Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш инвалидлар ункөнлегенә старт бирде (+ФОТОЛАР)

Бүген, көзнең соңгы көнендә, Актанышта традицион инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде. Чара кысаларында район башлыгы Фаил Камаев авыл җирлеге башлыклары, җирле инвалидлар оешмалары рәисләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм күрсәтеп, турыдан-туры эшләүче оешмаларның вәкилләре белән " "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле залында очрашты. Ел дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды биредә. Һәр...

Бүген, көзнең соңгы көнендә, Актанышта традицион инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде.
Чара кысаларында район башлыгы Фаил Камаев авыл җирлеге башлыклары, җирле инвалидлар оешмалары рәисләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм күрсәтеп, турыдан-туры эшләүче оешмаларның вәкилләре белән " "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле залында очрашты.
Ел дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды биредә. Һәр инвалидка барып җитеп эшләүдә килеп туган җитди, четерекле, кичектергесез мәсьәләләр ачыкланып, эшлекле фикерләр тыңланды.
Ункөнлек барышында да кергән гозер-үтенечләр өйрәнелеп, район, авыл халкы, хуҗалык-оешмалар белән аларның тормышын җиңеләйтүдә ярдәмләшү, рухи терәк булу һәм бергәләп эшләүдә алдагы елга эш планы билгеләнәчәк.
Сүз уңаеннан, бүген Актаныш районында барлыгы 2 564 мөмкинлеге чикле кеше исәпләнә, шуларның 255е - балачактан ук инвалид, 99ы- балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев