 16 мөхтәрәм заты 90 яшьлекләр сафына баса – ачлык-ялангачлыкны үз күзләре белән күргән, күмәк хуҗалыклар оешу, Бөек Ватан сугышы һәм социализм төзү кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты булган мондый затларның матур тормыш кичереп, бүгенге имин тормышта яшәүләре үзе үк зур куаныч!

2019 елның тәүге көннәрен  90 яшьләрен тутыручы  райондашларыбыз күңелле мәшәкатьләр белән каршы ала. Гыйнар аенда гына да Актаныш районының 16 мөхтәрәм заты 90 яшьлекләр сафына баса – ачлык-ялангачлыкны үз күзләре белән күргән, күмәк хуҗалыклар оешу, Бөек Ватан сугышы һәм социализм төзү кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты булган мондый затларның матур тормыш кичереп, бүгенге имин тормышта яшәүләре үзе үк зур куаныч! 

Актанышта 90, 95, 100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы  мөхтәрәм юбилярларның бәйрәм куанычын  район җитәкчелеге дә уртаклашып килә. Бу – язылмаган матур канун, бу - тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән олуг затларга хөрмәт һәм ихтирам билгесе.

Өлкәннәребезнең гомер бәйрәмнәре уңаеннан бүген Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова  Әтәс һәм Түке авыл җирлекләрендә булып, юбилярлар белән очрашты. Ул  туган көн ияләренә Россия Президенты В.Путинның Котлау хатын, район башлыгының күчтәнәч кабын тапшырды.  Рәйхан Флүс кызы бәхетле картлык насыйп булган юбилей хуҗаларын шәхсән үзе исеменнән котлап, аларның сөенечен уртаклашты. 

Чат авылында яшәүче Дәүләтгәрәй Гыйлметдин улы Гыйлметдинов төпчек улы Фәнәвис һәм килене Кәүсәрия тәрбиясендә гомер йомгагын сүтә. Хезмәт юлын колхозга багышлаган ил агасының урыны түрдә, җаны тыныч бүген. Бер кыз белән өч ул тәрбияләп үстергән атага балалары, онык-оныкчыклары тарафыннан хөрмәт, ихтирам зурдан. Дәүләтгәрәй Гыйлметдин улы яшәгән төп нигез бер генә мизгелгә дә шат авазлардан тынып тормый - биредә тормыш кайный, монда буыннар чылбыры алмаша. Дус-тату гаилә җирлек өчен дә һәр яклап үрнәк булып тора. 

Авылның аксакалын гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә килгән җирлек башлыгы Э.Ф.Насыйрова да юбилярга изге теләкләрен юллады, җирлек исеменнән туган көн бүләге тапшырды. 

2 гыйнвар көнне районы башлыгы урынбасары Р.Ф.Галимҗанова Түке авылында яшәп ятучы Зөфәр Җамалетдин улы Җамалетдиновны да 90 яше тулган көн белән  ихластан тәбрик итте. Котлауларга җирлек башлыгы Рамил Нуртдинов та кушылды. 

2011 елдан бирле ялгыз канат кагучы Зөфәр ага бүген күңел тынычлыгын биш вакыт намаздан таба.  Пөхтә, төгәл хуҗаның йорты да нур балкытып тора. 2 кыз, 2 улга канат биреп, зур тормыш юлына чыгарган гаилә башлыгы бүген балалар, оныклар бәхетенә куанып яши. Һәр намазында ил-көнгә - тынычлык, балаларына – сәламәтлек тели ул. 

Бүген дә йортны тутырып юбилярның балалары кайткан. Онык-оныкчыклар  да дәү бабаларын бик үзенчәлекле бүләкләре белән сөендергән. 

Гасырлар чигенә якынлашканда сәламәтлегең, якыннарың янәшә булудан да зур бәхет турында хыялларырга мөмкинме соң? Мөгаен, юктыр! Ходайның биргәненә шөкер итеп, тән сихәте, җан тынычлыгы белән гомер йомгагын сүтегез әле Сез, кадерле ил агалары! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев