Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш 2017 елгы төзелешләргә йомгак ясады (+ФОТООТЧЁТ)

Балалар иҗат үзәге Равил Ярмиев җитәкчелегендәге "Газстройсервис" ҖЧҖ тарафыннан капиталь төзекләндерелде. Объектны ремонтлау июльдә башланып, ноябрьдә төгәлләнде. Балалар иҗат үзәгенең хореография залы, шахмат, инглиз теленә өйрәтү бүлмәләрендә балалар үзләрен иркен һәм бик бәхетле хис итәләр, яратып шөгыльләнәләр. Актанышта Ленин исемендәге парк һәм мәдәният паркы капиталь ремонттан соң, ачык төсләр, эстетик...

Балалар иҗат үзәге Равил Ярмиев җитәкчелегендәге "Газстройсервис" ҖЧҖ тарафыннан капиталь төзекләндерелде. Объектны ремонтлау июльдә башланып, ноябрьдә төгәлләнде. Балалар иҗат үзәгенең хореография залы, шахмат, инглиз теленә өйрәтү бүлмәләрендә балалар үзләрен иркен һәм бик бәхетле хис итәләр, яратып шөгыльләнәләр.
Актанышта Ленин исемендәге парк һәм мәдәният паркы капиталь ремонттан соң, ачык төсләр, эстетик зәвык белән бизәлеп, халыкка тапшырылды. Әлеге чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Төрле яшь үзенчәлекләренә карата кешеләрне җәлеп итәрлек матурлык үзенә тартып тора. Биредә күңелле ял итү, җәяүлеләргә саф һавада йөрү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Җәйге чорда өйләнешүчеләргә яңа фонтан янында махсус мәйданчыгы да бар. Торак йортларга якын урында урнаштырылган балалар мәйданчыгы исә балаларга кышын да хезмәт күрсәтә.
2017 елда Татар Суыксуы, Чишмә һәм Теләкәй авылларындагы мәдәният йортларында, Әнәк авылы җәмәгать үзәгенә төзелеш-ремонт эшләре башкарылды. Халык зарыгып көткән бу биналар планлаштырылган вакытта үз ишекләрен ачты. Хәзерге вакытта алар авыл кешеләренең олысын-кечесен үзенә чакырып тора.
Социаль ипотека программасы буенча Актанышның 57 нче бистәсендә 10 торак йорт төзелде. Чат авылында сугыш ветераннары өчен торак программасы нигезендә 1 йорт, ятим балалар өчен Актанышта 2 йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды.
1000 тамашачы урыны булган үзәк стадионны ачу тантанасы 15 август көнне булды. Монда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Зур матчлар үткәрерлек футбол мәйданына чыдамлы һәм йомшак ясалма чирәм җәелгән. Йөгерү юлы да хәзерге көн таләпләренә туры килә. Биредә спорт белән шөгыльләнү, ярышлар уздыру, башка төрле массакүләм чаралар оештыру өчен бөтен шартлар да тудырылган. Урыны да уңайлы җирдә, үзәктә. Юл аркылы гына яктыртылган чаңгы трассасы. Анда - урман һавасы. Актив ял итүчеләргә дә, җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләргә дә мөмкинлекләре җитәрлек.
Яңа Әлемнән керә торган юлдан башлап, "Лачын" боз сарае тирәсен дә алып, Химиклар урамыннан Актанышның боҗрасына кадәр яктылык диодлы урам яктырткычлары урнаштырылды. Әлеге яктылык мөмкинлекләре Актанышның Ленин проспектын да колачлап, машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә уңайлылык тудырды.
Авыл урамнары юлларын яктырту программасы нигезендә Татар Суыксуының Үзәк урамы, Мари Суыксуның Мәктәп урамы, Иске Байсарның Мәктәп урамы, Актанышның Ш.Усманов-Җиңүнең 50 еллыгы участогы, Х.Туфан, Яшьләр урамнары, Х.Туфан, Нур Баян урамнары киселеше юллары яктыртылды.
Актаныш-Пучы юлының Куян һәм Әҗәкүл авылларына илтүче юлларны да электр утлары яктырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев