Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш авылында чираттагы иман йорты ачылды (ФОТОЛАР ДА БАР)

Актаныш авылында дүрт мәчет эшли, шуның икесе бүген - 18 декабрьдә районда Мәүлид бәйрәме көнне ачылды. Бүләк бистәсендә яшәүчеләр дә, кайткан кунаклар да тантаналы мизгелләрне дулкынланып көтте. Бергәләп төзелгән мәчетнең игелеген күрергә, хак юлда булып, тәрбияле балалар, оныклар үстерергә, аралашып яшәргә насыйп булсын, дип, бер-берсен сәламләделәр, тәбрикләделәр алар. Мәчет ачылу...

Актаныш авылында дүрт мәчет эшли, шуның икесе бүген - 18 декабрьдә районда Мәүлид бәйрәме көнне ачылды.
Бүләк бистәсендә яшәүчеләр дә, кайткан кунаклар да тантаналы мизгелләрне дулкынланып көтте. Бергәләп төзелгән мәчетнең игелеген күрергә, хак юлда булып, тәрбияле балалар, оныклар үстерергә, аралашып яшәргә насыйп булсын, дип, бер-берсен сәламләделәр, тәбрикләделәр алар.
Мәчет ачылу сөенечен уртаклашырга мөхтәрәм кунакларыбыз да килгән иде. Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин мәхәллә халкын котлады. Рөстәм хәзрәт имам Әзһәр хәзрәткә чапан тапшырды.
-Бүген районыбызда зур бәйрәм, Бүләк мәчете районда 51 нче мәчет, аннан соң 57 нче бистәдә дә мәчет ачабыз. Аскы Актанышка да мәчет кирәк, анысын да төзибез, диделәр бүген. Балаларыбызны иманлы, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, гаиләләрдәге татулыкны, тигезлекне саклауда ислам дине райондашларыбызны берләштерде. Мәчетләрдә укулар ел әйләнәсе бара. Балаларыбыз да кечкенәдән үк Аллаһ йортларына тартылсын, дип, мәчет ихатасына урнаштыру өчен дүрт мәчеткә дә балалар уен мәйданчыклары бирергә уйладык. Кич "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында райондашлар белән Мәүлид кичәсе үткәрәбез, рәхим итегез, - дип, район башлыгы Фаил Камаев мәчет төзелешендә, оештыру эшләрендә башлап йөрүче Әзһәр Замановка, Вәрис Исмәгыйлевка район башлыгының - Рәхмәт хатын, мәчетне котлап тузан суырткыч тапшырды.
Бүләк мәчете бүген тулы куәтенә эшли, белем алу, гыйлем туплау өчен дә бар уңайлылыклар тудырылган. Сәгать кичке 7 гә кадәр хатын-кызлар шөгыльләнсә, аннан соң мәчеткә ир-атлар килә.
Әзһәр Заманов, шәхси эшмәкәр - Бүләк мәчете имам-хатыйбы:
- 5 ел элек, бистәбезнең ирләре җыелышып, яшь вакытта, көчле чакта мәчет салып калыйк дигән фикергә килеп, мәчет салырга тотынган идек. Әлхәмдулиллаһ, бүген мәчетебездә 5 вакыт азан әйтелеп намаз укыла. Беренче елны фундаментын салдык. Икенче елны стенасын өйдек. Өченче елны түбәсен япсак, 4-5 елларда эчке эшләрен эшләү, тәрәзәләр, ишекләр кую, газ кертү, канализация, су кертү, электр үткәрү хезмәтләрен башкардык. Безнең мәхәлләдән байлар чыкмаган, миллионлаган акчалар бирүче булмады, шушы бистәдә яшәүче халык үзе акча җыеп, акчасы булмаганы төзү материаллары, үзләренең техникалары белән ярдәм итеп, биш ел буе өмәләргә катнашып төзедек. Чит мәхәллә кешеләре дә, хуҗалык җитәкчеләре дә, хәтта чит районнардан да, Казан шәһәрендә яшәүчеләребез дә мәчет төзелешенә теләп ярдәм кулы суздылар. Аллаһ аларның кылган гамәлләреннән риза булсын.
Мәхәллә өчен, әлбәттә, иң мөһиме - имам билгеләү. Хыялыбыз - киләчәктә, бер йорт салып, укымышлы имам чакырып, аңа гаиләсен алып барырлык хезмәт хакы биреп, гошерне, зәкәтне аңа түләп, имам бары тик мәхәллә эшләре белән генә шөгыльләнерлек шартлар тудыру. Татар илендә инкыйлабка кадәр шулай булган бит, безгә дә ул традицияләрне торгызырга кирәк.
Фарил Нургалиев, шәхси эшмәкәр:
- Хәзер безнең алда торган бурычларның зурысы - мәчетнең эчке эшләрен оештыру, халыкны мәчеткә тарту. Моның өчен мәдрәсә тәмамлаган хәлфәләребезне чакырып укулар оештыру, яхшы дини китапханә булдыру,интернет кертү, вәгазь сөйләүчеләрне чакыру, он-лайн вәгазьләр тыңлауларны оештыру тора.
Алмаз Мосабиров, шәхси эшмәкәр:
-Мәчеткә газ плитәсе алып куйдык, аш өстәлләрен булдырдык, кичләрен ястү намазыннан соң, авылдашлар җыелышып, чәй мәҗлесләрен оештырырга исәплибез, шушылай аралашу бер- беребезне якыннанрак белергә, гаиләләрнең, балаларның аралашуына сәбәп булып тора. Чөнки хәзер кешеләр арасында аралашу, кунакка йөрешү кимеде, аларның барысын да телефон, интернет алыштырды.
Вәрис Исмәгыйлев, мәхәллә әгьзасы:
-Район хакимияте күршедәге буш ихатаны безнең карамакка тапшырды, шуны койма белән әйләндереп алып, яз көне агачлар утырттык, һәр бер гаилә килеп җимеш агачы утыртты. Бу эш киләсе язга да дәвам итәчәк, Аллаһ боерса, җиләк-җимеш бакчасы ясыйбыз. Балаларыбыз, оныкларыбыз: "Бабайлар утырткан мәчет бакчасы", - дип әйтерлек булсын. Авыл Советы биргән плитәләрдән бакчага сукмаклар салынды, беседкалар да куячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев