Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Актаныш автотранспорт предприятиясе“нә яңа җитәкче сайланды

22 февраль көнне "Актаныш автотранспорт предприятиясе"ААҖдә коллектив җыелышы узды. Анда оешманың 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары хакында сөйләштеләр. Киңәшмә эшендә Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашты. 2016 елда оешма эшчәнлегенә предприятие директоры Нәсих Хафисов анализ ясады. Ул оешманың экономик торышын, оешмада транспортларның хәрәкәтен дөрес оештыруны, аларның...

22 февраль көнне "Актаныш автотранспорт предприятиясе"ААҖдә коллектив җыелышы узды. Анда оешманың 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары хакында сөйләштеләр. Киңәшмә эшендә Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашты.
2016 елда оешма эшчәнлегенә предприятие директоры Нәсих Хафисов анализ ясады. Ул оешманың экономик торышын, оешмада транспортларның хәрәкәтен дөрес оештыруны, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүне бәян итте, планлаштырылган чыгымнарга тукталды.
Чыгыш тәмамлангач, оешма эшчеләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.
Соңрак район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов залда утыручыларны "Актаныш автотранспорт предприятиясе"ААҖнең яңа җитәкчесе белән таныштырды. Ул Ахметханов Ленар Минтимер улы булды. Моңарчы Ленар Минтимер улы Актанышның "Лачын" боз сараенда баш инженер булып хезмәт куйган.
Җыелыш ахырында, Рөстәм Ильясов Нәсих Хафизовка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев