Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Агыйдел кичүе аша кышкы юл ачылды: кемнәргә йөрергә ярый, кемнәргә – юк?

4 декабрь көнне паром кичүе быелга соңгы рейсын ясаган иде. Бүген Агыйдел кичүе аша кышкы юл ачылды. Ике республиканы тоташтырган боз юлын махсус комиссия вәкилләре тикшерде. Бүгенге көндә бозның калынлыгы җиңел машиналарга елганы аркылы чыгарга мөмкинлек бирә. Ләкин авыр йөк машиналарына боз өстенә керергә иртәрәк әле. Моның өчен чатнама салкыннар...

4 декабрь көнне паром кичүе быелга соңгы рейсын ясаган иде. Бүген Агыйдел кичүе аша кышкы юл ачылды.
Ике республиканы тоташтырган боз юлын махсус комиссия вәкилләре тикшерде. Бүгенге көндә бозның калынлыгы җиңел машиналарга елганы аркылы чыгарга мөмкинлек бирә. Ләкин авыр йөк машиналарына боз өстенә керергә иртәрәк әле. Моның өчен чатнама салкыннар кирәк.
- Әлегә 2 тоннага кадәрге транспортларга юл ачык. Алга таба бозны калынайту эше дәвам итәчәк һәм авыр техникаларга да юл ачылачак, - дип белдерделәр боз юлы өчен җаваплы оешма вәкилләре. Шуны да искәртеп китү урынлы булыр, быел Агыйдел аша кышкы юл, узган ел белән чагыштырганда, 10-12 көнгә соңрак ачылды.
Боз кичүе тәүлек әйләнәсе эшли. Санаулы көннәрдән соң газельләр дә бозга керә алачак дип ышандыра белгечләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев