АДМИНИСТРАТИВ КОМИССИЯ УТЫРЫШЫННАН: Гаеп сарыкта түгел, гаеп халыкта
Хөрмәтле райондашлар, хуҗасыз малны урамда йөртү Актанышның административ комиссиясе тарафыннан түгел, ә закон буенча тыелган! Шуңа күрә дә комиссия малларын иректә йөртүче затларга кисәтү ясап кына чикләнми, ә саллы штафлар сала.
31 июль көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. Районның башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев рәислегендә оештырылучы чарага бу юлы да төрле җирлекләрдән булган административ тәртип бозучылар чакырылып, аларга тулы бер комиссия белән нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аңлатырга туры килде.
Юкса, халык кайбер гамәлләренең закон кысаларына туры килмәвен үзе дә бик яхшы белергә тиеш кебек. Җирлек башлыклары урамнарның шәхси склад түгеллеген даими искәртеп торса да, мисал өчен, Иске Айсан җирлегендә яшәүчеләр моңа әле дә булса төшенми. Ак яулыклы апакайга да, урта яшьләрдәге ханымга да, ир уртасы егеткә дә моны аңлар өчен, мөгаен, шактый ара үтеп, административ комиссия алдына басарга кирәк булгандыр.
Ихатадан тыш урында кирәк-яраклар өеме ята икән, димәк, биредә төзелеш эшләре алып барыла. Административ комиссия мондый яңарышка каршы дип уйлыйсызмы? Юк, билгеле, каршы түгел. Әмма шушы төзелеш материалларын куеп торыр өчен җирлек башлыгыннан рөхсәт кәгазе булмау, яисә, булып та, аның вакыты чыгу ачыкланса, закон сагындагылар чарасын күрергә бурычлы. Монда аларга үпкә сүзләре белдерүдән мәгънә юк. Хәер, бу утырышта киресенчә комиссиянең җаваплы сәркатибе Алисә Мирзаяновага рәхмәт әйтте алар.
- Элек тә рөхсәт кәгазе алып, барысын да закон кысаларында башкарып килдек. Әмма бу кәгазьнең срогы нибары өч ай икәне истән чыккан. Сез кул җитмәгән эшне тизләттегез генә – рәхмәтләр яусын!, - дип, акланды өч авылдаш. Чыннан да, комиссия карап киткәннән соң ук айлар буе яткан ком-таш өемнәре “кузгалган”, аларга ишегалдында урын табылган.
Административ комиссиянең максаты райондашларыбызны матди яктан җәзага тарту түгел. Үз гаепләрен танучылар, кимчелекләрен тиз арада юк итүчеләр мондый утырышлардан, Иске Айман очрагындагы кебек, кисәтү алып кына котыла. Шулай да бу урында җирлек башлыкларына да мөрәҗәгать итәсе килә: авыл кешесе, чыннан да, закон таләпләрен белеп бетермәскә мөмкин, онытып җибәрү дә гаеп эш түгел – шуңа күрә, рөхсәт кәгазе алырга килүчеләргә аның дәвамлылыгын яхшырак аңлатсагыз иде.
Авыл урамнарында каз-үрдәк коена торган күлдәвекләр дә ясарга ярамый, мөхтәрәм җәмәгать! Түбән Яхшый авылы гражданы комиссиягә нәкъ шушы уңайдан чакыртылган иде. Юкса, ниндидер начарлык та эшләмәгән ул: ихатсындагы су колонкасыннан күрше-тирәдә яшәүчеләргә дә кулланырга рөхсәт биргән.
Бушка аккан суның кадере шуның кадәр генә бит аның – кадерсез су ишегалдыннан урам якка юл алып, ярыйсы ук ерганак ясаган. Каз-үрдәкләрнең ял урынына әверелгән бу “изгелек”не комиссия вәкилләре генә тиешенчә бәяләмәгән – ярдәмчел хуҗага административ комиссиягә чакыру калдырган алар. Абзый кеше утырышта күп сүз сөйләмәде, су колонкасын аерып куячагы хакында гына хәбәр итте. Сентябрьдә исә комиссия бу урынны тагын бер карап кайтачак.
Административ комиссиядә иң еш карала торган эшләрнең берсе – урамнарда, яланнарда, басу-кырларда хуҗасыз (көтүчесез) йөргән маллар. Кайберәүләр, болай итәргә ярамаганын белә торып, малларын урамнарга куа, ихатаны тизәкләп ятмасыннар, иректә йөрсеннәр, имеш. Әмма, хөрмәтле райондашлар, хуҗасыз малны урамда йөртү Актанышның административ комиссиясе тарафыннан түгел, ә закон буенча тыелган!
Кыркаен-Түбә авылыннан килгән апага да комиссия вәкилләре бу хакыйкатьне шактый озак аңлатты. Сарык хуҗасы исә малларының яланда гына йөрүен исбатларга маташты:
- Май аенда үзем көттем мин аларны. Сарыклар бит басу таптамый , яланда гына йөри. Авылда көтү юк. Без аларны нишләтергә тиеш? Инде урамда йөртергә дә рөхсәт юк икән, ярар, бетерербез! – дип, залда утыручыларга шарт та куйды 71 яшьлек авыл апасы.
Балаларга бераз ярдәм булсын дип кенә асралган малкайлар, иректә йөрүләре нәтиҗәсендә, хуҗабикәнең кесәсен 2 500 сумга юкартты. Хәер, гаеп сарыкта түгел, гаеп халыкның аңларга теләмәвендә. Шуңа күрә дә комиссия малларын иректә йөртүче затларга кисәтү ясап кына чикләнми, ә саллы штафлар сала.
Утырышка килүне артык мәшәкатькә санаучыларның башбаштаклыгына адмкомиссия, гадәттәгечә, читтән торып үз карарын чыгарды. Гөнаһ шомлыгына каршы, алар да сарыкларын саф һавада йөртергә яратучылар булып чыкты. Иске Кормаш җирлегеннән ике кешегә штраф күләме 2 500 сумнан билгеләнсә, Пучы җирлегендә яшәүчегә бүледә йөргән маллары 3 500 сумга төште.
Ни өчен кыйммәтрәк диярсез сез. Чөнки Пучы – ул икенче район үзәге дәрәҗәсен йөртә. Ш.Шәймиев музее яны да, сафка басып килүче парк урыны да сарык малы ял итәр өчен түгел. Тиздән биредә фонтан барлыкка киләчәк, төрле затлы чәчәк-куаклар утырту да күздә тотыла. Сарыклар үзләре аңламаса да, хуҗалар аңларга тиеш: җирлекнең йөзек кашына тиң урынында сарыкларга урын юк! Әгәр инде малкайларыгызны “экскурсия”гә чыгарырга карар кылсагыз, аның бәясе 3 500 сумнан башлана. Өстәвенә, ел дәвамында мондый хәл тагын бер генә тапкыр кабатланса да, иректәге сарыклар өчен 5 000 сум күләмендә штраф салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев