Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш авыл җирлегендә халык җыены узды

8 сентябрь көнне «Яшьлек» мәдәни үзәгендә Актаныш авыл җирлегенең халык җыены булып узды. Анда Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район оешма-предприятие вәкилләре һәм җирле халык катнашты. Зур сәяси вакыйга каршында торабыз. 13 сентябрь - Бердәм сайлау...

8 сентябрь көнне «Яшьлек» мәдәни үзәгендә Актаныш авыл җирлегенең халык җыены булып узды. Анда Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район оешма-предприятие вәкилләре һәм җирле халык катнашты.
Зур сәяси вакыйга каршында торабыз. 13 сентябрь - Бердәм сайлау көне. Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына сайлаулар узачак. Шул сәбәпле, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев җыелган халыкка сайлау тәртибе, аның закончалыкларын, сайлауларны дөрес оештыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча чыгыш ясады. Шулай ук бюллетеньнәр белән дә таныштырып узды.
Районыбыз кураторы Рөстәм Нуриәхмәтов:
- Төрле регионнарда булырга туры килә, чагыштырып карарлык тәҗрибәм бар. Татарстан - Россиянең әйдәп барчы регионы. 90 нчы еллардан алып үсү динамикасы бара. Шушы динамиканы саклап калу җитәкчеләрдән тора. Ә халыкка сайлауларда дөрес карарга килеп, дөрес тавыш бирергә кирәк. Һәм, әлбәттә, сайлауларга барлык халык та барып үз тавышын бирергә тиеш, - дип белдерде.
Шулай ук җыенда Актаныш буенча башкарылган эшләр белән таныштыру да узды.Авылда яшәүчеләр борчыган сорауларына җаваплар алдылар
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/bD8rhM9o3I0{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев