Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш эшчәнлеге дөнья югарылыгында

Татарстан Республикасы Президентының 2016 елның 20 декабрендә чыккан 1152 санлы Фәрманы нигезендә 2017 елның 22 апрелендә Казан шәһәрендә Татарстан халыклары съезды үткәреләчәк. Шул уңайдан районда киңәйтелгән Җәмәгатьчелек советы утырышы үткәрелде, "Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте Концепциясе"н тормышка ашыру буенча башкарыла торган эшләр турында хисаплар тыңланды, съездга делегатлар сайланды. Җәмәгатьчелек советының...

Татарстан Республикасы Президентының 2016 елның 20 декабрендә чыккан 1152 санлы Фәрманы нигезендә 2017 елның 22 апрелендә Казан шәһәрендә Татарстан халыклары съезды үткәреләчәк. Шул уңайдан районда киңәйтелгән Җәмәгатьчелек советы утырышы үткәрелде, "Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте Концепциясе"н тормышка ашыру буенча башкарыла торган эшләр турында хисаплар тыңланды, съездга делегатлар сайланды.
Җәмәгатьчелек советының киңәйтелгән утырышында район башлыгы Фаил Камаев, Федераль казначылык идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан халкының яшьләр Ассамблеясы рәисе Тимур Кадыров, район Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
Тимур Кадыров республикада башкарылган эшчәнлек белән таныштырды.
- "2014-2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтенең үтәлеше" дәүләт программасы кысаларында милләтара татулык өчен җаваплы, милли һәм дини оешмалар белән эшләүче 155 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр белемнәрен күтәрде узган ел. Авыл башлыклары, җирле һәм региональ милли-мәдәни оешма җитәкчеләре белән дә шундый максатчан укытулар үткәрелә. Милләтара татулыкка рухи кыйммәтләрне торгызу да уңай тәэсир итә. Бүгенге көндә республикада төзелә башлаган 53 мәчет, 44 чиркәү һәм гыйбадәтханә бар, 35 чиркәүгә төзекләндерү үткәрелә. Соңгы елларда Изге Болгар җиренә игътибар бик нык артты. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге "Яңарыш" фонды тарафыннан Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Изге Болгар җире төзекләндерелеп, күп яңарышлар кичерде. Болгар ислам академиясе һәм Казан изге ана иконасы чиркәве төзелешләре дә милләтләрнең дустанә һәм аңлашып яшәүләренә дәлил. Быелның 1 сентябреннән Болгар ислам академиясе үз эшчәнлеген башлар дип фаразлана.
Районда башкарылган эшләр белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова таныштырды.
- Татарлар яшәгән җирлек булсак та, башка милләт вәкилләре белән аңлашып, дустанә эшлибез. 2010 елдагы халык саны алу нәтиҗәләре буенча районда татарлар (96.9), марилар (1.65), руслар (0.65), башкортлар (0.34) һәм башка халыклар яши.
Районыбызның иң зур горурлыгы - "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле. Татар моңнарыбызны, Актаныш моңнарын район, республика халкына гына түгел, читтә яшәүче татарларыбызга да таратучы. Милләтебез мәдәниятен башка милләтләргә җиткерүдә, Татарстанны дөньякүләм танытуда үзеннән зур өлеш кертә. Шул ук вакытта чит төбәкләр, башка милләт вәкилләре мәдәниятен өйрәнеп, репертуарларын аларның сәнгать әсәрләре белән тулыландырып, милләтләр дуслыгын ныгытуга зур этәргеч бирәләр.
Татарлардан кала районда мари халкы сан ягыннан икенче урында. Балалар үз телләрендә укыйлар, тәрбия алалар, бәйрәм, кичәләр, исем кушу, күмү йолалары үз традицияләренә нигезләнеп алып барыла, элемтәдә яшиләр.
Россиякүләм милли "Семык" бәйрәмен үзебезнең Мари Суыксу авылында уздырганда да аңа татар һәм мари халкы бергәләп әзерләндек, - дип, район халкының аралашып яшәвен күркәм эшләребез аша бәян итте Дилбәр Миркасыйм кызы.
Районыбыз тагын бер ягы - республика чигендә урнашуы белән зур җаваплылык тоеп яши. Башкортостан, Удмуртия республикалары халкы белән даими аралашабыз. Башкортостан республикасы корылтае делегациясен районыбызда кабул итеп, башкорт халкы өчен дә, татар халкы өчен дә кадерле шәхесләр булган Тимур, Илдархан, Мөхтәр Мутиннарны искә алу кичәсен үткәрү дә үз йөзебезне күрсәтүдә, милләтара тынычлыкны, бер-береңне хөрмәт итеп яшәүдә тагын да камилләшү булды.
2015 елның язында "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе оешты, һәр җирлектә филиаллары эшли. Ул түбәндәге комитетларны берләштерә: "Милли тормыш һәм дин", сәламәтлек саклау, мәдәният, ветераннар, мәгариф, мәктәпкәчә белем учреждениеләре белән эшләү, эшмәкәр хатын-кызлар, психологик ярдәм күрсәтү, яшьләр, "Татар гаиләсе", милли кул эшләрен үстерү һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү.
- Уразай авылы бүлекчәсе үткәргән "Исемең матур - кемнәр куйган", мәгариф бүлеге белән берлектә "Милли киемле курчак" бәйгесе,
Теләкәй җирлегенең "Җәннәт - әниләр аяк астында", Мәсәде җирлегенең Мәүлид кичәсе, Күҗәкә җирлегенең "Әбиемнең сандыгы", Татар Ямалы җирлегенең "Чәк¬чәк шоу", Кәзкәй җирлегенең "Самовар бәйрәме", Байсар җирлегенең "Уйнагыз, гармуннар", түкелеләрнең кул эшләренә мастер-класслары Актаныш ягының милли үзенчәлеген чагылдыра, - ди "Ак калфак" район оешмасы җитәкчесе Айгөл Галимҗанова.
Узган җәй Актанышта өч көн дәвамында Татарстан Республикасы "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының дөньякүләм халыкара семинары уздырылды. Илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 150 хатын-кыз катнашты, һәр жирлек үзенең тарихын, күренекле шәхесләрен, үзләренә генә хас булган йолаларын, бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, уен коралларына кушылып башкарыла торган җырларын, парлы, күмәк биюләрен, уеннарын барлап, фольклор элементлары белән баетып күрсәттеләр һәм этник туризмга беренче адымнарын ясадылар.
Мари Суыксу мәктәбе директоры Эдуард Галиев мариларның милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге турында:
- Мариларның милли-мәдәни автономиясе традицияләребезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап, буыннан-буынга күчерә. "Шорыкйол", "Уярня", "Кугече", "Семык" бәйрәмнәре ел да үткәрелә. "Ший памаш" халык ансамбле күп бәйгеләрнең дипломанты һәм лауреаты. 2013 елда Марий Эл республикасы Йошкар-Ола шәһәрендә "Пеледыш пайрем" чарасында да уңышлы чыгыш ясады ул. Мари республикасының Мәдәният министрлыгы, "Марий Ушем" җәмгыяте мари әдәбияты, методик кулланмалар белән тәэмин итә. Актаныш марилары делегациясе милли форумнарда, халыкара җәмәгать оешмалары эшчәнлегендә дә үз фикерләре белән катнаша. Тарихы тамырлары белән кызыксыналар, мари республикасында чыккан "Кугарня", "Ямде лий" газеталарын алдырабыз, этномәдәни "Арслан" интернет-журнал белән элемтәдә торабыз. Башкортостан республикасында ел да үтүче "Ший кандра" ("Серебряная веревочка") бәйгесендә катнашып, үзебезнең кандыра бию осталыгын күрсәтәбез.
Район җитәкчесе Фаил Камаев татарларның да, мариларның да авылларыбызда борынгыдан килгән беренчел йолаларының саклануын һәм аларның ике республика халкы өчен дә мәдәниятне үстерүдә мөһимлеген ассызыклады. Россия күләмендә үткәрелгән "Семык" бәйрәмендә һәм "Ак калфак" оешмасының дөньякүләм семинарында күрсәтелгән милли йолаларның сәнгатьчә эшләнешен республикабыз югарылыгында тәкъдим ителәчәк Актаныш иҗат концертында бию элементларында да күрергә теләвен белдерде, яшь буынны тәрбияләүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда дәвамчанлык кирәк, диде ул. Район Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова яшь буынны тәрбияләүдә һәм өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт күрсәтүдә хәл итәсе мәсьәләләрне ачыклаган эшчәнлек белән республика кунакларын
таныштырды, тәкъдимнәребезне белдерде.
Татарстан халыклары съездына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Мари Суыксу мәктәбе директоры, мариларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Эдуард Галиев, "Ташкын" хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов, район Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова, Татар Суыксуы шифаханәсе җитәкчесе Наилә Әминова, район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев, район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин делегатлар булып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев