Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш бүген дә җиңүче титулына ия булырмы? (+ФОТОЛАР)

Бүген Актанышта шахмат буенча XI Укучылар Спартакиадасы төгәлләнә. Әлеге сәгатьләрдә Балалар иҗат үзәгендә иң кызык, иң мавыктыргыч уеннар бара. Районыбызда алтынчы тапкыр оештырылучы әлеге турнир быел 18 шәһәр һәм районнан яшь шахматчыларны җыйды. Алар 5 көн дәвамында үзара көч сынашып, иң яхшы шахматчыларны билгелиләр. Спартакиаданың баш хөкемдары - Николай Коротаев....

Бүген Актанышта шахмат буенча XI Укучылар Спартакиадасы төгәлләнә. Әлеге сәгатьләрдә Балалар иҗат үзәгендә иң кызык, иң мавыктыргыч уеннар бара.
Районыбызда алтынчы тапкыр оештырылучы әлеге турнир быел 18 шәһәр һәм районнан яшь шахматчыларны җыйды. Алар 5 көн дәвамында үзара көч сынашып, иң яхшы шахматчыларны билгелиләр.
Спартакиаданың баш хөкемдары - Николай Коротаев.
Катнашучылар 4 группага бүленеп уйнадылар.
1 группа -Әтнә, Чүпрәле, Мөслим, Тәтеш районнары
2 группа -Актаныш, Баулы, Балтач, Мөслим, Саба, Сарман районнары
3 группа - укучы саны 6000 нән 12000 кадәр булган муниципаль берәмлекләр (Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Чистай районнары
4 группа -Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре
Әлеге дәрәҗәле уеннарда Актаныш данын Таһир Хөрмәтуллин, Илзир Саматов, Роза Гыймазова, Эльвира Мирзагаяновалар яклый. Аларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев