Актаныш

Актаныш ханымнары "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең зона этабыннан җиңү белән кайтты (+ФОТОЛАР)

12 февраль көнне "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры узды. Ел саен үткәрелә торган әлеге дәрәҗәле чараның финалына чыгар өчен Актаныш, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарыннан 30га якын конкурсант килгән иде. Бәйгедә мәртәбәле жюрига берничә номинация буенча иң-иңнәрен сайларга кирәк иде. Рухи...

12 февраль көнне "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры узды. Ел саен үткәрелә торган әлеге дәрәҗәле чараның финалына чыгар өчен Актаныш, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарыннан 30га якын конкурсант килгән иде.
Бәйгедә мәртәбәле жюрига берничә номинация буенча иң-иңнәрен сайларга кирәк иде. Рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә зур өстенлек бирүчеләр, галимәләр, үз балаларыннан тыш тәрбиягә тагын чит балаларны алган аналар, лаеклы ялда булуларына карамастан, бүген дә актив тормыш рәвеше алып баручы апалар, үз һөнәрләренә гомер буе тугры калучылар һәм башка төр сынауларда катнашучыларның зона бәйгеләренә ныклы әзерлек белән килгәннәре күзгә ташланды.
Зона турында Актаныш районының данын биш хатын-кыз яклады. Алар арасыннан Актаныштан Алмазия Хаҗиева "Мәдәният һәм рухият", Татар Суксу җирлегеннән Рәшидә Солтанова "Өченче буын герое" номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар һәм конкурсның республика финал өлешендә катнашу хокукын яуладылар.
Калган райондашларыбыз да сынатмады. Пучы авыл җирлегеннән Рушания Гарфетдинова -"Минем һөнәрем - минем горурлыгым" , Рәмилә Зәкирҗанова - "Хатын-кыз - Ана", Рәйхан Галимҗанова "Хатын-кыз әйдәүче" номинацияләрендә дипломант исемен алып кайттылар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: