Актаныш

Актаныш быел да “Үлемсез полк” акциясенә кушыла

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илкүләм старт алган «Үлемсез полк» акциясенә былтыр Актаныш районының оешма-предприятияләре, мәктәп укучылары, кайткан районыбыз кунаклары - өч меңнән артыграк кеше теләп кушылды. Алар үзләренең сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары хакында материаллар туплап, аларның портретларын күтәреп мәйданга чыкты. Әлеге акция быел да дәвам итәчәк. 9 майда, Бөек...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илкүләм старт алган «Үлемсез полк» акциясенә былтыр Актаныш районының оешма-предприятияләре, мәктәп укучылары, кайткан районыбыз кунаклары - өч меңнән артыграк кеше теләп кушылды.
Алар үзләренең сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары хакында материаллар туплап, аларның портретларын күтәреп мәйданга чыкты.
Әлеге акция быел да дәвам итәчәк. 9 майда, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үткән көнне, Актанышта «Үлемсез полк» акциясе узачак. Биредә катнашырга теләүчеләрне район хакимияте каршына 8,30 сәгатьтә көтеп калабыз!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: