Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Акчалардан кыйммәт җан җылысы

Игелек һәм мәрхәмәтлелек ункөнлеге районда 10 декабрьдә Игелек марафоны белән тәмамланды. Марафонда тупланган акча тормышта авыр ситуациядә калучы мөмкинлекләре чикләнгән райондашларга ярдәм итү өчен тотыла. Күркәм гадәткә, районның горурлыгына әйләнгән марафонны ел саен олы бер гаиләнең җыелып фикерләшүе, үз сүзен әйтүе белән тиңләргә мөмкин. Тормыш мәшәкатьләренә, илкүләм мәсьәләләргә, икътисадый шартларга...

Игелек һәм мәрхәмәтлелек ункөнлеге районда 10 декабрьдә Игелек марафоны белән тәмамланды. Марафонда тупланган акча тормышта авыр ситуациядә калучы мөмкинлекләре чикләнгән райондашларга ярдәм итү өчен тотыла.
Күркәм гадәткә, районның горурлыгына әйләнгән марафонны ел саен олы бер гаиләнең җыелып фикерләшүе, үз сүзен әйтүе белән тиңләргә мөмкин. Тормыш мәшәкатьләренә, илкүләм мәсьәләләргә, икътисадый шартларга карамый гаилә бергә җыела, үз сүзен, үз фикерен әйтә.
Быелгы марафонны да район башлыгы Фаил Камаев ачып, марафонга килүче райондашларга мөрәҗәгать итте:
- Районда сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән 2660 райондашыбыз бар. Инвалид булган 18 яшькә кадәр 103 бала. Аларны тәрбияләүчеләр дә, үзләре дә яшәү барышында үтә дә күп кыенлыклар кичерәләр. Көндәлек мәшәкатьләрне, килеп туган сорауларны хәл итүдә ярдәмләшеп яшәсәк тә, аларның эчке кичерешләрен, борчу-газапларын тулысынча барыбер дә аңлап бетерә алмыйбыздыр. Марафонда һәм көндәлек тормышта ярдәмләшеп яшәүче иганәчеләребезнең җан җылысы, олы йөрәге, күңеле аша күрсәтелгән ярдәмнәр аларга олы терәк тә, кирәк тә. Мөмкинлегеннән чыгып, кемдер җылы оекбаш бәйләп биргән, кемдер машина алган, ә кемдер, ярдәм күрсәтеп тә, үзенең ярдәмен һәм исемен күрсәтмәүне сорый. Әйе, андый кешеләребез дә күп. Ходай биргән сәламәтлеккә сөенеп, киләчәктә дә бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик, - дип, җиңел кулдан район Советы, район башкарма комитеты исеменнән - 60 мең, резерв фондыннан 100 мең сум акча салды ул марафонга.
Оешма-предприятие, хуҗалыклар, төрле структураларда эшләүче хезмәткәрләр, эшмәкәрләр - һәммәсе бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, изге теләкләрен әйтеп, марафонга үз өлешләрен керттеләр. Аларның әйткән сүзләре дә, күрсәткән ярдәмнәре дә районыбыздагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз тормышын сурәтләгән видеоязмалар белән үрелеп барды, ел нәтиҗәләре буенча "Алтын йөрәк" исеменә лаек булучы хәйриячеләребез бүләкләнде.
Марафонда быел 2 млн 191 мең сумлык (шуның 1млн 889 мең 119 сумы - акчалата) ярдәм җыелды.
Чарада районыбыз кураторы Федераль Казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов та катнашып, акчалата ярдәм күрсәтте. Ике инвалид өчен коляска да алып килгән иде ул. Район башлыгы Фаил Камаев белән инвалид балаларның өйләрендә булып, аларның яшәү шартлары белән дә таныштылар, гозерләрен тыңладылар, йомшак уенчык, күчтәнәчләр тапшырдылар алар.
Шундыйларның берсе - Актаныш авылында күпфатирлы йортта яшәүче Гыймадиевлар гаиләсендә иҗат төркемебез дә булды. 11 яшьлек Миләүшә - тумыштан инвалид. Язмыш бүләге, сынау дип кабул итә әтисе Рушад та, әнисе Фәйрүзә дә. Миләүшә янында энекәше Ильяс бөтерелеп йөри, төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Шушы көннәрдә Фәйрүзә хастаханәгә ятарга мәҗбүр булган. Гаилә ишәергә тора, өченче балаларының дөньяга исән-имин, сәламәт булып аваз салуын тели Гыймадиевлар. Миләүшәгә алып килгән күчтәнәч, уенчыкка рәхмәтләрен белдереп, үзләренең теләкләрен дә җиткерделәр алар Фаил Мисбах улына.
Гаилә өченче катта яши. 11 яшьлек Миләүшәне һәм махсус колясканы көн дә күтәреп менү, алып төшү авырлы хатынга йокысыз үткәргән төннәргә караганда да күбрәк газап-әрнү белән бергә сәламәтлегенә физик зыян да китерә. Аларның гозерен күңел белән ишетү, алар кичергәннәрне күңел күзе белән күрү һәм ихлас ярдәм итү кирәк. Марафонның һәм ункөнлекнең районда шул рәвешле гаиләләр белән якыннан аралашу формасын да алуы безнең кешелекле һәм игелек эшләр өчен яратылган булуыбызны, үз асылыбызны аңлавыбызны күрсәтә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев