Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш егетләренең һәлакәткә юлыгу сәбәбе ачыкланды (+фото-видео)

Актаныш районындагы 7 егетнең үлеменә китергән коточкыч һәлакәтнең сәбәпләре ачыкланды.Тикшерү фаразлары буенча, "УАЗ" машинасы йөртүче кулдан ясалган күпер аша чыкканда идарәне югалта. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, һәлакәт 11 октябрь иртәсендә булган. 25 яшьлек йөртүче, авыл хуҗалыгы техникасы өчен кулдан ясалган күпергә керер алдыннан юл катламының үзлекләрен истә тотмаган һәм идарәне...

Актаныш районындагы 7 егетнең үлеменә китергән коточкыч һәлакәтнең сәбәпләре ачыкланды.Тикшерү фаразлары буенча, "УАЗ" машинасы йөртүче кулдан ясалган күпер аша чыкканда идарәне югалта. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, һәлакәт 11 октябрь иртәсендә булган. 25 яшьлек йөртүче, авыл хуҗалыгы техникасы өчен кулдан ясалган күпергә керер алдыннан юл катламының үзлекләрен истә тотмаган һәм идарәне югалткан. Шуның аркасында машина су каналына төшеп киткән.

Йөртүче һәм андагы алты пассажир бозлы суда тончыгып үлгән. Машинаның җәйге тәгәрмәчтән булуы да әйтелә. Мөгаен, шуның аркасында йөртүче идарәсен югалткандыр да.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49663-aktanyish-egetlәreneң-һәlakәtkә-yulyigu-sәbәbe-achyiklandyi-%20foto-video.html

Видео: пресс-служба МВД по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/F025sjmsbHc{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев