Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш кабат чемпион

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына татар-башкорт милли көрәшенең республика турниры районыбызда 17 нче мәртәбә узды. 2001-2003 елгы яшүсмерләрдән 45 команда катнашкан бәйгедә келәм хуҗалары - Актаныш командасы җиңү яулады! Узган ел батыр калган Саба егетләре - II, Кукмара көрәшчеләре - III урында. Бәйгеләрнең баш хөкемдары, Актаныш балалар һәм яшүсмерләр...

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына татар-башкорт милли көрәшенең республика турниры районыбызда 17 нче мәртәбә узды. 2001-2003 елгы яшүсмерләрдән 45 команда катнашкан бәйгедә келәм хуҗалары - Актаныш командасы җиңү яулады! Узган ел батыр калган Саба егетләре - II, Кукмара көрәшчеләре - III урында.
Бәйгеләрнең баш хөкемдары, Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы, Татарстанның атказанган тренеры, атказанган спорт остасы, Россия һәм республиканың күп тапкырлар чемпионы Илфир Әнвәров белән әңгәмәбез әлеге зур бәйге, көрәшчеләр турында.
- Сүзебезне командаларга күзәтү ясаудан башлыйк әле, Илфир.
- Ярышларга килгән 45 команда арасында 1әр генә кешеле Илеш тә, икешәр команда алып килгән Мамадыш һәм Саба да бар иде. Безнең Актаныш та үзеннән ике команда куйды. Иң көчлеләр - һаман шул ук Саба, Кукмара, Әлмәт, Мамадыш һәм безнең Актаныш командалары.
- Узган ел III урынны алган Актаныш көрәшчеләре быел безне бик сөендерде - чемпион калдылар. Сәбәбе ныклы әзерлектәме, башкадамы?
- Былтыр да командабыз көчле иде, ике Россия чемпионы чыгыш ясады. Быел командада бер чемпионыбыз - Фарис Хуҗин гына бар иде. Егетләр үсә тора, ярышта катнашу яшьләре чыга тора бит. Быел командабыз яртылаш алышынды, яңалар килде. Башка командаларда да шул ук хәл: кемнеке тулысынча алышына, кемнеке - яртылаш, кемнеке - өлешчә. Мамадышның, мәсәлән, 1999-2000 елгы көрәшчеләре көчле иде, шул чорда алар ике ел рәттән җиңүче калдылар. Былтыр җиңүне Саба яулады, быел безгә күчте, шулай буыннар алмашына.
Ярышларга укучыларны сборга җыеп әзерләндек. IX сыйныфта укучы егетләребезне җибәрмәделәр, шунысы белән кыенлык чыкты. Күҗәкәдән өметле көрәшчебез Ирек Нурморатов шулай ярышта катнаша алмый калды.
Аннан, монда җирәбәдән күп әйбер тора. Безнең быел Фарис Хуҗинга җирәбәдә Тукай егете, ике тапкыр Россия чемпионы Илназ Рамазанов чыкты. Нәтиҗәдә, Фарис 5:2 белән җиңелеп, III урынга калды. Аннан, Аккүз егете Илназ Сәйфетдиновка беренче әйләнештә үк Россия беренчелегендә II урын алып кайткан Татарстан чемпионы эләкте. 4:2 белән җиңеп барган җиреннән, Илназ кисәтү алды да, төшеп тә калды.
Ул да үтсә, команда бөтенләй көчле булачак иде. Югыйсә, Сәйфетдинов - беренче өчлеккә керә торган көрәшче, февральдә Биектауда үткән Татарстан беренчелегенә һәм Теләчедә Салават Фәтхетдинов призына узган ярышка барып, икесендә дә III урынны яулап кайткан иде. Җирәбә кыенрак туры килде. Гомумән алганда, 21 егет сайлап алган идек, командага сыймау сәбәпле, Ленар Вәкилов дигән көрәшчебезне Казан командасына биреп тордык, ул анда III урынга барып җитте. Ә үзебезнең командаларда 2 егет - I, 4се III урынны алды.
- 2001 елгы егетләрегез киләсе елга инде бу бәйгедә катнаша алмый, алар урынына лаеклы алмаш үсәме?
- Ике командадан ун егет киләсе елга да кала әле. Алмашка 2004 елгылар килә, әмма зур үлчәүдәгеләр белән проблема булачак. Авыр үлчәүдәге Фарис Хуҗин, Данис Камалов, 65 кг үлчәүдә көрәшкән Зәет Шәйхәйдәров чыгып китә. 60 кг га кадәргеләр арасында алмаш бар.
- Узган ел бу турнирда имгәнүчеләр булды, быел, шөкер, авыр җәрәхәт алучылар күренмәде шикелле.
- Быел травмалар алданрак булды. Айнур Мирзаянов Теләчедә Салават Фәтхетдинов призына узган ярышта кулын сындырып кайтты, сбор вакытында Ямалыдан Галинур Харисов кулын сындырды, Богадыдан Илнур Сафиуллин кулын авырттырды. Ул бу ярышта көрәште көрәшүен, әмма үзенең мөмкинлекләрен күрсәтеп бетерә алмады. Катнаша алмаган егетләр ярышны карап-күзәтү белән чикләнделәр. Имгәнмәс өчен җылынып керү генә җитми, көрәштә имгәнмәгән кеше сирәктер.
- Баш хөкемдар вазифасы бик җаваплы, авыр эш. Арада канәгатьсезлек белдерүчеләре дә, гадел хөкем итмәде, дип гаепләүчеләре дә булмый калмыйдыр, бәхәсле мизгелләр дә аз түгел.
- Минтимер Шәймиев кубогына үтүче бу ярышта беренче тапкыр 5-6 ел элек баш хөкемдар булган идем, чынлап та, җиңел эш түгел. Бар нәрсә өчен дә син җавап бирәсең - балалар травма алса да, дөрес хөкем итмәү аркасында бәхәсләр чыкса да. Быел менә яше тулмаган кечкенәләрне алып килгән команда белән бәхәс туды. Аны алдан ук мандат комиссиясе карарга тиеш иде. Азнакайдан көрәш буенча тренер үзенең 2004 елгы улын башка кеше документлары белән алып килгән. Комиссия аны көрәшкә кертмәскә, дигән карар кабул итте.
Ярышта, бигрәк тә ярымфиналда, бәхәсләр күп була. Тренер хөкемдар белән килешмәсә, челлендж игълан итә - шакмак ыргыта. Бу ярышта да аннан файдаланып, хаклыгын исбатлаучылар булды. Әмма шакмак ыргытуның шул ягы да бар: әгәр хаклы дип тапмасалар, шакмакны алалар, тренер ярышта тамашачы ролендә генә кала. Татарстан беренчелегендә быел Богады егете Илнур Сафиуллин Биектау егете белән көрәшкәндә мин дә өч тапкыр шакмак ыргытып, үзебезнең дөреслекне исбатладым.
Ә менә билбау көрәшендә кагыйдәләр кырысрак: шакмак атып та хаклы булмасаң, аны алалар, өстәп, көндәшеңә бер балл бирелә.
- Турнир быел 17 нче мәртәбә узды. Шушы чор эчендә ниндирәк үзгәрешләр булды?
- 2000 елның маенда мин эшкә кайттым, октябрьдә ярыш беренче тапкыр оештырылды. Ул вакытта таблолар юк иде әле, видеокабатлаулар эшләп булмый иде. Хәзер техника камилләште, хөкемдарлык эше дә җиңелрәк. Иң көчле 15 команда белән генә уздыра башлаган ярышка бүген өч тапкыр күбрәк команда килә. Иң мөһиме: хәзер турнир нәтиҗәләре республика зачетына керә. Республика буенча барысы 8 ярыш нәтиҗәләре буенча чыгарыла ул. Быел без VIII урында, шөкер, унлыктан төшеп калган юк.
Актаныш командасы көрәшчеләре:
Заһит Шәйхәйдәров, Фаил Вилданов - I, Нәркиз Харисов, Данияр Дәүләтов, Алмаз Мөхәмәев, Фарис Хуҗин - III урын ияләре.
Команда җиңүенә зур өлеш керттеләр: Илназ Сәйфетдинов, Айназ Хәсбиев, Зәет Шәйхәйдәров, Андрей Пяточков, Ленар Әһлетдинов, Денис Николаев, Илнур Сафиуллин, Салават Хәбетдинов, Ралиф Корбангалин, Ленар Хәсбиев, Дилүс Нуриев, Данис Камалов, Марсель Ханов, Данил Тибякин.
Остазлары: Ришат Нургалиев, Илфир Әнвәров, Раил Сираев, Илнар Насрыев, Айгиз Бикмөхәммәтов.
Фаил Камаев, Актаныш муниципаль районы башлыгы: Актанышта өч көн дәвамында бик матур спорт бәйрәме булды, җитәкчеләре белән 400дән артык спортчы Актанышта яшәде, көрәште. Бу - балалар спортында иң зур турнирларның берсе. Шушы зур чараны оештыруда катнашкан техникум, спорт мәктәбе, кадет мәктәбе коллективларына рәхмәтләремне җиткерәм. Ә үзебезнең спортчыларның югары әзерлек белән килүе, беренче чиратта, әлбәттә, тренерларның эш нәтиҗәсе. Аларга зур рәхмәт! Үсеш, күтәрелеш бар. Бәйгедә җиңүче калу бик күңелле, киләсе елга да беренчелекне бирмәс өчен тырышырга кирәк.
Равил Хәйруллин, республиканың Милли көрәш федерациясе башкарма директоры: Турнирның исеме бик дәрәҗәле, аңа 45 команда килүе үк күпне сөйли. Бәйгегә Актаныш зур тырышлык куеп әзерләнгән, урнашу, ашау мәсьәләләрендә бернинди проблема тумады. Ярышлар киеренке узды, командалар нык әзерлекле. Призерлар 17 районнан, димәк, көрәш төрле төбәкләрдә җәелеп бара. Исемнәре әле яңгыраячак талантларны барладык: Тукай районыннан Илназ Рамазанов, Сабадан 65 кг үлчәүдә Ирек Зарипов бар көндәшләрен чиста җиңде, иң яхшы техник алымнар күрсәтте; авыр үлчәүдә Түбән Камадан Динар Әүхәдиев бик көчле. Атаклы көрәшчеләребезгә лаеклы алмаш үсә дигән сүз.
Илдар Ермолаев, Саба районыннан көрәш буенча остаз: Без узган елгы чемпион команда, шуңа быел берьюлы ике команда белән килдек. Көрәшкә укучыларым бик теләп йөри. Өлкән командада 20дән артык бала шөгыльләнә. Татарстан беренчелегендә шул төркем белән I урын алып кайткан идек, бу юлы да егетләр сынатмады, II урын алдык. Актанышлылар бик нык әзерләнгән, көчле команда. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
Фәнил Исмәгыйлов, Кукмара районыннан көрәш буенча остаз: Көрәш Актанышта елдан-ел матурая. Оештыру бик әйбәт, бик канәгать калдык. Безнең команда быел III урын яулады, узган ел II идек. Быел командага яшьрәк егетләр килде, шулай да, берсе чемпион калды, бер көрәшчебез - II урын, икесе III урын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев