Актаныш

Ак халатлы, ак күңелле изге зат

...Күптән түгел томаланган мич алдында күңелле генә чәйнек җырлый. Кышкы көн бигрәк кыска инде, әнә, эңгер-меңгер вакыт та җиткән. Чәйнек җырына кушылып, Рәшидә апа, ниндидер матур җыр көйли-көйли, кичке аш әзерли. Аның көчле, моңлы тавышы йортның һәр почмагына тулган, челтәр-пәрдәләргә, тәрәз төпләрендәге җете кызыл яран гөлләренә, карават башындагы кабартып өеп...

...Күптән түгел томаланган мич алдында күңелле генә чәйнек җырлый. Кышкы көн бигрәк кыска инде, әнә, эңгер-меңгер вакыт та җиткән. Чәйнек җырына кушылып, Рәшидә апа, ниндидер матур җыр көйли-көйли, кичке аш әзерли. Аның көчле, моңлы тавышы йортның һәр почмагына тулган, челтәр-пәрдәләргә, тәрәз төпләрендәге җете кызыл яран гөлләренә, карават башындагы кабартып өеп куелган мендәрләргә дә кагылып уза сыман.
"Әни, мин табиб булам!"
Ул башкарган көй, түр бүлмәдәге өстәл артына тезелешеп утырып, иртәгә мәктәпкә барырга әзерләнүче, дәресләр караучы улларына да һич комачау итми. Ә киресенчә, күңелләренә рәхәт бер хис бирә. Малайлар белә, тоя: әниләре җырлый, моңлана икән, димәк, бар да яхшы.
Рәшидә апа үзе җырлый, үзе күәс чиләгенең "колагына" бер кулы белән таянган да, икенче кулы белән шактый тыгыз камырны изә. Димәк, иртәгә өй эченә тәмле, татлы ипи исе таралачак. Мондый көнне алар гаиләсе, гомумән, бәйрәмгә тиңли. Чөнки мич тутырып кызарып пешкән икмәктә - тормыш муллыгы, гаилә бөтенлеге, яшәү яме. Бигрәк тә өлкән уллары Рөстәм ярата әлеге мизгелне. Әнә бүген дә, математика китабын читкә куйды да, чаршау читен бераз ача төшеп, әнисен күзәтә. Алҗаган, ахры, әнисе. Маңгаена бәреп чыккан бөрчек-бөрчек тирен ара-тирә яулык чите белән сөртеп ала. Туктап-туктап, билен дә турайткалый. Әнисенә бик рәхәтләнеп ярдәм итәр иде дә Рөстәм, тик Рәшидә апа гына, аш-су бүлмәсе - ир заты өчен түгел, ди. Булмаса инде! Ул барысын да эшләргә риза! Ипиен дә пешерә алачак, идәнне, керләр юуны да хатын-кыз эше диеп тормас, бары тик әнисе, газиз әнисе генә авырып китә күрмәсен. Рәшидә апаның ашказаны авыртып, алты ай хастаханәдә дәвалануы балалар өчен дә, гаилә башлыгы Хәләф абый өчен дә зур сынау булды шул. Йортның нуры, бар яме, җылылыгы, матурлыгы хатын-кызда икән. Күр, хәтта тәрәз төбендәге яраннар да өйдә әни булганда гына һәр яфрагына, һәр чәчәк таҗына кадәр балкытып елмая икән бит...
Алтынчы сыйныфта укучы, әнисенең авыруын бик авыр кичерүче Рөстәм ныклы бер карарга килә: киләчәктә табиб булачак! Хастаханәгә әнисенең хәлен белешергә килгәч тә ул Рәшидә апага үзенең әлеге серен чишә:
- Әнием, мәктәпне тәмамлагач, медицина юлын сайлаячакмын. Кешеләрне дәвалыйм. Сине дә башка чирләтмәм, әнием.
Улының бу сүзләрен ул вакытта чынга алмаган ана, газизенең аркасыннан сөеп, күкрәгенә кыса.
- Булырсың, улым, булырсың. Әтиең ни дияр, аның фикерен дә тыңларга кирәк. Бәхетең булсын берүк.
Шул мизгелдә, әлеге сөйләшүләрен фәрештәләр тыңлап торып, "Амин" диюләрен ана белән бала белмиләр иде...
Ул көннәрдән соң инде сулар булып күпме еллар аккан. Өч улының терәге, таянычы булган, кырыс, әмма бала җанлы ата, олы улы Рөстәм, "әти, мин табиб һөнәрен сайлыйм", дип сөенчесен алганда, "дөрес карарга килгәнсең, балам, миннән хәер-фатыйха сиңа", дип ризалыгын биргән Хәләф ага да инде күптән гүр иясе. Бакчадагы ул утырткан алмагачлар гына, үткәннәрне искә төшереп, искән җилдә шыбыр-шыбыр шаулашалар, сөйләшәләр, үзара пышылдашалар.
Ул көннәр артта калган. Истәлекләре генә хәтерләрдән җуелмый. Яңа Әлем авылында туып-үскән мөхтәрәм затлар Рәшидә апа белән Хәләф ага Закирҗановларның беренчеләре, әни җанлы, әти җанлы Рөстәмнәре дә 50 яшьлек юбилей таңын каршы ала әнә...
Хыяллар канат куя...
Укуда алдынгылар сафында була ул. Әти-әнисенә йорт эшләрендә булышырга, энеләрен карашырга да җитешә. Унынчы сыйныфны тәмәмлаганда, Рәшидә апа, үзенә тынгы бирмәгән сорауга җавап ишетергә теләп, Рөстәмнең тел төбен тартып карый - табиб булам дигән иде бит улы, хәзерге фикере ниндирәк икән, янәсе. Тик егет сүзе бер булыр, диләр. Чыгарылыш сыйныф укучысы Рөстәмнең карары үзгәрмәгән иде: "Табиб булам, әни!"
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлап, сынауларны уңышлы тапшыргач, барлык тиешле документларын әзерләп, башкалага юл ала ул. Максаты - Казан медицина университетына укырга керү. Иң элек әзерлек курсларына йөреп, белемнәрен тагын да ныгыта. Шактый гына куркытып торган, төн йокыларын качырган имтиханнар да артта кала.
- Шундый сагындым сине, әни! Күзләремә күренә башладың, - дип кайтып керә ул Казаннан.
Рәшидә апаның:
- Ничек соң, улым, уңдымы юлың? Керә алдыңмы укырга? - дигән соравына "белмим әле, әни" дип җавап бирә.
Ана күңеле тыныч була аламы инде! Берничә көн үз-үзенә урын тапмый йөри дә Рәшидә апа, университетның телефон номерын эзләп таба һәм йөгерә-атлый диярлек район почта бүлекчәсенә барып, калтыранган бармаклары белән әлеге саннарны җыя. Чыбыклы элемтәнең икенче башындагы егетнең, урысча "да, поступил" дигән сүзен ишетүгә, берара ни дияргә белми тора ул. Исенә килеп, егеткә рәхмәтен әйтә дә, шатлыгын кая куярга белмичә, инде баядан бирле икенче кабинадагы әнисенең телефоннан сөйләшеп бетерүен көтеп, әрле-бирле йөрүче кечкенә кызчыкка шоколад тоттыра.
Рәшидә апаның әлеге хәбәрен Рөстәм бик тыныч кабул итә.
- Кергәнемне белгән идем инде, әни, - ди ул, Рәшидә апаны гаҗәпкә калдырып. - Әллә барып кына тормаска, кул селтәргә микән дип уйлыйм әле.
Улының бу сүзләре тәмам аптырашта калдыра ананы.
- Ник, улым? Ни булды? - гына дия ала ул.
- Соң, әни, әйтәм бит, сине сагынам.
Инде буй җиткерсә дә, әле һаман балалык иленнән аерылырга теләмәүче, нечкә күңелле, олы йөрәкле Рөстәменә бер генә җөмлә әйтә Рәшидә апа шул вакытта:
- Хыяллардан беркайчан да баш тартырга ярамый, улым...
Ак төсләр белән чигелгән бәхет
Беренче эш көне. Бөтен нечкәлекләре белән хәтердә ул! Хыяллар чынга ашкан сәгать... Әнисенең авыртынуларын бер кул сыпыруы белән генә алып ташлыйсы килгән минутларда туган хыял... Казан медицина университетының дәвалау факультетын яхшы билгеләренә тәмамлаган, аннары ординатурада белем алган яшь белгеч - гинеколог-хирург Рөстәм Закирҗанов кояшлы бер матур иртәдә Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе ишекләрен ачып керә. Андагы бер еллык хезмәте шактый тәҗрибә тупларга ярдәм итә яшь белгечкә. Киләчәген исә Актанышы белән бәйли ул.
Инде менә 26 ел буена Актаныш үзәк хастаханәсе юлын таптый балалар тудыру бүлеге мөдире Рөстәм Хәләф улы. 22 ел баш табиб урынбасары була. Көн дә яраткан хезмәтенә ашыга. Хәер, гомеренең иң күп вакытын да эш урынында үткәрә бит ул. Мин өйдә кунак кына, дип көлә үзе.Яңа туган сабыйлар тавышы, бәгырь җимешләрен тәүге тапкыр кулларына алып, кадерләп, изге теләкләрен тели-тели, нәни генә, әмма инде үз җаннарыннан да кадерлегә әверелгән нарасыйларын күкрәгенә кыскан әниләрнең чиксез шатлыгын күрү, аларның сөенеч яшьләре кушылган ихлас рәхмәтләрен ишетү... Табиб өчен иң бәхетле мизгелләрдер болар, мөгаен.
Һәр пациенты өчен ут йота Рөстәм Хәләф улы. Йөклелек чоры ничек уза, булачак әниләрне ниләр борчый, туклану рационы тиешле дәрәҗәдәме, көндәлек режим - барысы хакында белешеп тора, сорауларын тыңлый, киңәшләрен бирә табиб.
- Акушеркаларыбыз бик яхшы безнең. Шәфкать туташларыбыз да үз вазифаларының һәр нечкәлеген белә. Гомумән, коллектив көчле, бергә киңәшеп, бер-беребезгә терәк булып, фикерләшеп эшлибез. Кызларыма зур рәхмәт, - дип, бала тудыру бүлегендә хезмәт куючыларны исемнәре белән санап китә. - Син үзең дә беләсең бит инде аларны, - ди аннары. Беләм. Һәм тирән хөрмәт белән алдыгызда башымны иям, изгелек ияләре!
Бәхет нинди төстә була? Я, кайсыгыз моңа җавап таба? Сәер сорау, әйеме? Ә бит бәхетнең дә үз төсләре бар икән шул, һәм һәркемнеке бер-берсен кабатламый.
Аның бәхет төсен беләм мин. Ак! Ак халатлы, ак күңелле табибның бәхете дә ак төсләр белән чигелгән...
Дөньяга килергә ашыгучы нәниләрнең кычкырып елап беренче аваз салулары, әниләрнең, пациентларының сөенеч яшьләре аша әйтелгән ихлас рәхмәтләре, ныклы коллективы, яраткан хезмәте, гаиләсе, якыннары белән бергә ирешелгән бәхет үрләре бу. Әнисенең изге теләкләре...
Гаиләсе - иң зур шатлыгы, таянычы
Кешелек гомер бакый матурлыкка, сабырлыкка, тугрылыкка дан җырлаган, гүзәллеккә, тынычлыкка табынып яшәгән. Сабыр төбе - сары алтын, дип тә нәкъ менә ак әбиләребез әйткән ләбаса. Ә менә шушы күркәм сыйфатларның барысын да үзендә бердәй туплаучы зат та бер генә, ул - хатын-кыз. Гаилә учагының ялкынын, җылысын сүндермичә саклаучы да хатын-кыз бит. Рөстәм Хәләф улының да иң зур бәхете - пар канаты Чулпаны, "әтием" дип өзелеп торучы кызлары (инде менә олы кызлары Инзилә онык та бүләк иткән үзләренә, 11 айлык нәни Ясминә - әлеге йортта көтеп алынган иң зур кунак хәзер), хәл белешергә килүләрен сагынып көтүче, җан җылысын балаларына өләшүче газиз әнисе, кадерле кешеләре - туганнары. Тормыш сукмагының кыл уртасында басып торучы ир заты өчен бәхет әнә шундый буладыр.
Ә балачак хатирәләре, син инде гомер көзләрендә, дип тормый шул, үзләрен онытырга ирек бирмичә, чабудан тарта. Хәер, онытасы да килми үзләрен. Юкка гына иң бәхетле кеше - күңеле белән әле дә булса балачак илендә яшәүче кеше димиләрдер. Их, кайтасы иде бер шул елларга! Утырасы иде туганнар белән тезелешеп җылы мичкә арка терәп! Тын да алмый күзәтәсе иде әнкә-карчыкның җыр көйли-көйли камыр изгәнен! Сөйләшәсе иде ата кеше белән бер.
..
Табигатьнең яшел язларны каршы алырга әзерләнүе...
Юбилеегыз белән, Рөстәм Хәләф улы!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: