Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Агыйдел буйларын чүп-чардан арындырдылар

Актанышның табигате елга-күлләргә бай. Аларның чисталыгын саклау, пычратмау - іәркемнең бурычы. Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе коллективы су буйларында ел саен өмә уздыра. Аларның изге эшләре быел изге Рамазан аена туры килде. Җомга көнне, ягъни уразаның икенче көнендә алар барысы да эш киемнәреннән табигатькә чыктылар. Билгеле, ял итәргә түгел, ә...

Актанышның табигате елга-күлләргә бай. Аларның чисталыгын саклау, пычратмау - іәркемнең бурычы. Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе коллективы су буйларында ел саен өмә уздыра. Аларның изге эшләре быел изге Рамазан аена туры килде.
Җомга көнне, ягъни уразаның икенче көнендә алар барысы да эш киемнәреннән табигатькә чыктылар. Билгеле, ял итәргә түгел, ә сулык ярларын чүп-чардан арындырырга. Өмәгә КамАЗ машинасы белән төягеч техника да чыккан.
Җәйрәп аккан Агыйделебез - Актанышыбызның горурлыгы - Татарстан белән Башкортстан чикләрен тоташтыручы мәшіүр елга ярларында куе әрәмәлекләр, балыкка бай күлләр, яшел үләнле аланнар ял итүчеләрне үзенә тартып тора. Бирегә кайлардан гына килмиләр. Үзебезнең халык та су буенда ял итәргә бик ярата. Ләкин без - кешеләр табигатьне пычратудан сакларга кирәклекне онытып, табигатебездән рәнҗеш алмыйбызмы икән!? Шул хакта еш уйланасызмы, замандаш?
Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсенә караган участоклар еракка сузыла: Чаллы ГЭСыннан башланып, Пермь өлкәсенә, Уфага кадәр дәвам итә. Алар ел саен уздырылучы өмәләрдә активлык күрсәтәләр. Төп хезмәт урыны да су ярларын колачлый. Алар монда хезмәт куя, дамбаны төзекләндерә, үләннәрне чаба, ремонт үткәрә, су баскан очракта 8 авылны су басудан сакларга тиеш була.
Оешма җитәкчесе Айрат Кәрамов экологик өмәләрнең Россия күләмендә үткәрелүен бәян итте.
- Былтыр 5 июньдә чыккан идек. Быел да коллектив белән бердәм кушылдык. Бүген 1нче насос яныннан 2нче насоска тикле мәйданда чүп-чар җыябыз. Безнең оешмада 39 кеше эшли. Төп хезмәтебез - Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсенә караган территорияне су басудан саклау. Моның өчен төзелгән дамбабыз, 3 насос станциясе бар.
- Табигый байлыкларыбыз никадәр генә мул булмасын, экология халыкның кайгыртучанлыгына мохтаҗ. Сезгә бу яхшырак күренәдер?
- Төп экологик күренеш, чынлап та, җәйгә чыккач күренә. Актаныш елгаларга, күлләргә бай. Уфадан, Чиләбедән, Бөгелмәдән бик күп балыкчылар килә. Кызганыч, су буйларында ял итәргә килгән кешеләр үзләреннән соң җыештырып китмиләр. Яз-җәй көннәрендә шундый күңелсез күренешләргә еш тап булабыз.
- Айрат Сөнәгатович, табигатьтә ял итәргә яратучыларга нәрсә әйтер идегез?
- Табигать кочагында күңелле ял итсеннәр, әмма мәрхәмәтсез булмасыннар. Узган ел да өмә көнне бер КамАЗ машинасы арбасын тутырган идек, быел да чүп шул кадәр булыр кебек. Актаныш халкына, читтән килүчеләргә: "Актанышыбызның табигатен саклыйк. Ял иткән урыннарда чүп-чар ташлап калдырмагыз, іичьюгы, берәр урынга күмеп китегез", - дип мөрәҗәгать итәр идем. Шешәләр, кәгазь чүпләр бик күп аунап ята. Күңелле ял итә торган урыннар іәрвакыт матур булып, үзенә җәлеп итеп торсын иде.
Иліам Яіудин, оешманың баш гидротехнигы:
- Без экологик өмәгә теләп чыктык. Россия күләмендә үткәрелә торган чара ул. Федераль су агентлыгының бер бүлекчәсе булып торабыз. Шуңа күрә без өмәдә беренче чиратта катнашырга тиешбез. Быел зуррак көч туплап чыктык. Безнең үрнәктә башка оешмалар да сулыкларны, яр буйларын чистартуга кушылырлар, дип уйлыйбыз.
2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан итәргә җыеналар. Киләсе елда мондый чараларны киңрәк күләмдә үткәрербез дип уйлыйбыз. Моңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, Премьер-министр Илдар Халиков та зур игътибар итә.
- Халыкның экологиягә мөнәсәбәте ничек?
- Күрәсең, халык елдан-ел ныграк аңлыйдыр, чөнки быел су буйларында аунап ятучы чүп-чар үткән еллардагыга караганда бераз кимегән шикелле. Су буйлары чиста булсын дип уйлаучылар арта бара. Халыкның аңы үсә, табигатькә сакчыл карарга, чүп-чар ташламаска күнегеп килә.
Дамба буйлап, паром юллары яныннан сузылган участокны җыештыручылар арасыннан Рөстәм Мәүлетов белән сөйләшеп алдык. Оешмада машинист булып эшли, табигать-анабызга ул да битараф түгел:
- Су буйларында ял итүчеләр, юлда йөрүчеләр, җиләк-җимеш җыючылар
чүпләгән чүпләрне җыештырып йөрибез. Без җыештырып киткәннән соң, тагын шушындый чүп өемнәре хасил булмасмы дип борчылабыз. Һәркем табигатьне саклауга үз ихатасына караган кебек сакчыл карашта булсын, табигатьне пычратмасын иде. Шуны ук үзләренең балаларына, яшьләргә өйрәтсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев